• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Укучылар иҗаты

Опубликовано Шарипова Раиса Васильевна вкл 09.12.2014 - 22:52
Шарипова Раиса Васильевна
Автор: 
Шәрипова Диләрә

Укучылар каләм тибрәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл saban_tuenda.odt12.34 КБ

Предварительный просмотр:

                                                 Сабан туенда.

Сабан эшләре беткәч,

Җәйләр башланып киткәч,

Егетләр бүләк җыя,

Ә кызлар сөлге чигә.

Иртәдән бирле инде

Җыелалар мәйданга.

-Әйдә, безнең белән син дә

Ат чабышы карарга!

Менә чабыш башланды,  

Кашка артта ук калды.

Йолдыз алга омтылды,

Курай узып ыргылды.

Биеп йөри Гөлзада,

Көрәш җиңә Нурзада,

Колгадан сикереп төштем

Үзем дә әле менә!

Сөбханалла, суы әйбәт,

Эчеп килим әле ширбәт.

Әче диләр Алсуныкын,

Баллы диләр Фазыйлныкын.

Эчтем. Рәхәт булып китте.

Көрәшергә вакыт җитте.

Көрәштәш тә табылды,

Безнең ярыш башланды!

Күпме ярыштык- белмим,

Тик монысын җиңдем мин!

Ардым-талдым инде хәзер,

Концерт карарга әзер.

Бер биеп күрсәттеләр,

Җырлап та карадылар,

Бүләкләр дә бирделәр,

“Рәхмәт сезгә!” - диделәр.

Өйгә кайтуым булды,

Йоклап китүем булды.

Сабан туе шәп булды,

Вакыт файдалы узды!

                                           Шәрипова Диләрә


Поделиться:

Рисуем ананас акварелью

Прощание с летом

Чья проталина?

Круговорот воды в пакете

Прекрасная химия