• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Туфан абый"га багышланган шигырьләрем.

Опубликовано Хамидуллина Гюзелия Исмагиловна вкл 13.04.2014 - 19:28
Хамидуллина Гюзелия Исмагиловна
Автор: 
ученик 7 класса МБОУ"Якушкинская СОШ" сборник стихов

Туфан абый Миңнуллинны  белмәгән кеше юктыр. Бу бөек шәхесне безнең мәктәптә дә олылап, билгеләп үттек. Мәктәбебез рус телле булса да аның әсәрләрен бик яратып укыйбыз. Бигрәктә 11 сыйныф укучыларыма "Илгизәр +Вера"пьесасы ошады.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tufan_abyy.docx15.27 КБ

Предварительный просмотр:

Туфан абый, сагынабыз сине...

                                            Өермәләр булып, Туфан ага,

Килеп кердең халкың күңеленә.

Дөреслекне һәрчак сөя белдең,

Яраттың шул хак сүз сөйләргә.

Борчылдың син гел милләтең өчен

Яндың, көйдең, дулкынландың да,

Аямыйча, кызганмыйча үзеңне син

                                         Утлы күмерләргә салдың ла.

Тик бел, Туфан ага, юкка түгел

Синең тырышуың, синең һәр эшең.

Күр син, халкың сине ничек сагына бит!?

Сине оныту, Туфан ага, һич мөмкин түгел.

Нурлат районы

 Якушка  урта мәктәбенең

11 нче сыйныф укучысы

 Хуҗаханова Энҗенең

иҗади эше

Туфан абый!

Милләтемнең горур улы син,

Милләтемнең җаны син,

Милләтемнең моңы син,

Милләтемнең изге улы син.

Депутат та , драматург та булдың,

Татар җаным диеп яшәдең.

Күпме яздың бай  милләтем диеп,

Рәхмәт әйтәм башым иеп мин.

Нурлат районы

 Якушка  урта мәктәбенең

7нче сыйныф укучысы

Йосыпов Рәдифнең

                                                                                                      иҗади эше

***

Көннәр көзгә авышкан  чакта

Кырларда игеннәр өлгергән,

Бакчада алмалар

Кып-кызыл булып пешкән чорда

Бик матур бер авылда,

Августның ахырында

Габдулла бабай йортында

Менә бер малай туган.

Исемен аңа әтисе

Туфан диеп куйдырган.

Бик акыллы малай булып

 Үскән Туфан авылда.

Үсеп җиткәч киткән ул,

Мәскәүләргә укырга.

Артист булып эшләгән ул

Минзәләдә ,Казанда.

Аннан булган драматург,

Халык депутатка сайлаган.

Татар булганы өчен, Туфан,

Горурланып туймаган.

Бар эше дә милләт өчен,

Татар өчен тырышкан.

Нурлат районы

 Якушка  урта мәктәбенең

7нче сыйныф укучысы

Йосыпов Рәдифнең

                                                                                                      иҗади эше


Поделиться:

Повезло! Стихи о счастливой семье

Вокруг света за 80 дней

Щелкунчик

Как нарисовать небо акварелью

Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"