• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Туган як кочагында

Опубликовано Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы вкл 18.08.2015 - 19:11
Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы
Автор: 
Кәримова Алисә

Туган ягым — яшел бишек

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yak_alisa.doc23.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган як кочагында

Туган якка ямьле язлар җиткәч,

Гөрләвекләр ага җирләрдән.

Кар сулары белән кышлар китә,

Кошлар кайта ерак илләрдән.

Агачларның яшел бөреләре,

Җемелдиләр кояш нурында.

Әкрен искән җилләр уйнап китә

Умырзая үскән болында.

Туган ягым, синең кочагыңда

Яшәүләре рәхәт, күңелле.

Озакламас, тиздән килеп җитәр

Шау чәчәкле ямьле җәй көне.

Җәйләр белән килсен безгә шатлык

Туган ягым булсын гөлчәчәк.

Җәйләр безгә шатлык белән бергә

Алып килсен матур киләчәк.

Балачагым үтсен матур булып,

Бәхет чәчәгенә уралып,

Туган ягым, синең  куеныңда

Яшик әле бергә куанып.

Алисә Кәримова Чистай шәһәре


Поделиться:

Что такое музыка?

Домик зимней ночью

Яблоко

Разноцветное дерево

Можно от Солнца уйти...