• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем яраткан укытучым

Опубликовано Әюпова Алсу Фаит кызы вкл 23.03.2015 - 19:22
Әюпова Алсу Фаит кызы
Автор: 
Әюпова Айзирә

Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Султанова Лариса Михайловна матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_yaratkan_ukytuchym._insha_1.docx16.46 КБ

Предварительный просмотр:

МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ.

Укытучы! Нинди изге исем!

“Әни” сүзе кебек кадерле!

        Балачактагы  матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп,  дуслар һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Мәктәп – икенче өй булган кебек, укытучы – икенче әни, икенче әтидер инде ул.

        Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә.

        “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...” дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Султанова Лариса Михайловна матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Зифа буйлы, коңгырт кара чәчле, матур гына киенгән укытучы апамның дәрес бирүләре әле дә күз алдымда тора. Ул безгә, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте.   Без инде  менә  10 класста. Шулай да беренче укытучыбызның биргән киңәшләрен онытмыйча, укуда да, дәрестән тыш үткәрелгән чараларда да алдынгылыкны беркемгә дә бирмәскә тырышабыз. Без бик тату,бердәм класс. Хөрмәтлебез  Лариса Михайловнаны якынлашып килүче Укытучылар көне белән  чын күңелебездән тәбриклисе килә.Һәр кешегә кирәкле, игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт Cезгә. Гаиләгезгә татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын! Сәламәтлек  һәм эшегездә уңышлар телибез!

 

                                                 Кадер мәктәбе, Аюпова Айзирә, 10 класс


Поделиться:

Философские стихи Кристины Россетти

Акварель + трафарет = ?

Щелкунчик

Сочинение

Астрономический календарь. Май, 2019