• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Сочинение на тему: "Ныклы гаилә ил терәге..."

Опубликовано Шаймарданова Гузелия Асхатовна вкл 13.12.2015 - 22:31
Шаймарданова Гузелия Асхатовна
Автор: 
Шаймарданов Радик

Кешенең  гомере  бик  кыска. Шушы  вакыт  эчендә  ул  күп  нәрсәгә  өлгерергә:  укырга, эшләргә, тормышта  үз  юлын  табарга, гаилә  корырга, балалар  үстерергә, яхшылыклар  кылырга, үзе  турында  киләчәк  буынга  якты  истәлек  калдырырга  тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nykly_gail_il_terge.docx19.11 КБ

Предварительный просмотр:

Ныклы гаилә ил терәге..

Кешенең  гомере  бик  кыска. Шушы  вакыт  эчендә  ул  күп  нәрсәгә  өлгерергә:  укырга, эшләргә, тормышта  үз  юлын  табарга, гаилә  корырга, балалар  үстерергә, яхшылыклар  кылырга, үзе  турында  киләчәк  буынга  якты  истәлек  калдырырга  тиеш.

Мин  гаиләне  киләчәк  буыннар тәрбияләнә  торган  кош  оясына  тиңлим. Кош  баласы  оясыннан  очканда, канатлары  нык  булырга  тиеш.  Ә  безгә  ата-аналар  “ук”ны  гаиләдә  юнарга  өйрәтергә  тиеш. Буш  нигездә, тәрбиясезлек хөкем  сөргән  гаиләдә  үскәннәр  “ук”  юна  алмый.  Адашып, югалып  калалар. Аларның  гаебе  бармы  соң? Ата-ана  баласына  дөрес  юл  күрсәтмәгән, “ук”ны  юна  белмәгәннәр.

Гаилә – кешегә  кирәкле  җылы  учак ул. Һәрвакытта  да  кешегә  кайтып  сыенырлык  нигез, тыныч  почмак  кирәк.   Ни  генә  булмасын, кеше  гаилә  кочагында  ял  итә, рухи  көч  җыя, күңелен  бушатып, күңел  җәрәхәтләрен  дәвалый. Тату, дус, бердәм  гаиләләр  генә  ыру-нәселебезнең  абруен  арттыра, сәламәт  тормыш  нигезен  тәшкил  итә.

Һәр  гаилә – аерым  бер  дәүләт  диләр. Минемчә, бу  бик  дөрес.  Чөнки һәр  гаиләнең  үзенә генә хас  йолалары, бәйрәмнәре, хәтта  законнары  бар. Ә мин  үзебезнең гаиләбезнең  туграсын иҗат  иттем.  

Тугра – гаилә  символы. Безнең  нәсел  гомер-гомергә  җир  белән  бәйле  булган, иген  иккән, терлек  үстергән. Туградагы  башаклар  шул  хакта. Ә  гармун  безнең  гомерлек  юлдашыбыз. Кешеләргә  моң  таратабыз, шатлык-куаныч  өләшәбез. Заман  белемле  булуны  таләп  итә. Туградагы  китап шуңа  ишарә  итә. Чөнки  буыннан-буынга  күчә  килгән  мәгърифәтлелекне  без  дәвам  итәбез. Атадан  күреп  ук  юнабыз. Туградагы  солдат  илебез  сагында  торырга  әзерлегебезне  күрсәтә. Туграда  күрсәтелгән  законнар, гореф-гадәтләр, йолалар  буыннан-буынга  күчә  килә.  Һәр  гаилә - үзе  бер  серле  сандык  ул. Ата  улын, ана  кызын  тормыш  нечкәлекләрен  аңларга  үзенчә  өйрәтә. Киләчәк  гаиләдә  салына, ата-ана  “ук”ны  ничек  юна, бала  шундый  була. Тату  гаиләдә  тәрбияләнгән  бала  аның  җылысын  саклап  сүндермичә  киләчәк  һәм  бәхет  угын  юначак.

Бу  дөньяда  ничек  яшәсәк  тә,

Агымсудай  вакыт  тиз  үтә.

Уфтанмаслык  булсын  гомер  юлы

Татулыкка  җирдә  ни  җитә!

                                       


Поделиться:

Невидимое письмо

Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?

Домик зимней ночью

Про пингвинов

Галка в чужих перьях