• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Кыш бабай

Опубликовано Гатауллина Резеда Гайсовна вкл 11.02.2014 - 21:20
Гатауллина Резеда Гайсовна
Автор: 
Гайнетдинов Рузил

Кыш бабай бармы? Бу сорау күпләрне борчыйдыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_babay.docx11.1 КБ

Предварительный просмотр:

        Кыш бабай

Безгә кыш бабай килде,
Җилкәсенә капчыгын салып,
Безгә кызык сүзләр әйтеп,
Бүләкләр биреп йөрде.

Кыш бабай, тыпырдап,
Җилкенеп бии башлады.
Ник биемәсен соң бабай ?
Аягында абыемның башмагы.

Безнең Кыш бабайга бию

Шулкадәр ошап китте.

Сикереп-сикереп биегәндә

Сакалы төшеп китте.

Менә хикмәт! Кыш бабаем

Абыем булып чыкты.

Чүгеп алган булып абый

Сакалын кире такты.

Хәзер инде уйга калдым:

 Чын Кыш бабай буламы?

Мин ышанган идем дә бит -

Ачылды абыем ялганы.

Абыема сорау белән

Бардым әле мин менә.

Кыш бабай булып киенгән

Димәк, җавапны белә.

Абыем уйлап торды да:

“Энем, ул болай менә:

Кыш бабай бар,эше бик күп

Өлгерми, ул - бер генә.

Шуңа күрә булышырга

 Уйладым аңа мин дә,

Киләсе елга ул үзе,

Һичшиксез, килер безгә”.


Поделиться:

Вода может клеить?

Невидимое письмо

Заколдованная буква

Лупленый бочок

Яблоко