• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Чибәр кыз Әминә.

Опубликовано Асхабиева Лилия Фаиловна вкл 21.04.2015 - 21:34
Автор: 
Хайруллина Ләйлә

Чибәр кыз Әминә турында әкият.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyat.doc25 КБ

Предварительный просмотр:

Чибәр кыз Әминә

Яшәгән ди, булган ди әби белән бабай. Аларның  Әминә исемле кызлары булган, ди. Ул кыз шундый матур, сөйкемле икән. Аның матурлыгына бөтен авыл халкы шаккаткан, әлбәттә көнләшүчеләр дә булган. Көннәрдән бер көнне явыз сихерче кызны ямьсез убырлыга әйләндергән. “Берәр егет гашыйк булганчы, шушы кыяфәттә яшәрсең”,-дигән. Кызны күргәч, бөтен кеше куркып кача торган булган. Әминә бик кайгыра, елый да елый: “Нинди начарлык эшләдем икән, кемгә комачауладым соң мин, нинди гөнаһларым бар икән?”

Шулай кыз үсеп тә җиткән. Беркөнне шау чәчәккә күмелгән болында ниндидер җыр ишетелә. Кем җырлый соң? Бу бит Әминә. Кызның җырлавын бер егет ишетеп алган. Ул кызны әкрен генә күзәтеп йөргән, ә янына барырга батырчылык итми икән. Бөтен көчен җыеп, инде кызга эндәшим дигәндә, Әминә егетне күреп ала да оялуыннан куак артына кереп кача һәм елап җибәрә.

  • Ник елыйсың кызкай, ник миннән качасың?
  • Ничек еламыйм соң, син бит мине күрсәң, куркып качасың.
  • Юк-юк качмыйм, синең күңелең бик тә матур, курыкма миннән.

Алар шулай очрашалар, бер-берсенә гашыйк булалар. Ә кыз яңадан күз явын алырлык матурлыкка ия була. Һәм инде бергә кавышып, озак, матур гомер кичерәләр.


Поделиться:

Четыре художника. Осень

Самодельный телефон

Почему Уран и Нептун разного цвета

Что есть на свете красота?

Ломтик арбуза. Рисуем акварелью