• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Кадерле укытучым!

Опубликовано Гаязова Энҗе Фаргатовна вкл 14.01.2015 - 16:57
Автор: 
Гафиятов Булат

Укытучылар бәйрәменә иҗат иткән шигыре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaderle_ukytuchym.doc21.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кадерле укытучым.

Котлыйм сезне бәйрәм белән.

Ихлас җылы күңелдән.

Шатлык илә сөендерсен.

Сезне бүгенге көннән.

Шул шатлыкка төренгәндер,

Яшәү көче һәм дәрте.

Армый-талмый эшләүләрнең

Бар хикмәте, кодрәте.

Исән генә булыгыз тик,

Балаларга сез терәк.

Биргән белем-тәрбиягез,

Барчабызга бик кирәк.

Укытучым, син хөрмәткә,

Ихтирамга бик хаклы!

Сокланам мин сезгә карап-

Уйларым минем татлы.

Күпме бала алдыгызда,

Хәрберсендә мең сорау.

Мең сорауга, мең җавап-

Кирәк һәрчакта уйлау.

Илаһи көч, сабырлык

Сездэ генә буладыр.

Шундый күркәм, изге җаннар-

Безнең өчен туадыр.

Күзләремә яшьләр килә,

Бу бәхеттән апаем.        

Рәхмәт әйтәм,

     Бәхет телим.

Сезнең алда баш иям...

 Гафиятов Булат 9нчы А сыйныфы


Поделиться:

Новогодние гирлянды

Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"

Зимний лес в вашем доме

Машенька - ветреные косы

Прекрасная арфа