• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Рафис Корбан исемендәге премия конкурсына укучыларның иҗат җимешләре

Опубликовано Рамазанова Розалия Гарифулловна вкл 27.01.2015 - 20:12
Рамазанова Розалия Гарифулловна
Автор: 
Укучыларым

Укучыларым каләм тибрәтә...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigri_tlgshlr.docx12.19 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау районы Коркачык гомуми урта белем мәктәбе

Рафис Корбан исемендәге премия конкурсына укучыларның иҗат җимешләре

Укытучы: Рамазанова Р.Г.

татар теле һәм әдәбияты

                                   укытучысы

Укытучыма

Ул шөһрәт өчен яшәми,

Бары булсынга эшли.

Мактасалар- күңеле була,

Күрмәсәләр – ул дәшми.

Эшләми түрә күрсен дип,

 Халкына хезмәт итә.

Укучысы бишле алса,

Шатлыгы күккә җитә.

Кумый дәрәҗә артыннан

Гадилектә- матурлык.

Балаларга белем бирү,

Тәрбияләү – зарурлык.

Балаларның барыр юлын уйлап,

Өзгәләнә- җаны талпына.

Йөрәген дә ярып бирер иде

Якты киләчәге хакына.

Шакирова Камилә,8 класс

Нәргизә.

Беләсезме әле сез?

Бар бит безнең сеңлебез.

Үзе нәни, үзе тәти,

Төс-кыяфәткә нәкъ әти.

Әле көлә белмәсә дә,

Бик яраттыра үзе.

Аяз күк гөмбәзедәй,

Зәп- зәңгәр ике күзе.

Әле уйный да белми ул,

Куллар гына бутый ул.

Үскәч кем булырга диеп,

Мөгаен ,уйлыйдыр ул.

Әле яхшы күрмәсә дә,

Безнең килгәнне сизә.

Исеме дә шундый матур-

Ут кичүче – Нәргизә.

Минһаҗева Алсу,7 класс

Биектау

Биектау диләр, Биектау

Казан артында гына.

Шунда туып үскәнгәдер,

Яратам аны гына.

Үсә,матурая бара

Көннәр үткән саен Биектау.

Эшләребез шулай гөрләп барса,

Яшәрбез без әле исән-сау.

Зур шәхесләр биргәнсең син,

И данлы Биектавым!

Рафис Корбан кебек шагыйрь

Таныта синең даның.

Хамидуллин Азат,5 класс


Поделиться:

Золотой циркуль

Рукавичка

Выбери путь

Как Снегурочке раскатать тесто?

Загадка старого пирата или водолазный колокол