• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Мәктәп" темасы буенча сорау-җаваплар.

Опубликовано Галимова Лейсан Рашитовна вкл 23.10.2014 - 16:47
Галимова Лейсан Рашитовна
Автор: 
Галиева Карина Ильсуровна

"Мәктәп" темасы буенча сорау-җаваплар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл el_fasyllarymktpt_uku_oshyymy.docx13.23 КБ

Предварительный просмотр:

-Син нинди ел фасыллары беләсең?

-Мин җәй, көз, кыш, яз ел фасылларын беләм.

-Нинди ел фасылы сиңа ошый?

-Миңа җәй ошый.

-Ни өчен сиңа җәй ел фасылы ошый?

-Минем буш вакытым күп була, рәхәтләнеп ял итәм,чөнки каникуллар башлана.

-Җәй көне һава торышы нинди була?

-Кояш кыздыра, җылы матур көннәр күп була.

-Җәйге каникулда  син кайда ял итәсең?

-Мин шәһәрдә (авылда) ял итәм.

-Син кем белән ял итәргә барасың, күпме буласың?

-Мин әти-әни ем, дусларым белән ял итәргә  барам.

-Синең шәһәрдә, авылда дусларың бармы?

-Минем авылда да, шәһәрдә дә дусларым күп.

-Сезнең янда елга яки күл бармы?

-ЯрЧаллы яныннан Чулман елгасы ага, ә авылда кечкенә елгалар һәм күлләр бик күп.

-Син җәй көне су керәсеңме, кызынасыңмы?

-Мин җәй көне су керергә һәм кызынырга бик яратам.

-Син җәйге ялыңнан канәгатьме?

-Әйе, мин җәйге ялымнан бик канәгать, чөнки җәйге ялымны файдалы һәм матур итеп үткәрдем.

Мәктәптә уку ошыймы?

-Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

-Мин 28 нче мәктәптә укыйм.

-Ничәнче сыйныфта укыйсың?

-Мин икенче сыйныфта укыйм.

-Син ничәнче рәттә, ничәнче партада утырасың?

-Мин икенче рәттә, беренче партада утырам.

-Мәктәптә нишләргә ярый, нишләргә ярамый?

-Мәктәптә йөгерергә, кычкырырга ярамый.

-Сиңа мәктәптә уку ошыймы?

-Миңа мәктәптә уку бик ошый.

-Нинди фәннәр сиңа ошый?

-Миңа рус теле, математика, татар теле дәресләре ошый.

-Татар теленнән сезне кем укыта?

-Татар теленнән .......................... укыта?

-Татар теле дәресендә син нинди билгеләр аласың?

-Татар теленнән дүртле, бишле билгеләре алам.

-Татар теле дәресендә нәрсәләр эшлисез?

-Татар теле дәресендә язабыз, хикәяләр, шигырьләр укыйбыз, диалоглар төзибез һәм шул диалогларда үзебез катнашабыз, ситуатив күнегүләр чишәбез.

-


Поделиться:

Позвольте, я вам помогу

Рисуем "Осенний дождь"

Сказка на ночь про Снеговика

О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?

За еду птицы готовы собирать мусор