• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Миннехан бабам

Опубликовано Шайхулова Милауша Фагиловна вкл 26.01.2014 - 14:46
Шайхулова Милауша Фагиловна
Автор: 
Хакимова Динара

  Хәкимова   Динараның   балалар журналы "Ялкында"  басылган  мәкаләсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minnekhan_babam.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

                    Миннехан бабам

Минем бабам -Хәкимов Миннехан Хәким улы- 1892 елда туган. Ул 9 балалы гаиләдә 6нчы бала була.

Бабам унике яшьләр тирәсендә булганда әтисе (карт бабам Хәким) : “Улым Миннехан, өйгә кайт әле”,- дип чакырып ала һәм Урманай авылыннан бер таныш тегүчегә өйрәнчек итеп ияртеп җибәрә. Шулай итеп, бабам ,өйрәнчек булып, тегү тегеп йөри башлый.

Колхозга беренчеләрдән булып керүләренә карамастан,аларны , кулак санап, колхоздан чыгаралар.Бер йортларын  сүтеп алып китәләр, тора торганының калай түбәсен алалар, тәрәзә-ишекләрен алып ташлыйлар.

Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт армиясенә алына, Казанда сугышчыларга хәрби киемнәр тегә торган фабрикада эшли.

Бабамның эш сөючән, кешеләргә ярдәмчел булуын авылдашлар үрнәк итеп сөйли торган булалар.

1945-1950нче елларда Азнакайның райком секретаре булып эшләгән Галиәкъбәров  бер җыелышта колхозчыларга: “Яхшы, бай тормышта яшәү өчен эш, хезмәт сөяргә кирәк. Миннехан бай яши , дисез. Авылыгызга кыш көне дүрттә-биштә киләм, Миннеханның тәрәзәсендә ут яна, 10-11 дә китәм, тагын ут күрәм.Бөтен авыл йоклый, ул тегү тегә, шуңа бай яши”,-ди.

Тегү тегү өстенә бабам бик күп умарта тота. Аның һөнәрле, хезмәт сөючән булуы аркасында гаиләсе  мул тормышта яши. Бу ,үз чиратында , балаларына укырга, белем алырга мөмкинчелек бирә.

Авылда беренчеләрдән булып, бакча утыртучы, анда мул итеп җиләк – җимеш үстерә башлаучы кеше дә минем Миннехан бабам була. Үсентеләрне ул җәяүләп, арба тартып, Әгерҗе авылы питомнигыннан барып ала.Аның бакчасында чия, алмагач, карлыган, кура җиләге мул уңыш бирә.

Шул һөнәрләре өстенә Миннехан бабам бик оста итеп гармунда да уйнаган.

75 яшендә дә бабай төз гәүдәле, таза, төскә матур була. 1967 елның

5нче декабрендә, ике көн генә авырып, бакый дөньяга күчә.

         Мин бабамны күреп белмәсәм дә, аның белән бик горурланам.

                                                           Хәкимова Динара

                                                           Җиңү бистәсе урта мәктәбе укучысы


Поделиться:

Нарисуем попугая цветными карандашами

Четыре художника. Осень

Подарок

Три орешка для Золушки

Есть в осени первоначальной...