Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бабам, Ватан сугышы ветераны, Габделәхәт Сабирҗан улы Әхмәтҗановның якты истәлегенә багышлыйм
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29 КБ |
Бабам теләге
( Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бабам, Ватан сугышы ветераны, Габделәхәт Сабирҗан улы Әхмәтҗановның якты истәлегенә багышлыйм)
Шөкер кыла һәркөн минем бабам
Кулына алса, ипи , шикәрне.
“Кунак көне, һәркөн, кара әле”,- ди,
Төшкә керми инде элгәре.
Сугыш чоры туры килде безгә,
Ялан аяк, җирдә туң әле,
Әни белән икәү шул туң җирдән
Черек бәрәңгеләр эзләдек.
“Әни уңган иде безнең ,“ – ди ул,
Шундый тәмле иде күмәче,
Мичтән чыгу белән берәр кисәк
Була иде һәркем өлеше.
Тормый идек өйдә аптырап.
Каен суын, юа, балтырганны
Эзләп чаба идек кыр буйлап.
Шулай сөйли- сөйли бабай,
Аннан бертын уйлап утыра,
“Әниемнең, - ди, арык куллары,
“Җиде җанны” ничек туйдырган?..”
Шөкер кыла һәркөн минем бабам
Кулына алса , ипи , шикәрне.
Илләр генә имин булсын,
Менә аның барлык теләге.
Мөбәрәкҗанова Гүзәл,
Алабуга шәһәре 1 нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы.

Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью

Есть ли лёд на других планетах?

Про пингвинов

Что такое музыка?

О путнике