Ф.Кәримнең сугыш чоры иҗатында "Туган ил" образы темасын ачтык
Вложение | Размер |
---|---|
tezis_.docx | 14.8 КБ |
“Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында “Туган ил” образы
Чорлар, шул чорга бәйле рәвештә җәмгыятьтәге идеолоия, кешеләрнең хыял-омтылышлары үзгәреп тора. Әдәбиятта да шулай. Һәр заманның әсәрләрендә үзгә фикерләр, үзгә идея яктыртыла. Ләкин гомумкешелекнең рухи байлыгы сандыгында мәңге сакланучы, төрле заманнар, халыклар өчен рухи таяныч, үрнәк булырлык классик әсәрләр дә бар. Уникаль язмышлы, күпкырлы олы иҗатка ия, катлаулы шәхес булган Фатих Кәрим дә әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Моны ул үзенең бөтен гомер юлы, бөтен иҗаты белән раслаган.
Фатих Кәрим иҗатының төрле якларын өйрәнү кызыклы һәм бик тә мөһим эш булып тора. Нәкъ менә шагыйрьнең иҗат юлын, аерым шигырьләрен тикшерү безнең эшебезнең актуальлеген билгели.
Эшебезнең максаты: Фатих Кәримнең сугыш чоры лирикасында туган ил образының бирелешен өйрәнү, шигырьләрнең әһәмиятен ачыклау. Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар куела:
Өйрәнү объекты һәм предметы булып, Фатих Кәримнең 1941-1945 еллар аралыгында иҗат иткән шигырьләре, баллада һәм поэмалары тора.
Фатих Кәрим – татар поэзиясенең үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәргән, милләтебезнең, аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырган гүзәл затларның берсе. Ул Бөек Ватан сугышына рухи яктан югары дәрәҗәдә үскән, ныгыган шагыйрь булып килеп керә һәм Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертә. Аның һәр шигырендә җиңүгә ышаныч, фашизмга чиксез нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт яктыртыла.
Фатих Кәримнең фронт лирикасында фашизмга нәфрәт, ватандарлык хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, апа-сеңелләренә, абый-энеләренә, әти-әнисенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте, гаҗәеп эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнәләр. Туган җир, Ватанны шагыйрь аеруча яратып сурәтли һәм алар авторның поэзиясендә тулы бер картина тудыралар.
"Морская болезнь" у космонавтов
Рисуем тыкву
Ель
Нарисуем попугая цветными карандашами
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея