• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Работы моих учащихся

Опубликовано Хазиева Гульшат Фаридовна вкл 13.02.2014 - 11:30
Хазиева Гульшат Фаридовна
Автор: 
Гарифуллина Лилия Ринатовна, Салихова Алия Зуфаровна.

1) Роль химии в жизни человека.

2) Ключи родной земли

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc1.98 МБ
Файл sochinenie.docx20.79 КБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Предварительный просмотр:

Туган ягым  минем – туган йортым,

Шундый  иркен  синдә  сулавы.

Тау  битләрең  тулы  яшел  үлән,

Челтерәп  ага чишмә  сулары.

         Бу шигъри юлларны мин  туган  авылымның  чишмәләренә  багышлыйм, чөнки  авылым чишмәләргә  бик  бай.  Кайсы чишмәне  генә алсак та, тыныч кына,салмак кына  агуын  белә.Чишмәләр миңа сабыр,  акыллы, күркәм кешеләрне хәтерләтә сыман.  

Чишмәләргә  бик  бай  авылым,

Исемнәре  бар  да мәгънәле.

Һәркайсының үз исеме  бар,

Сезне  таныштырып  үтим әле.

         Иң беренче Изгеләр чишмәсе турында язасым килә. Әлеге чишмә Фәсхетдин таллыгы дигән урыннан бәреп чыга. Суын  төрле төбәкләрдә  яши торган халык алырга кайта. Авырулар аннан сихәт  таба. Дәвалану өчен  кеше  суны үз куллары белән алырга тиеш.

          Әлеге чишмәнең  килеп чыгу тарихы бик кызыклы.  Бер төнне ике әүлия, кош булып, һавага күтәрелгән һәм  шул урында чишмә барлыкка килгән. Икенче фикер буенча изге кешенең  кабере урынында чишмә хасил булган. Ирексездән  күңелдә шигъри юллар туа.

Тирә ягын таллар биләп  алган,

Каплап  тора  агач  күләгәсе.

Әүлиялек. мәрхәмәтлек иңгән,

Бу  дусларым изгеләр чишмәсе.

Көмеш  ионнарына бай,  

Шушы  чишмәнең суы.

Тәнгә-җанга сихәт  бирә,

Суы  бик  тә  шифалы.

Әлеге чишмәне  Хаҗга  барган Илдар  абый Закиров  чистартты, матурлады,  төзекләндерде, икенче сулыш  өрде. Мин бу чишмәне көмеш  чишмә дип  атар идем. Чөнки бу чишмәнең  суында  бактерияләрне үтерергә  сәләтле  булган  көмеш  ионнары бар. Болыннарда, басуларда йөреп сусагач, челтерәп аккан чишмә буена килеп чыгам.Чишмә суының чисталыгына карап, аның җир астыннан күпме юллар үтеп бәреп чыгуына сокланам.

           Озак еллар авыл халкын  су белән тәэмин итеп  торган Зират арты кушы ерактан күренеп тора. Ә аның суын татып карагач, нинди тәмле, нинди салкын икәнен  тоям. Кое, колонкалар булганчы, кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр.

Юлчыларга  юл  күрсәтеп  тора,

Зират  арты  кушы  яктырып.

Үтүчеләр  аның  суын  эчә,

Ялын  итә шунда  утырып.  

Зәңгәрсуга  буялган кораб, әйтерсең  лә, зур  диңгезгә йөзеп бара. Җилкәннәре  әллә  каян  күренеп,  кешеләрне үзенә җәлеп  итә. Бик матур, бик күркәм чишмә,  өстендәге ае, әйтерсең лә,  аның изгелеген раслап тора.

           Бу чишмәнең сызымын мәктәбебез горурлыгы,  хезмәт, сызым дәресләрен укыткан Фәрит абый  Нәҗметдинов эшләсә, ясавын  авылыбызның  данлыклы  балта  осталары Гыйзәтуллин Марсель  һәм Әүхәдиев Фәрит абыйлар  башкарды. Бу чишмә  Изгеләр  чишмәсеннән  ерак  түгел җирдә урнашкан. Аның сулары Пыжна  елгасына агып  төшә һәм Шушма елгасына кушыла.

Чишмәләр я тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыкканнар.Чишмәгә бару өчен басма, баскыч ясаганнар.Чишмә суы улактан ага, ә улаклар элек агач кайрысыннан ясалган булган, тузган саен аны алыштырып торганнар.

Чәки чишмәсе – матурлык, гүзәллек чыганагы, җан тынычлыгы бирүче ял урыны.

Җир куенннан ургылып чыгучы,

Чишмә  белән таныштырып үтәм.

Диңгезләргә  таба юл  алучы,         

Чәки чишмәсенә  мин еш киләм.

Башы тауда, аягы диңгездә дигән  табышмак бу чишмәнең,  гасырларны кичеп, кешегә намуслы  хезмәт итүчән табигатен сурәтли.

Кеше сусыз яши алмый. Су – тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава, кадерле икмәк безгә яшәү өчен кирәк.

Шундый чишмәләрнең берсе –  Зәйдулла чишмәсе. Аны Зәйдулла  бай казыткан.  Бу чишмәнең суы бик йомшак. Элек кызлар чишмәгә теләк тели-тели барганнар, үзләренә тазалык, саулык, бәхет сораганнар. Кызларга килен булып төшкәч тә, иң элек су юлын, чишмә юлын күрсәткәннәр. Егетләр-кызлар чишмә буйларында очрашканнар, бер-берсенә вәгъдә бирешкәннәр.

Тыныч  кына  ага Зәйдулла чишмәсе,

Ишетелә көмеш чыңлавы.

Аның  тавышына  кошлар кушыла,

Нинди рәхәт шуны тыңлавы.        

Элеккеге мәчет урыныннан  Утай чишмәсе ургып чыга. Чишмә яны бер дә тынып  тормый: көн  саен  шифалы  суын алалар, яшь киленнәр улагында, җиң сызганып,  кер чайкыйлар, ә буасында каз-үрдәкләр йөзә.

Әкрен генә салмак  кына  булып,

Челтерәп  ага Утай чишмәсе.

Моңлы тавышына кушылып

Эх, килә бер җырлап  үтәсе.

           Авылым халкы бик тырыш, уңган, булдыклы. Үзенең авылындагы  чишмәләрне карап, төзекләндереп  тора. Еллар үтсә дә, чишмәләр югалмый, кешеләргә  гел намуслы  хезмәт  итә. Мин үз авылымның чишмәләре, кешеләре белән  бик  горурланам.

Күп гасырлар яши авыл,

Саклап әхлак һәм әдәп.

Тыйнак холык, тырыш хезмәт,

Бабалардан ул гадәт.

   


Поделиться:

Медведь и солнце

Волшебные звуки ноктюрна

Сверчок

Осенняя паутина

Фотографии кратера Королёва на Марсе