Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан...
Вложение | Размер |
---|---|
ahmadieva_hikeyase.docx | 15.77 КБ |
Ахмадиева Лиана (Әлмәт шәһәре 2нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы)
Загидуллина М.М.(татар теле һәм әдәбияты укытучысы)
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан...
Тиздән илебез Җиңү бәйрәменең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан, минем дә сезгә бер батыр кеше тормышы турында сөйлисем килә.
Сибгатуллин Нури Сибгатулла улы 1909 елны Сарман районы Сары Саз авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1935 елда педагогия училищесын бетереп, Салкын Алан мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Ул чакта укытучылар гаиләсен авылдан авылга күчерү гадәти хәл була, тормыш иптәше Сәйдә апа да укытучы була. Сибгатуллиннар гаиләсен дә Иске Кәшер урта мәктәбенә күчерәләр. Ныклап урнашып җитә алмыйлар, Бөек Ватан сугышы башлана. Нури сугышка китә. Иптәше 3 бала белән кала. Тиешле курсларны бетергәч, 1942 елда Беренче Балтыйк буе фронтының 87нче дивизиясенең 1379нчы стрелковый полкында башта миномёт взводы, аннан соң миномёт батареясе командиры итеп билгеләнә. 1944 елның сентяберендә аркасына мина оскологы эләгеп дәвалана, госпитальдән чыккач, яңадан шул ук батареядә сугышны дәвам итә. Балтик буе илләрен фашистлардан азат итүдә катнаша.
1945 елның 5 февралендә рекогносцировка үткәргәндә, икенче мәртәбә минага яралана, бер аягы шунда ук өзелә, ә икенче аягына, гангрена башлангач, ампутация ясыйлар. Шунда протезларда йөрергә өйрәнә. Өенә 1945 елның 15 сентяберендә кайтып керә. 3 баласы да ярый гына ускән була, 10 яшьлек улыннан атасы 10-15 сантиметрга тәбәнәк калган була. Зур кызы исә, шыгырдап торган ясалган аяклы кешене әтисе итеп танырга теләми: озак вакытлар әле “теге кеше” дип йөри, еш очрашмаска тырыша, чөнки ул зифа озын буйлы әтисен көтә. Ә кече кызы гына беренче көннән әтисен үз итә, куеныннан чыкмый. Ә әтисенең үз уйлары була: ”Нишләргә, нинди эш табарга? Пенсиягә генә яшәү мөмкин булмый. Ә мәктәпкә? Ничек ике аяксыз көе такта алдына басып математикага өйрәтерсең?”. Ул арада бергә эшләгән директор Гали абый математика укытырга кеше юклыкка зарланып килә. Шулай итеп, Нури Сибгатуллин үзен бөтен кеше кебек хис итә, күңелсез уйларга бирелергә урын калмый. Тик яралар гына әледән-әле борчып, җиргә нык басып йөрергә ирек бирмиләр. Яңадан-яңа операцияләр ясап торырга туры килә. Шулай итеп 7 мәртәбә бер аягын кисәләр. Ә кулындагы мина кыйпылчыгы үзе белән картая.
Тормыш юллары Сибгатуллин семьясын тагын Салкын Аланга китерә. Исеме “салкын” булса да, кешеләре җылы, зур җанлы ул авылның. Сугыштан соңгы авыр елларны Нури Сибгатуллин шул авыл халкы белән бергә үткәрә, заёмнарга кул куйдыруда катанашса да, халык аңлый: мәктәп директоры, партком секретаре киләчәк өчен, халык көнкүрешен күтәрү өчен тырыша. Беренче группа инвалиды булуына карамастан, эшен дәвам итә, бөтен көчен, сәләтен, директор буларак, яшь буынны тәрбияләүгә, партком буларак, колхозны аякка бастыруга бирә.Үз өеннән элек вәгъдәләнгән яңа мәктәпне төзетә. Мәктәптә укучылар, урамда авыл халкы аның алдында баш ими узмыйлар, чөнки алар яннарыннан бары ясалма аякларда тере тарих атлаганын аңлыйлар. Хөкүмәтебез дә аны зурлый: ике ордены, кызыл йолдыз, 10 медале белән бүләклән.
Бу җиңү безнең илебезгә җиңел бирелмәгән. Сугышта бик күп батырлар һәлак булган, бик күбесе гарип калган, бик бәхетлеләре генә өйләрнә кайта алган. Кызганычка каршы, хәзерге көндә ветераннар рәте сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Ләкин бу сугышның коточкыч ваҗигасе тарихта мәңге сакланыр:
-Рәхмәт сезгә, исән калганар! Хәтердә сез, һәлак булганнар!
Сочные помидорки
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Горка
Мальчик и колокольчики ландышей
Л. Нечаев. Яма