• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Үскәч, кем булыр идем

Опубликовано Гасимова Чулпан Галиевна вкл 24.01.2014 - 15:35
Гасимова Чулпан Галиевна
Автор: 
Дәүләтшин Динар

"Үскәч, кем булыр идем" дигән темага мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Үскәч, кем булыр идем11.04 КБ

Предварительный просмотр:

Үскәч, кем булыр идем

Зур үскәч, мин тракторчы булырга хыялланам. Машина да йөртәсем килә. Әтиемнең тракторы да, машинасы да бар. Җәй көне әти белән печән алып кайтканда минем дә трактор йөртеп караганым бар. Бик ошады бу миңа. Ватылса да, әти белән бергә рәтлибез. Мин әле тегесен, әле монысын алып биреп торам. Белмәгән әйберләрен әтиемнән сорап беләм. Кечкенә чакта белеп калган мәңге хәтердә кала, диләр. Минем дә күп беләсем, бөтенесенә өйрәнәсем килә.

Дәү үсәрмен, үзем теләгән һөнәргә өйрәнермен. Бар кешегә ярдәм итәргә тырышырмын. Яраткан әби белән бабамның бәрәңге бакчаларын сөреп бирермен. Менә шул чакта миннән дә бәхетле кеше булмас, мөгаен.

Динар Дәүләтшин,

Кукмара районы Купка башлангыч

мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.


Поделиться:

Весенняя гроза

Колумбово яйцо

Фотографии кратера Королёва на Марсе

Калитка в сад

Два Мороза