• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Оныклар, оныклар – “елга тулы балыклар” шигыре.

Опубликовано Галимова Эндже Фагимовна вкл 09.04.2014 - 10:34
Галимова Эндже Фагимовна
Автор: 
Ситдикова Лиана Рәшит кызы

Лиананың әбисенә багышланган шигыре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stikhotvorenie_sitdikova_liana.doc25 КБ

Предварительный просмотр:

Оныклар, оныклар – “елга тулы балыклар”.

Әбием минем уңган,

Аның күңеле тулган.

Әле бит кайдадыр

Сугышлар бар дөньяда.

Ләкин аны юатып,

Без йөрибез, куанып.

“Без”, дигәне – оныклар,

Елга тулы балыклар.

“Елга тулы балыклар” –

Ул без инде, оныклар.

Сигез “балыкның” өчесе,

Алар иң-иң кечесе.

Шаяралар, көләләр,

Әбкәйдән сөйдерәләр.

“Балыкларның” бишесе –

Иң-иң көчле өлеше,

Эшлеклеләр, җитдиләр,

Туган җирдә эшлиләр.

“Балыкларның” бишесе –

Иң-иң көчле өлеше:

Тегүчеләр, эшчеләр,

Һәм дә урман караучылар.

Сигез “балык” – сигез онык,

Әбкәйнең куанычы.

Имин тормыш, шатлык кына,

Тели әбием догасында.

Сигез “балык” – сигез онык,

“Без” ул, диеп әйтүем.

“Без”, дигәне – оныклар,

Елга тулы балыклар.

“Елга тулы балыклар” –

Ул без инде, оныклар.


Поделиться:

Два петушка

Самодельный телефон

Разлука

Как напиться обезьяне?

Почему люди кричат, когда ссорятся?