• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Туган авыл" шигыре

Опубликовано Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна вкл 29.01.2016 - 17:36
Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна
Автор: 
Махмибуллина Рәзилә Рөстәм кызы

Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Махмибуллина Рәзилә иҗат итәргә ярата. Игътибарыгызга аның шигырьләрен тәкъдим итәм. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әле генә каләм тибрәтә башлаган 6 нчы сыйныф укучысы Махмибуллина Рәзилә шигырьләре15.84 КБ

Предварительный просмотр:

Туган авыл

Туган авыл, авылкаем,

Кайларда калдың икән?

Сагынсам да сине күптән,

Кайталмыйм сиңа бүтән.

Урамнарың киң иде,

Агар суың бар иде.

Язмыш дигән җилләр безне

Аерды -куйды инде.

Әлмәт ягы, Түбән Абдул-

Минем туган авылым!

Көт син мине,көт кызыңны,

Онытмам, бер кайтырмын!

Авылым, дип сагынам да

Мин соң, мин нишли алам?

Күңелне юатырга дип,

Кулыма каләм алам.

Синдә калды әткәем

Бер барып күрәм әле,

Сагындым сине,- диеп

Кочаклап үбәм әле.

                                         Кышкы җилләр

Түке-Зөбәер юллары,

Ике ягы агачлык,

Көчле буран чыккан чакта

Юлында адашырлык.

Исмә син, җил, яудырма кар,

Безгә мәктәпкә кирәк,

Аң-белем алыр өчен

Күбрәк укырга кирәк!

                                      Махмибуллина Рәзилә, 6нчы сыйныф укучысы

                               


Поделиться:

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись

Зимний лес в вашем доме

Щелкунчик

Военная хитрость

О чем поет Шотландская волынка?