• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Главные вкладки

  • Просмотр(активная вкладка)
  • Редактировать

Нинди һөнәр сайларга?

Опубликовано Садыкова Гульсиня Минзарифовна вкл 30.11.2015 - 22:55
Автор: 
Гәрәева Илиза Илгизәр кызы

Мин  киләчәктә уйланып табылачак һөнәрләр турында шигырь яздым.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nindi_honr_saylarga.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

Нинди  hөнәр сайларга?

                                                 

Нинди генә hөнәрләр юк

Без яшәгән заманда.

Дөньябызга тырыш, булган

Эшче җитми hаман да.

Җитәкчеләр бик күп хәзер,

Тулган шул бөтен кала.

Бөтенесе түрә булса,

“Атка печән кем сала?”

Тукай  әйткән бу сүзләрне

Мин, hичшиксез, җөплимен.

Кирәкле hөнәр сайлауны

Колагыңа киртлимен.

Җир йөзендә бик күп hөнәр,

Белмим кайсын сайларга.

Әти әйтә: “Табиб бул, - ди.

Белмим кемне тыңларга.

Әнием: “Пешекче бул, - ди, -

Урының булыр җылыда.

Тамагың тук, өстең бөтен,

Онытма бу турыда!”

Әллә инде абыем күк

Инженерга укырга?

Бәлки, минем апам төсле

Тастымаллар тукырга?

Тукучылар матур итеп

Бизиләр келәмнәрне.

Тимерчеләр җан өрәләр

Эретеп тимерләрне.

Җаның теләгән hөнәрне

Белеп сайларга кирәк.

Уңышлы сайланган hөнәр

Үзеңә булыр терәк.

Киләчәктә эшчеләргә

Хөрмәт күкләрдән ашыр.

Эшче көчләрнең кесәсе

Акчадан тулыр ташып.

Без белмәгән, ишетмәгән

Һөнәр уйлап табарлар.

Роботлар, машиналар

Балаларны карарлар.

Һәрбер нәрсә кнопкалы

Булыр алгы заманда.

Төймәләргә басып кына

Җибәрерләр команда.

Компьютерлар заманы бит,

Яңа hөнәрләр артыр.

“Нинди hөнәр сайларга?” - дип,

Башларым тагын катыр.

Кем булсам да, тырышырмын

Кеше булып калырга.

Намуслы, вөҗданлы эшче

Югалмас беркайда да!


  • Мне нравится 
Поделиться:

Как нарисовать осеннее дерево акварелью

Девятая загадочная планета Солнечной системы

Где спят снеговики?

Астрономический календарь. Февраль, 2019

Голубая лягушка