Стихотворения сочиненные учениками Мичанской средней общеобразовательной школы Сабинского района РТ
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28.5 КБ |
Мин – Җиребезнең сакчысы.
“Кабатланмас планета” - дип,
Өйрәндек Җир турында.
Тереклек яши ала, - дип,
Бары Җир шарыбызда.
Безнең бурыч – аны саклау,
Төрле пычранулардан.
Тереклек мәңге яшәсен
Яшел планетабызда! Гарифуллина Айзилә – 5 класс
Болында.
Күпме чәчәк ул болында,
Күпме чирәм ул болында,
Юллар һич тә юк анда,
Шуңа күрә саф һава.
Иркә болынга баргач,
Кызлар тәкыя үрә,
Ә малайлар футбол тибә,
Бабайлар елмаеп тора,
Алар да уйнарга тели. Максудова Айсылу– 3 класс
Безнең Мишә.
Авылыбыз уртасыннан ага Мишә елгасы,
Элек тулып аккан үзе, хәзер атлап чыгасы.
Бормаланып акты Мишә 2011дә,
Турайтты “Мелиорация” 2013тә. Зарипов Гадел – 3 класс
Болын, урманнары белән,
Безнең як таныш инде,
Шул киңлекләр, иркенлекләр –
Ул безнең тормыш иле.
Кырларында ак чәчәк,
Болыннарда күк чәчәк.
Килсен безгә киләчәк. Галимуллин булат – 3 класс
Кызыл китап.
Борын-борын заманда яшәгән-ди булган ди китаплар. Алар арасында берсе аеруча мәрхәмәтле булган. Ул Кызыл төстәге китап икән. Кызыл китап һәрвакыт бәлага тарыган җәнлекләрне, кошларны юата, өзелгән чәчәкләрне ялгый, яраларын бәйли, ди.
Ләкин Җирдә хәл яхшы якка үзгәрмәгән. Шуннан соң кызыл китап аеруча зыян күргән үсемлек, хайван һәм кошларны үз кочагына алган.
Кызыл китапны без барыбыз да беләбез. Аның эшләгән эшләре Җиребез өчен бик әһәмиятле.
Сабирҗанов Венер – 4 класс

Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?

Любили тебя без особых причин...

Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью

Прекрасная арфа

Сказки пластилинового ослика