• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем гаиләм

Опубликовано Гасимова Чулпан Галиевна вкл 25.01.2014 - 16:42
Гасимова Чулпан Галиевна
Автор: 
Гасимов Илһам

Гаилә турында инша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_gailm.docx11.57 КБ

Предварительный просмотр:

Минем гаиләм

Гаиләсен яратмаган кеше булмыйдыр. Мин дә үзебезнең гаиләбезне бик яратам. Гаиләбез зур безнең. Бабам белән әбием, әтием белән әнием, мин һәм сеңелемнән тора ул.

Гаиләдә иң өлкән кеше – бабай. Ул сугыш чоры баласы. Ачлы-туклы тормышны да, ятимлекне дә күргән. Колхозда гомере буе җаваплы эшләрдә эшләгән. Хәзер бабам лаеклы ялда.

Гаиләбездә иң сабыр кеше – әби. Ул кырык елга якын элемтә бүлеген җитәкләгән. Әле дә эшен сагынып яши.

Өебездә иң тырыш кеше – әти. Аның эшләмәгән эше юк. Ул мине дә төрле һөнәрләргә өйрәтә. Тәртипле, кешелекле, тырыш булырга өнди.

Өебездә иң матур кеше – әни. Һәркемнең әнисе үзенчә матур, үзенчә ягымлы. Әнием – укытучы минем. Ул миңа дәресләр хәзерләргә булыша, тәмле ризыклар пешерә, өстебезне карый, чисталыкка өйрәтә.

Гаиләдә иң акыллы кеше – мин. Чөнки мине барысы да “акыллым” дип сөя.

Гаиләбездә иң сөйкемле кеше – сеңелем. Без аны барыбыз да яратабыз. Ул әле бик нәни. Мин әти-әниемә сеңелемне карарга булышам.

Безнең гаиләнең үз тәртипләре, күркәм гадәтләре бар. Мин дә аларны саклыйм. Шундый матур, түгәрәк гаиләдә үсүем белән горурланам.

Илһам Гасимов, 2 нче сыйныф.


Поделиться:

Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"

Заповеди детства и юности

Горячо - холодно

Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"

Как нарисовать черёмуху