• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Тукай турында истәлекләр

Опубликовано Шарафеева Гулюса Расимовна вкл 18.03.2015 - 13:58
Шарафеева Гулюса Расимовна
Автор: 
Сәләхова Гөлнур

Габдулла Тукайның музеенда сакланган истәлекләренә шигырь. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yadkyarlrd_tukay_ruhy.docx11.63 КБ

Предварительный просмотр:

Сәләхова Гөлнур Равил кызы

Казан шәһәре Мәскәү районы

99нчы урта мәктәбенең

10а сыйныфы укучысы

Тукай турында истәлекләр.

Тукай абый! Күпне күргән кеше,

Аның исеме данлы елларда.

Онытылмас булып уелып калды

Һәр татарның күңел кылында.

Күпме авыл, күпме шәһәр аны

Үзенең улы итеп үстергән.

Шушы кыска гомер эчендә ул

Бөек татар улына әверелгән.

Тукай исемен бөтен дөнья белә,

Күп җирләрдә аның исеме.

Казаныбыз үзәгендә тора

Тукай йорты, Тукай җисеме.

Ул музейда Тукай белән бәйле

Истәлекләр бик күп урнашкан.

Хәзергесе көндә бу музей – йорт

Татар халкы күңелен яулаган.

Әнә алда – Тукай түбәтәе,

Ука-җепләр белән бизәлгән.

Юл кәрзине – аның юлдашчысы –

Һәр җирләргә озатып йөргән.

Зиннәтулла бабай истәлеге –

Коръән китабы да сакланган.

Шул Коръәндәге догалар

Аны озата барган.

Уральск шәһәрендә Тукай

Тәүге хакын ала хезмәткә.

Газизәгә истәлеккә диеп,

Тартмачыкны ала бүләккә.

Тукай гомере озын булмаса да,

Халык өчен Тукай мәңгелек.

Ядкярләре аның үзе сөйли

Тукай юлын, Тукай гомерен.


Поделиться:

Как нарисовать ветку ели?

Кто самый сильный?

Рисуем домики зимой

Развешиваем детские рисунки дома

Золотая хохлома