Укучымның иҗат җимешләре.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25 КБ |
Зәрипова Руфия 6а сыйныфы
Әниләргә багышлыйм
Әниемнең җылы кочагына
Килә минем кереп чумасым.
Иркәләнеп әнием куенында
Рәхәтләнеп килә ятасым.
Әнием белән икәү рәхәтләнеп
Йөрибез без кичке урамда.
Урамның да суыгын тоймыйм
Әнием минем янымда булганда.
Өйгә кайткач, әнием миңа
Салып бирә кайнар ашларын.
Минем әнием кебек тәмле итеп
Пешерүче бар микән тагын?
Әнием, җаным, бердә авырма син
Яшә син озак еллар.
Без дә сине сөендереп кенә
Күз карасыдай сене саклап кына
Яшәрбез без ,ышан гына.
Әнием.
Безнең әни бер генә
Чәчәк кенә гөл генә.
Безнең әни кебек тагын
Булыр икән кем генә?
Исеме аның Айсинә
Бар эшкә дә өлгерә
Без йокыдан торуга
Тәмле ашлар пешерә.
Безне назлап, иркәләп
Кызларым,дип ярата
Кулларыбыздан җитәкләп
Мәктәпкә үк озата.

В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое

Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"

Пейзаж

Как Дед Мороз сделал себе помощников

Две снежинки