• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Статья на тему :Зима пришла"

Опубликовано Хайруллина Сагира Иршатовна вкл 12.10.2015 - 18:53
Хайруллина Сагира Иршатовна
Автор: 
Максимова Екатерина

    Туган ягыбызга ак тунлы, карлы- буранлы кыш килде . Шулай да мин елның бу вакытын яратам  . Салкын кыш көнендә  якты дөньяга  килгәнгәме.  Унсигезенче тапкыр  кышкы кичтә тәрәзәдәге    кыш бабай ясаган   челтәр бизәкләргә сокланып, кышкы  табигать белән хозурланам. Урамда кар көртләре. Өй түрендә үскән    миләшләр дә, кып- кызыл җимешләрен ап- ак кар челтәре  астына төреп, тынып калганнар.  Шулчак күңелемә шундый  шигъри  юллар килде:

Миләшләрең һаман ут сымандыр,

Кучкылланып яна көзләрдә.

Татлы җимешләрен кем җыйгандыр,

Әчеләре калды безләргә.

Шигырьдән  бераз  моңсулык хисе бөркелә .  Уйлап карасаң...

Гаҗәп  нәрсә ул кеше күңеле. Һәрнәрсәне  үзенчә кабул итә, үзенчә тоя.Клара Булатова бу юлларга бөтенләй башка мәгънә салган. Ә мин әле яшь, киләчәгем нурлы , өметләрем якты.   Минем өчен миләшләрне кем җыйганы ачык. Тәрәзә аша миләш чыпчыкларының кып-кызыл  җимешләргә “чырр-чыррр”  килеп кунганын күрдем  дә көлеп куйдым:” Ашагыз, кошкайларым,  ашагыз.Алда салкын кышлар. Хәл җыегыз, тукланыгыз.  Язын  күңелле итеп чыркылдыйсыгыз, бала  чыгарасыгыз, корткыч бөҗәкләрне чүплисегез бар.Миләшнең татлы җимешләрен сез ашагыз, ә кешеләр үз мәхәббәтләрен үзләре карасын, кош язмышларын да кабатламасын, кошлар турында да онытмасын.”  Ә миләш чыпчыклары , аңлагандай, карлы җимешләрне  чүплиләр.     

  Икенче көнне мәктәпкә барганда , миләш агачларында гы  татлы җимешләр ашалган , ап- кар өсте кып- кызыл булган . Кошлар   карлы  шәһәр урамнарында үскән   башка җимешле агачларны эзләп очып киткәннәр.Шәһәрдә кошлар туеныр өчен җимлекләр, җимешле агачлар кирәк шул.Мин кесәмдә булган көнбагышларны  ,  кышкы юлга сибеп, юлымны дәвам    иттем. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon byelgy_kysh_bigrk_salkyn.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Поделиться:

Знакомимся с плотностью жидкостей

Как нарисовать ветку ели?

Как зима кончилась

У меня в портфеле

Фокус-покус! Раз, два,три!