• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем әбием

Опубликовано Фазулзянова Рузиля Ильдусовна вкл 24.12.2015 - 12:46
Автор: 
Ихсанов Булат

Булат үзенең язмасында сугыш чоры баласы булган Зәкиева Мәймүнә әбинең ачы язмышын чагылдырган. Ул вакытта аларның ашарларына бер телем икмәк, киярләрен кием, ягарларына утыннары булмаган. Рәхимсез сугыш аларның бәхетле балачакларын тартып алган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_biem.docx13.46 КБ

Предварительный просмотр:

 Әбиемә көзләр ки

 Көмеш кырау чәчендә

Тик күзеннән әле һаман

Яшьлек нуры чәчелә.

     Минем  әбием  Зәкиева  Мәймүнә 1937  елда  Дусым  авылында  гади  крестьян   гаиләсендә туган. Әтисе Ибраһим, әнисе Маһитап үз көчләре белән  хезмәт  итеп  тапкан  хәләл  маллары  хисабына  яшәгәннәр.  Әбием сөйләгәннәрдән : әтисе  колхозда  ветврач  булып эшләгән, әнисе  колхозда атлар караган. “ Сыерлы  гаилә- сыйлы гаилә” дип  сыер асраганнар.                                                            

     Сугыш башлангач, ил өстенә килгән афәтһәрбер гаиләгә  дә зур сынауга әверелде. Ул елларда заем түләү булган, терлек асраган кешеләр ит, май , сөт җыеп тапшырганнар. Ә бәрәңгенемичтә киптереп тапшырганнар, үзләренә ашарга да калмаган. Мичкә ягарга утыннары булмаган,көлтәләп салам якканнар.

   Сугыш чорында урамда каравылчылар йөргән. Кичләрен бер кешенеңдә йортыннан урамга яктылык күренергә тиеш булмаган. Яктылык күренсә, каравылчылар өйгә кереп кисәтү ясаганнар.                                                                                                  

      Әбием кечкенәдән әнисе белән землянкада зур казанда бәрәңге пешерергә йөргән. Ул пешкән бәрәңгене атларга, дуңгызларга, сарыкларга ашатканнар. Атларны колхозда тотарга урын булмагач әбиләремнең лапасында тотканнар. Ул вакыттагы ачлыклар, хәзерге көнгәчә хәтердә.

  “ Әбием  яшьләр исән- сау булсыннар, илләр тыныч булып, шул тынычлыкның кадерен бездән соңгы буын да белсен иде” - ди


Поделиться:

У меня в портфеле

Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)

Без сердца что поймём?

Калитка в сад

Мороз и заяц