• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Еллар аша миңа Тукай дәшә

Опубликовано Шайхулова Милауша Фагиловна вкл 26.01.2014 - 14:54
Шайхулова Милауша Фагиловна
Автор: 
Миннегалиев Булат

Мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ellar_asha_mina_tukay_dsh.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

Еллар аша миңа Тукай дәшә.

          Мин Тукай турында бәләкәй чагымнан ук ишетеп үстем. Мине аның белән иң беренчеләрдән булып таныштырган кеше - минем әбием Миннегалиева Флера. Ул башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән.

         Сабый чагымда ук әбием миңа Тукай шигырьләрен укый иде. Тукай белән шулай итеп кечкенәдән ук таныша башладым.

         Балалар бакчасына йөргән вакытта миңа бигрәк тә аның “Гали белән Кәҗә” шигыре ошый иде.

           Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

           Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән...

        Бу шигырьне укыгач, кәҗәнең, ашарга сорап, тәрәзәдән карап торуы  күз алдыма килә иде дә елмаеп куя идем.

        Башлангыч сыйныфларда “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сәхнәләштердек; “Кәҗә белән Сарык” , “Шүрәле” , “Су анасы” әкиятләрен яттан укыдык.

        Соңрак мин аның “Исемдә калганнар” дигән автобиографик әсәрен бик тәэсирләнеп укыдым. Ә аның “Туган тел” шигыре миңа аеруча якын.

           “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

          Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы...” , - дигән сүзләре тирән мәгънәгә ия.

    Тукай әсәрләре бик гыйбрәтле, укучыларга уңай йогынты ясау, тәэсир итү көченә ия. Тукайны бер укыган кеше аннан аерыла алмый. Мин дә Тукай әсәрләрен укыйм һәм укыган саен аңа булган хөрмәтем, иҗатына соклануым арта гына бара.

                                                 Миннегалеев Булат

                                               


Поделиться:

Серебряное копытце

Стеклянный Человечек

"Разделите так, как делили работу..."

Филимоновская игрушка

Что есть на свете красота?