• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Әтием- минем өчен үрнәк син.Инша.

Опубликовано Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы вкл 14.03.2015 - 19:57
Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы
Автор: 
Ахтямова Адилә

Мин бәхетле, чөнки минем янәшәмдә әтием дә, әнием дә бар. Мин пар канатлы гаиләдә тәрбияләнәм. Һәм шуның белән горурланам. Әткәй! Син бит, иң беренче чиратта, әниемнең таянычы. Нинди генә авырлыклар килсә дә,  сез әнием белән икәүләп, чыгу юлларын эзлисез. Эштән арып-талып кайтсаң да, минем хәлләремне, укуларым белән кызыксынасың. Ялгышларым булса, шундук төзәтергә мөмкинлек бирәсең.  Һәрвакытта : “Укы, укуың үзең өчен ”- дисең. Укыган кеше генә, үз максатына ирешә ала шул. Мин моны олы-олы апаларга, абыйларга карап  әйтә алам.  Шуңа күрә тырышып белем алырга тырышам. Өйдә картина төшсә дә, шкаф ишеге ватылса да, урындык селкенсә дә, краннан су агып торса да, лампочка янмаса да – без сиңа таянабыз. Чөнки бу эшләр безгә таныш түгел.  Син кыю йөрәкле, куркубелмәс. Әтием, мин сиңа сокланам!

Минем әтиемнең исеме-Ришат. Үзе кап-кара, үзе чибәр. Елмаеп җибәрсә, дөньялар яктыра төсле. Ул йөк машинасында- йөртүче булып эшли. Төзелеш материалларын ташый ул. Иртәдән кичкә кадәр руль артында. Күзләре дә, куллары да таладыр, мөгаен. Әтием,  киләчәктә мин  дә синең кебек үрнәк булырга тырышырмын, синең ышынычыңны аклармын. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tiem_sochinenie_akhtyamova.doc22 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре 175 гомуми урта  белем мәктәбенең  6а сыйныфы укучысы Ахтямова Адилә  Ришат кызы, 12 яшь.

Әтием- минем өчен үрнәк син!

Җитәкче:Ахтямова Гөлназ Мингали кызы

         Мин бәхетле, чөнки минем янәшәмдә әтием дә, әнием дә бар. Мин пар канатлы гаиләдә тәрбияләнәм. Һәм шуның белән горурланам. Әткәй! Син бит, иң беренче чиратта, әниемнең таянычы. Нинди генә авырлыклар килсә дә,  сез әнием белән икәүләп, чыгу юлларын эзлисез. Эштән арып-талып кайтсаң да, минем хәлләремне, укуларым белән кызыксынасың. Ялгышларым булса, шундук төзәтергә мөмкинлек бирәсең.  Һәрвакытта : “Укы, укуың үзең өчен ”- дисең. Укыган кеше генә, үз максатына ирешә ала шул. Мин моны олы-олы апаларга, абыйларга карап  әйтә алам.  Шуңа күрә тырышып белем алырга тырышам. Өйдә картина төшсә дә, шкаф ишеге ватылса да, урындык селкенсә дә, краннан су агып торса да, лампочка янмаса да – без сиңа таянабыз. Чөнки бу эшләр безгә таныш түгел.  Син кыю йөрәкле, куркубелмәс. Әтием, мин сиңа сокланам!

Минем әтиемнең исеме-Ришат. Үзе кап-кара, үзе чибәр. Елмаеп җибәрсә, дөньялар яктыра төсле. Ул йөк машинасында- йөртүче булып эшли. Төзелеш материалларын ташый ул. Иртәдән кичкә кадәр руль артында. Күзләре дә, куллары да таладыр, мөгаен. Әтием,  киләчәктә мин  дә синең кебек үрнәк булырга тырышырмын, синең ышынычыңны аклармын.


Поделиться:

Знакомимся с плотностью жидкостей

Весенние чудеса

Астрономический календарь. Апрель, 2019

Как напиться обезьяне?

Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"