• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

“Тәрбияче булу-хыялым минем” Инша

Опубликовано Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы вкл 29.01.2016 - 21:22
Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы
Автор: 
Исмәгыйлова Камилә

“Тәрбияче булу-хыялым минем”

 

Җир йөзендә һөнәрләр бик күп. Аларның һәркайсы үзенчә җаваплы, ихтыяр көчен таләп итә. Һәр әти-әни үзенең баласын төпле итеп үстерергә тели. Билгеле бер өлкәдә ышанычлы  кеше итеп күз алдына китерә.  Кеше үзенә ошаган һөнәрне юлдаш итеп сайлый белергә   тиеш. Һөнәр кешегә матди яктан гына түгел, ә җан тынычлыгы бирә торган да булырга тиеш дип уйлыйм мин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiche_bulu-_minem_hyyalym.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

“Тәрбияче булу-хыялым минем”

Җир йөзендә һөнәрләр бик күп. Аларның һәркайсы үзенчә җаваплы, ихтыяр көчен таләп итә. Һәр әти-әни үзенең баласын төпле итеп үстерергә тели. Билгеле бер өлкәдә ышанычлы  кеше итеп күз алдына китерә.  Кеше үзенә ошаган һөнәрне юлдаш итеп сайлый белергә   тиеш. Һөнәр кешегә матди яктан гына түгел, ә җан тынычлыгы бирә торган да булырга тиеш дип уйлыйм мин.

Кечкенә чакта барыбыз да төрле хыялларга биреләбез. Кемдер: “Кибетче булам, туйганчы конфет ашыйм” – дип, кемдер “Очучы  булам, галәм киңлекләрен яулыйм”- дип, кемдер “Полиция хезмәткәре булам, тәртип саклыйм”- дип, кемдер “Кешеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртырмын”- дип хыяллана . Кызганыч, кайвакыт әти-әни балаларның кызыксынулары белән исәпләшми. Балалар киләчәкләрен  әти-әни хыялындагы һөнәр белән бәйләп югары уку йортларына керәләр.  Бала, әлбәттә, укып чыга, кулга диплом ала. Ә эш өлкәсендә, бөтенләй башка юнәлеш. Кайбер юристларны, табибларны сату-алу өлкәсендә, укытучыларны- хисапчы булып эшләүләре бик кызганыч. Һөнәр сайлар алдыннан һәр кеше уйлансын иде. Син һөнәрне сайлангансың икән, шул өлкәдә эшләү- ул  синең бурычың.

Миңа кечкенәдән балалар тәрбиячесе һөнәре ошады. Тәрбиячеләремнең үз-үзләрен тотышы, балалар белән йомшак сөйләшүләре этәргеч булдымы? Мөгаен, шулайдыр. Уенчыкларым белән уйнаганда  да, дусларым белән булганда да, гел тәрбиячеләр кебек  үземне хис итә идем. Дәфтәрләрдә  список буенча эш дисеңме, хәрефләрне язарга өйрәтү дисеңме, кемгәдер шелтә  ясаган вакытларымны әле дә искә алам.

Балалар бакчасында, әти-әнидән аерылып калу, ай-хай, бик авыр.Тәрбиячеләр  ниндидер йомшак сүзләр табып, безне уенга  алып керә беләләр иде. Еласаң кочаклап юаталар, тынычландыру сүзләре  белән безнең күңелне күтәрәләр.  Шулай ук, беренче хәрефне танырга, уку-язуга кызыксыну  да уятты алар миндә.    

Тәрбияченең бурычы- сәламәт, әдәпле, тәрбияле, сәләтле балалар тәрбияләү. Минем дә балаларны яхшылыкка, әдәплелелеккә, тату булырга өйрәтәсем килә. Әлбәттә, мин моңа ышанам. Киләчәктә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, үз хыялмны тормышка ашырсам, мин бик бәхетле  булыр идем.

«Киләчәккә билет»

республика күләмендә    иншалар конкурсы

“Тәрбияче булу-хыялым минем”

Башкарды:175 нче гомуми урта

белем мәктәбенең

8а сыйныфы укучысы  

Исмәгыйлова Камилә Равил кызы

Җитәкче: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы,

1квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан 2015


Поделиться:

Одна беседа. Лев Кассиль

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись

Как нарисовать ветку ели?

Рисуем тыкву

Рыжие листья