Творческая работа об учительской работе.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 34 КБ |
Укытучым - әңгәмәдәш, рухи остаз
Кеше тормышында мәктәп зур бер урын алып тора. Мәктәп диюгә, сыйныфташлар, дуслар һәм, әлбәттә, укытучылар күз алдына килә. Уку еллары барышында күп кенә укытучылар белән аралашырга, белем серләренә төшенергә туры килде. Әмма укытучыларны чагыштырырга ярамый. Һәр укытучы үзенчәлекле, аларның һәрберсенең ниндидер аерым сыйфатлары бар.
Минем татар теле һәм әдәбият укытучым, сыйныф җитәкчебез булган Хафизова Гөлия Самат кызы турында аерым сөйләп үтәсем килә. Чөнки аны тыңларга бик кызык, ул укучыны кызыксындырып сөйли; кыен, авыр булган нәрсәләрне җиңел итә, ә күңелсезләрен кызык итә белә. Дәрес беткәч тә без тынычлана алмыйбыз, янына килеп, балга ябышкан шөпшәләр кебек сырып алабыз. Аның янына кергән укытучылар: “Синең яныңа да килеп булмый, гел балалар синең тирәңдә”, - диләр. Шулай булмый ни!? Аның белән сөйләшүе рәхәт. Ул үзенең йомшак тавышы, ягымлы сөйләшүе белән бар нәрсәне онытырга ярдәм итә.
Кайвакыт миңа минем тормышым беркемгә дә кирәкми кебек тоела һәм шулвакыт, үземне-үзем аңламыйча, мин сыйныфка керәм. Мөгаен, укытучымны бик каты туйдырганмындыр инде, дип тә уйлап куям. Сөйләшә башласам, мин тиз генә туктый алмыйм. Сөйлим дә сөйлим... Ә ул тыныч кына мине тыңлый. Башка укытучылар белән мин үземне тыныч тотам, әмма Гөлия апа белән калсам, онытылам... Мин аңа бөтен нәрсә турында сөйли алам. Шундый сөйләшүләрдән соң миңа җиңел һәм шул ук вакытта авыррак та булып китә. Җиңел, чөнки аның белән сөйләшкәч, кәефем күтәрелә; авыр, чөнки ул минем өчен борчыла башлый. Ул безнең турыда бөтен нәрсәне дә белә, һәм бу безгә бик ошый. Әти-әнигә сөйли алмаган серләремне мин сыйныф җитәкчемә сөйлим. Аңа сер сыя. Мин Гөлия Саматовнаны, һич икеләнмичә, укытучы-әңгәмәдәшем дип саныйм. Бүгенге ыгы-зыгылы тормышта, мине беркем дә аңламый дигәндә, ул мине аңлый, көч бирә, яшәү дәрте өсти. Мәктәптә шундый якын кешем булуына мин горурланам!
Минем укытучым миндә телебезгә, әдәбиятыбызга карата мәхәббәт уятучы да. Әгәр укытучыны яратсаң, аның укыткан фәнен дә кызыксынып укыйсың икән. Ул мине үз фәненә гашыйк итә алды. Әдәби геройлар белән бергә безне тормыш дөньясына алып керә. Әдәбият аша рухи азык бирә.
Рәхмәт сезгә, укытучым! Белем бирү бөек Пушкин телендә алып барылучы рус мәктәбендә җанга ягымлы һәм матур яңгырашлы газиз Тукаебыз телендә үзенә бертөрле җанлы үтә торган дәресләрегез өчен, төрледән-төрле, ничектер күңелгә үтеп керә торган, кабатланмас чаралар өчен. Телебез сакчысы, милләтебез өчен җан атып яшәргә өйрәтәсез. Сезнең кебек милли рухлы мөгаллимнәребез булганга, сез чәчкән игелек орлыклары бездә шытымнар бирә, үсә. Күпме еллар кимсетелеп килгән телебездә бүген горурланып, үзебезне яклый алабыз! Яңалыклар агымында югалып калмыйча, үз фикеребезне җиткерергә омтылабыз
Без үсәбез, үзгәрәбез... Безнең белән Гөлия Саматовна да үзгәрә сыман... Уку еллары акрын гына ага да ага. Тиздән мәктәпне тәмамлар вакыт та җитәр. Әмма укытучыбызны бер вакытта да онытмабыз, ул рөхсәт итсә, аңа кунакка йөрербез. Ә ул рөхсәт итәр, чөнки мин беләм: ул безне ярата!
Хәбибуллина Алия
Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
Казан шәһәре мәгариф идарәсе Методик үзәгенең Киров районы буенча мәгълүмат-методик бүлеге Казан шәһәре Киров районының
«Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 70 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесе
Укытучы-әңгәмәдәш, рухи остаз
Учитель-собеседник, духовный наставник
Язды: 9нчы “Б” сыйныф укучысы Хәбибуллина Алия Равил кызы
Укытучы: Хафизова Гөлия Самат кызы
Казан - 2010

Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари

Осенняя паутина

Как нарисовать портрет?

Зимовье зверей

Рисуем "Ночь в лесу"