"Табигать миңа ─ мин табигатькә хезмәт итәм" темасына сочинение.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.53 КБ |
Табигать миңа ─ мин табигатькә хезмәт итәм.
Табигать ул ─ үзебез. Без барыбыз да табигать балалары. Ул безне тудыра, туендыра, киендерә. Табигать балаларына ничек кенә хезмәт итми! Сусаганда эчеп туймас чишмә сулары белән сыйлый. Җәйләрен чума-чума коенырга саф сулы инеш-елгаларын бүләк итә. Ә урман-кырлары нинди генә сый-хөрмәт белән куандырмый. Сулар һавабыз да ─ табигать бүләге. Ул безгә һәрвакыт дәрт-дәрман биреп тора, көч-куәт өсти. Үзенең шифалы үләннәре белән сәламәтлегебезне кайгырта, безне матурлый, сафландыра, илһамландыра. Аллы-гөлле чәчәкләре белән күзләребезне иркәли.
Без дә үз чиратыбызда табигать-ана турында һәрвакыт кайгыртып, аны саклап яшәргә тиеш. Табигатьне балтадан, мылтыктан гына түгел, ә төрле химикатлардан, зарарлы газлардан да сакларга кирәк. Кыр чәчәкләрен, гөмбәләрне, дару үләннәрен төбе-тамыры белән өзмик.Табигать ул сабый бала төсле, шуңа аны һәрвакыт иркәләп-назлап торырга кирәк. Агачлар, чәчәкләр утыртыйк. Кошларыбызга оялар корыйк. Газиз йортыбызны һәрвакыт җыйнак, чиста, матур тотыйк.
Табигать турында кайгырту ─ үзебез турында, киләчәк буыннар турында да уйлау ул.Табигатебез һәрвакыт кызлардай нәфис, әниләребездәй сөйкемле, аксакаллардай акыллы булып калсын өчен һәрвакыт аңа хезмәт итик!

Сверчок

Сказка про Серого Зайку

Сочинение

Упрямый зяблик

Две лягушки