Сочинение. Мои земляки- Герои Советского Союза.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 374.23 КБ |
Якташларым – Советлар Союзы Геройлары
Руфинә Сафиуллина,
Питрәч муниципаль районы
МБББУ “Питрәч 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
11 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче:
Ф. М. Абдуллина –
МБББУ “Питрәч 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Киң Ватанга даның таралды.
С. Урайский
1941 – 1945 нче еллар. Бөек Ватан сугышы. Бу сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды. Совет халкы үз Ватанының азатлыгы һәм бәйсезлеге, киләчәк буыннарның тынычлыгы һәм бәхете өчен 1418 көн буена авыр, канлы сугыш алып барды.
Гитлерчылар шәһәр - авылларны, завод – фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап һәм җәзалап, илебезгә зур бәла – каза китерделәр. Совет халкы, дошманнан үч алу өчен, илне саклаучылар сафына басты. Солдатлар батырларча тордылар, күкрәкләре белән дошман дотлары амбразураларын капладылар, очучылар һәм танкистлар, уйлап та тормастан, таранга бардылар. Тоташ ут стенасы аша атакага ташланучылар да, бертуктаусыз снарядлар шартлаганда күпер төзүчеләр дә, элемтә сузучылар да– барысы да геройлар иде. Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен 7 миллионнан артык кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, 11 меңнән артык сугышчы (татар халкының иң кыю ул – кызларыннан 200дән артыгы) Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Советлар Союзы Геройлары арасында 3 якташыбыз булу белән мин горурлана алам. Шуларның берсе – Галимҗан Камали улы Камалиев. Галимҗан абый Ленино – Кокушкино (ул вакытта Апакай авылы) авылында туып – үскән. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Питрәч районының “1 нче Май” колхозында эшләгән. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында. 1943 елның 27 сентябренә каршы төндә сержант Г. К. Камалиев Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепровск районы Сошиновка авылында беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичеп чыккан. Плацдарм өчен барган сугышта дошманның станоклы пулемётын һәм бер төркем солдатларын юк иткән. Днепрны кичеп чыкканнан соң бер ай буе авыр сугышларда катнаша. Криничка авылы янында шундый көрәшләрнең берсендә снаряд кыйпылчыгы аны яралый. Госпитальдә, озак вакыттан соң гына, үзенә Советлар Союзы Герое исеме бирелүен белә. Элеккеге полкташлары хат аша аңа бу хәбәрне җиткерә. Ул үзен, гап – гади авыл егетен бүләкләүләренә ышана алмый. Днепрны уннарча, йөзләрчә, меңнәрчә кеше кичеп чыккан бит. Галимҗан абый моңа “Кызыл йолдыз” газетында әлеге хәбәрне укыгач кына ышана. 1944 елның 22 февраленнән СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Аңа туган авылына тиз генә кайтырга насыйп булмый. Ул туган йортына 1946 елның гыйнварында гына кайта. Озак ял итми. Яшь егет җиң сызганып эшкә керешә, авыл Советы рәисе булып эшли, 60 елларда РСФСР Югары Совет Президиумы рәисе итеп сайлана. 1971 – 1980 елларда – Черемыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты директоры. Лаеклы ялга чыккач та, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнгән: район ветераннар советын җитәкләгән, укучылар белән очрашкан, авыл халкы аңа киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Беркемне дә кире какмаган.
1992 елның 13 июнендә Галимҗан Камали улы вафат була. Ул туган авылында күмелгән.
2004 елның 15 июлендә Ленино – Кокушкино авылында мемориаль такта ачу тантанасы булып узды һәм Үзәк урамы Г. К. Камалиев урамына үзгәртелде.
Районыбызның икенче Герое – Әлбәден авылында туып үскән Петр Михайлович Гаврилов. Ул Брест крепосте оборонасын оештыруда һәм фашистларга каршы көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәтә. Укчы полк командиры Петр Михайлович һәм аның иптәшләре бик нык сугыша. Күбесе яралана, һәлак була. Ярым һушсыз хәлдә командир үзе дә әсирлеккә эләгә. Ул анда коточкыч газаплар кичерә, тагын берничә мәртәбә үлемнән котылып кала. 1945 елның маенда аны совет гаскәрләре азат итәләр. Бераз дәвалангач, Петр Михайлович 1946 елга кадәр янә армиядә хезмәт итә. Илгә кайткач, нигезсез, хаксыз рәвештә репрессияләнә, 1957 елда аклана.
Бөек Ватан сугышыннан соң шактый вакыт узгач, крепость геройларының язмышы ачыклангач, 1957 елның 30 гыйнварында майор П. М. Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Күп еллар Петр Михайлович Краснодар шәһәрендә яши. Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән.
1979 елның 26 гыйнварында вафат булган.
Краснодар шәһәрендә аның музее эшли. Брест крепосте музеенда да Гавриловка багышланган махсус бүлек бар. Туган авылы Әлбәдендә дә музее ачылды. Районыбызның Күн авылында аңа бюст куелган. Герой исеме Питрәч авылының һәм Казан шәһәренең урамнарына бирелгән.
Өченче Героебыз – Василий Иванович Осипов. Ул 1913 елның 20 февралендә Неялово авылында крестьян гаиләсендә туган. Башта колхозда эшләгән, аннары Казанда ашханәдә пешекче булган. 1942 елда Совет Армиясенә алынган. 1943 елның 22 сентябрендә Чернигов өлкәсе Чернигов районының Навозы авылы тирәсендә рядовой Осипов Днепр елгасын кичеп, гитлерчылар белән кул сугышына күтәрелгән. 1943 елның 16 октябрь Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Василий Иванович Ленин ордены белән бүләкләнгән.
1944 елның 8 мартында Тернополь өлкәсе Подволочинск бистәсендә җирләнгән.
Питрәч районы Бутырки авылында Геройның бюсты куелган, Питрәч авылының бер урамы аның исемен йөртә.
2005 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Җиңү паркында Советлар Союзы Геройларының бронза бюстлары куелды.
Мин якташларыбызның сугышчан батырлыгы, кыюлыгы белән горурланам. Киләчәктә дә батыр якташларыбызның истәлеген кадерләп саклармын.
Кызганыч, безгә бәхетле, азат көннәр алып килгән сугыш ветераннарының сафлары елдан – ел сирәгәя. Шуңа күрә без аларга карата кадер – хөрмәтебезне кызганмыйк, солдат гаиләләре турында да кайгыртып торыйк, алар моңа лаек. Шушы кайгырту аларның күңелләрен күтәрсен, азмы – күпме гомерләрен озынайтсын иде.

Самодельный телефон

Шелковая горка

Глупый мальчишка

Пока бьют часы

Сказки пластилинового ослика