• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Тыл ветераны белән очрашу

Опубликовано Вафина Гулия Илдусовна вкл 23.01.2015 - 13:05
Вафина Гулия Илдусовна
Автор: 
Гарифуллина Динара, Саттарова Гөлчәчәк

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында сугыш чоры балаларыннан интервью алынды. Әңгәмәне укучылар язып алдылар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әңгәмә барышында сугыш чоры баласы Галләмова Мәншүрә апа шул еллардагы хәтирәләре белән уртаклашты70.76 КБ

Предварительный просмотр:

Тыл ветераны белән очрашу

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен,  ил  күләмендә төрле чаралар  уза. Узган елның октябрь аенда ветераннар белән очрашулар үткәрелде. Без, 7 нче А сыйныфы укучылары, Дөбъяз авылында гомер итүче сугыш чоры баласы  Галләмова Мәншүрә апага бардык. Мәншүрә апа белән булган әңгәмәбезне, хөрмәтле укучылар, сезгә дә тәкъдим итәбез.    

  • Мәншүрә апа, сугыш башланганда сезгә ничә яшь иде?
  • Сугыш башланганда миңа нибары 14 яшь иде. Мин үзем Алат кызы. Авылыбыз мәктәбе 4 кенә сыйныфлы иде. Шуңа күрә без Шыпшыйк авылына йөреп укыдык. Ә инде 1941 елны сугыш башланды. Җилле, буранлы кышларда   безне ат чанасында   йөртәләр иде.  Чана юлы беткәч, җәяү йөрергә калдык. Йөрергә транспорт булмагач, авылда эшче куллар да җитмәгәч,  без укуны ташладык. Җәй көне колхозда төрле эшләрдә эшләдек.  1942 елның 18 нче августында безне, 4 кызны,  окоп казырга  җибәрделәр.

             Мәншүрә апа безгә үзенең сугыш елларындагы тормышын  озак сөйләде.  Аның, сигезенче дистәне ваклавына карамастан, зиһенле булуына, оста сөйләвенә без сокланып утырдык.

Бу елларда ул япь-яшь кыз булса да, ир-ат көченә генә бирешерлек эшләр башкарырга туры килә аңа.    

- Елның нинди вакыты булуына карамастан, көне-төне  Мари урманнарында агач кисүләр, язын  чит авыллардан җәяүләп симәнә ашлык   ташулар, ачлы-туклы килеш колхоз  эшендә бил бөгүләр – барысы үтте  минем баштан. Ашарга ризык җитмәде, черек бәрәңге ашаган чаклар да күп булды. Яз көне ашарга яраклы бар үлән дә безнең өчен ризык  иде. Арыш-бодайның һәр бөртеге бик кадерле иде бит. Колхоз үстергән ашлыкның күп өлеше фронтка озатылды. 200-300 грамм ашлык алган өчен төрмә җәзасы яный иде бу елларда.

 Мәншүрә апаның җир өстендә башкарган хезмәте турында сөйләп тә бетерерлек түгел, хәтта җир астында да эшләргә туры килә аңа.

-   Колхозда эшләп йөргән җирдән мине һәм иптәш кызымны Ворошилов янындагы 9 нчы номерлы күмер шахтасына җибәрделәр,- дип сүзен дәвам итте Мәншүрә апа.-  Бу шахтада мин ел да өч ай эшләдем. Анда әсир төшкән немец солдатлары һәм хатыннары да бар иде. Иптәш кызым шунда төпләнеп калды, ә мин, рөхсәт булгач, 1950 нче елның апрель аенда авылга кайтып киттем.      Кайткач, кабат колхоз эшенә кушылдым, ә соңрак пешекче һөнәрен үзләштердем.  

  • Мәншүрә апа, сугыш вакытында гаиләгездә ничә кеше иде?- дип сөйләшүебезне дәвам итәбез.
  • Гаиләбездә 8 кеше иде. Әти, әни, мин, ике апа һәм өч абый.
  • Фронттан сезгә хатлар еш килә идеме?
  • Хат бер тапкыр өченче абыемнан гына килде. Шуннан башка хатлар  алмадык. Бу елларның бер мизгеле дә истән чыкмый. Аларны сөйләп бетереп булмый. Ашарга ризык җитмәү үзәккә үтте.  
  • Мәншүрә апа, орден-медальләрең бармы?
  • Әйе, бар. “ Хезмәт ветераны” дигән медалем бар.
  • 1945 елның 9  ничегрәк хәтерлисең, Мәншүрә апа?
  •  Сугыш 8 май көнне төнлә беткән.   9 майның иртәсендә Җиңү хәбәре килгәч, бөтен  авыл халкы арасында зур  дулкынлану башланды. Кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы сызгыра. Бар эш онытылды.  Ләкин бригадир: “Апайлар, абыйлар, сугыш бетсә дә, әйдәгез эшлик.  Сугыш бетте дип, клхоз эшен туктатып булмый бит”,- дип, халыкны тынычландырды. Халык   колхоз эшенә таралышты.
  • Мәншүрә апа, хәзерге яшь буынга нәрсә теләр идегез?
  • Яшь буынга без күргәннәрне Ходай күрсәтмәсен.    Яхшы укыгыз, укытучыларыгызның      

сүзен тыңлагыз.  Илдә тынычлык булсын .

              Хөрмәтле ветераныбыз белән әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте. Истәлек өчен бергә фотога да төштек.

             Бүгенгесе көндә дә Мәншүрә апа  улы Фәрит абый һәм Ләлә апа тәрбиясендә яши.  Гаиләдә ул бик кадерле кеше. Эштән кайтучы балаларын тәмле ризыклары белән каршы алып куандыра әле Мәншүрә апа. Авыл халкы өчен   хөрмәтле  абыстай ул. Биш вакыт намазын калдыйрмый,  Ходайдан балаларына һәм оныкларына исәнлек-саулык   сорап,  тыныч кына гомер итә ул.

               Без, 7А сыйныфы укучылары, Мәншүрә  сәламәтлек, бәхетле картлык,  тынычлык,  нәсел дәвамчыларының игелеген күреп  яшәвен телибез.

                                                                                Әңгәмәне язып алучылар Саттарова Гөлчәчәк һәм

                                                                                 Гарифуллина Динара.

G:\портфолио музея\Фото.gif


Поделиться:

10 осенних мастер-классов для детей

Рисуем тыкву

Зимний лес в вашем доме

Как нарисовать зайчика

"Не жалею, не зову, не плачу…"