Шигырь экологик темага язылган. Анда сүз үзебезнең як урманнарын саклау турында бара.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.15 КБ |
Саклагыз урманнарны!
Туган ягыма ямь бирә
Ибраш – Алпут урманы.
Йөрәкләргә шифа була
Шул урманнар шаулавы.
Борынгы әби – бабаларның ул
Безгә калган бүләге.
Ләкин, дуслар, урманның да
Нык ертылды күлмәге.
Явыз куллар ботарлыйлар
Себеркегә, утынга.
Яшеллеккә кул күтәреп,
Тәгәриләр упкынга.
Кешелеккә күп кирәкми
Бетерергә булганны.
Әйдәгез саклыйк, дуслар,
Яшәү чыганагы урманны.
Түбән Көек урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Что такое музыка?

Соленая снежинка

Сказка об осеннем ветре

Ералаш

Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны