Казан федераль университетында үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә катнашкан эшебез
Вложение | Размер |
---|---|
tezis3.doc | 34 КБ |
Матбугат битләрендә һәм матур әдәбият әсәрләрендә тәрҗемә проблемасы
Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы, кешене кеше итеп таныткан күрсәткечләрнең берсе. Дөньяны танып белү, үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. Кеше үзенең сөйләменә бик игътибарлы булырга тиеш, чөнки матур, төгәл, төзек итеп сөйләгәндә генә башкаларга безне тыңлау, яисә без язганны уку кызыклы булачак. Текст стилистик яктан матур, төгәл булсын өчен сүз төркемнәренең бер-берсенә туры килүе, сүз формаларының дөрес кулланылуы шарт.
Әлеге фәнни эшне башкару алдыннан без дә үзебезнең алга телебезнең төрле өлкәләрендә очраган стилистик хаталарны туплау, аларның дөрес вариантларын табу максатын куйдык. Моңа ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Әлеге фәнни эшне башкарганда, без мисаллар табу максатында, үзебез дә төрле газета-журналларны карап чыктык. Без аларны таблица рәвешендә тупладык һәм хаталы вариант белән беррәттән үзебез дөрес дип санаган вариантларны да тәкъдим иттек.
Хаталы вариант | Төзәтелгән вариант | Чыганак |
Татар теленең бай фигыль формаларыннан файдалана белмәү | ||
Хезмәт хаклары үсүенә бәйле рәвештә, табибларның һәм укытучыларның махсус стажларын арттыру ниятләнелә. | Хезмәт хаклары үсүгә бәйле рәвештә, табибларның һәм укытучыларның махсус стажларын арттыру ниятләнә (күздә тотыла). | Дамир Бәдриев Лаеклы ялны йә күрәбез, йә юк // “Шәһри Казан”, №111, 27 сент., 2012 |
Кеше бер вакытта да бер урында гына торырга тиеш түгел, ул һәрвакыт эзләнүдә булырга, ни белән булса да кызыксынырга, зыялылыкка, яңалыкка омтылырга тиеш. Бу әдәбият өлкәсенә дә карый. Димәк, үз телебезне, әдәбиятыбызны өйрәнү һәм саклау белән беррәттән, башка милләтләрнең сүз байлыклары белән танышып бару да бик мөһим. Шуның өчен дә бер телдә язылган әсәрләр бик күп башка телләргә тәрҗемә ителә. Без үзебезнең фәнни эшебездә А.С.Пушкин, Г.Р.Державин, В.Лебедев-Кумач, С.Маршак кебек язучыларның иҗатларын тикшереп, тәрҗемә белән чагыштырып өйрәндек.
Бу темага кагылу юкка гына түгел, тема бик актуаль: хәзерге татар-рус икетеллелеге шартларында телебезнең сүз кулланылышы, әйләнмә, җөмлә төзелеше кагыйдәләре, гасырлар буена җыелып килгән өлгеләре шактый дәрәҗәдә бозыла, сөйләмнең табигый яңгырашына зыян килә. Шуңа күрә сөйләмебезгә игътибар итеп, матур, саф, чиста телдә сөйләшсәк иде.
Горка
Ветер и Солнце
10 осенних мастер-классов для детей
Мальчик и колокольчики ландышей
Зимовье зверей