Х. Туфан иҗаты – минем өчен өлге.
Мин - гади генә татар авылында үсеп килүче гадәти татар кызы. Әти - әнием хатын – кызларга хас иң төп сыйфатны гүзәллектә һәм назлылыкта күргәнгәдер, миңа Назлыгөл дип исем кушканнар. Заман, чор нинди генә булмасын, һәр әти - әни үз баласын – бәгырь җимешен, үзе яшәгән чорда үз урынын таба белүче, максатчан, югары әхлаклы, камиллеккә омтылучы итеп тәрбияләргә тырыша; тәрбия юлларын эзли. Мин дә инде үз фикерләре булган һәм бу фикерләрне тормыш дәлилләре, укыган автор фикерләре белән дәлилли алырлык яшүсмер кыз булып үсеп киләм. Әйе, һәр әти - әни үзе тормышта өлге булса да, шулай ук алар туган телебез, моңыбыз, әдәбиятыбыз аша да безне чын КЕШЕ итеп тәрбияләргә тырышалар. Аларга шулай ук безнең укытучыларыбыз да кушыла, бетмәс – төкәнмәс көч куя.
Һәр кешенең дә күңел түренә үтеп кергән, күңел халәте белән тәңгәл килгән, сорауларына һәм күңел кичерешләренә җавап табарга ярдәм иткән илһамчысы, яратып укыган язучылары, яки шагыйрьләре бардыр. Минем тормышымда да шундый иҗат кешеләре шактый. Миңа әбием һәм әнием бәләкәй чагымда халкыбызның моңлы җырларын, тәрбияви кызыклы әкиятләрен, Г. Тукаебызның “Шүрәле”, “Су анасы” кебек әкиятләрен укып, көйләп үтерсәләр, мәктәпкә килгәч, укытучыларыбыз халык авыз иҗатына гына түгел , бик күп язучы, шагыйрьләргә карата мәхәббәт хисе уяттылар. Шундый шагыйрьләремнең берсе, безнең якташыбыз; фаҗигале, ләкин бөеклеген тапламаган шәхесебез – Хәсән Туфан.
Вложение | Размер |
---|---|
hsn_tufan_ukulary_nazlygol_esse_.doc | 53.5 КБ |
Татарстан Республикасы
Аксубай муниципаль районы
«М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе”
“Хәсән Туфан әсәрләре аша бүгенгесе көн укучыларында гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләү” темасына эссе.
Башкарды: 7 нче сыйныф укучысы
Сөләйманова Н. И.
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәби-
яты укытучысы
Мостафина И. М.
2015-2016 нчы уку елы
Эчтәлек
Кереш
Х. Туфан иҗаты – минем өчен өлге.
Мин - гади генә татар авылында үсеп килүче гадәти татар кызы. Әти - әнием хатын – кызларга хас иң төп сыйфатны гүзәллектә һәм назлылыкта күргәнгәдер, миңа Назлыгөл дип исем кушканнар. Заман, чор нинди генә булмасын, һәр әти - әни үз баласын – бәгырь җимешен, үзе яшәгән чорда үз урынын таба белүче, максатчан, югары әхлаклы, камиллеккә омтылучы итеп тәрбияләргә тырыша; тәрбия юлларын эзли. Мин дә инде үз фикерләре булган һәм бу фикерләрне тормыш дәлилләре, укыган автор фикерләре белән дәлилли алырлык яшүсмер кыз булып үсеп киләм. Әйе, һәр әти - әни үзе тормышта өлге булса да, шулай ук алар туган телебез, моңыбыз, әдәбиятыбыз аша да безне чын КЕШЕ итеп тәрбияләргә тырышалар. Аларга шулай ук безнең укытучыларыбыз да кушыла, бетмәс – төкәнмәс көч куя.
Һәр кешенең дә күңел түренә үтеп кергән, күңел халәте белән тәңгәл килгән, сорауларына һәм күңел кичерешләренә җавап табарга ярдәм иткән илһамчысы, яратып укыган язучылары, яки шагыйрьләре бардыр. Минем тормышымда да шундый иҗат кешеләре шактый. Миңа әбием һәм әнием бәләкәй чагымда халкыбызның моңлы җырларын, тәрбияви кызыклы әкиятләрен, Г. Тукаебызның “Шүрәле”, “Су анасы” кебек әкиятләрен укып, көйләп үтерсәләр, мәктәпкә килгәч, укытучыларыбыз халык авыз иҗатына гына түгел , бик күп язучы, шагыйрьләргә карата мәхәббәт хисе уяттылар. Шундый шагыйрьләремнең берсе, безнең якташыбыз; фаҗигале, ләкин бөеклеген тапламаган шәхесебез – Хәсән Туфан.
2. Төп өлеш.
Туфан әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең бирелеше.
Хәсән абый әсәрләре белән мин мәктәптә таныша башлап, хәзергесе көндә инде ул минем иң яраткан шагыйрьләремнең берсе. Безгә укытучыбыз А. Яхин методикасы, Ә. З. Рәхимовның үстерешле белем бирү технологиясе нигезендә әдәби әсәрләргә, шигырьләргә анализ ясарга өйрәтә. Шуңа да мин һәр укылган әдәби иҗат җимешеннән үземә кирәкле сыйфатларнытабып, үземдә тәрбияләргә тырышам. Бу эшем аша сезнең белән үз тәҗрибәм белән уртаклашырга телим.
“Аралагыз мине” шигыренә күзәтү ясыйк әле. Әйе, һәр кешенең дә туган нигезе, өе, авылы, төбәге бар. Ул – изге, бердәнбер. Һәр кешенең дә туган җирендә күңелендә иң якын урыннары бар. Хәсән ага Туфан да бу шигырендә туган ягын аның сулары, каеннары, имәннәре, гөлләре рәвешендә тасвирлый. Ул чит җирдәге табигатьне дә ярата, матур, ягымлы булуын аңлата. Тик туган як табигате аңа башка якларның табигатеннән матуррак булганы өчен түгел, истәлекле, яшьлеге белән бизәлгәнгә матуррак.
Ул:
Җир йөзенең һичбер имәне :
“Улым, бәгърем, бәбкәм”, - димәде.
“....Һәрбер гөле җирнең якын күрде,
Ят кеше син безгә, димәде;
Тик берсе дә сезнең кебек итеп:
“И абыкаем, бәгърем, браматым,
Җанкисәгем”, - дия белмәде...
Арыды бугай сезне сагынып йөрәк,
Арыды бугай газиз башкаем.
Яшел шәлең белән күләгәләп
Ял иттер бер, сеңелем, ак каен”, -
дип яза. Әйе, ул табигать якынлыгын туганнары якынлыгына тиңли. Әйтерсең, аның янында әти - әнисе, сеңлесе, туганнары....
“Сүзсез генә” шигыре.
....”Синең шундый җылы күз карашың
Нурландырды бөек җанымны.
Бөгелмәслек, иелмәслек итеп
Күтәрдем мин тагын башымны.
Бүгенге заман татар балаларын үз туган телен, үз милләтен, туган илен яратырга өйрәтмиме мени бу әсәрләр?! Һичшиксез, өйрәтә...
Икенче бер шигырьләренә игътибар итсәк, аларда яшәү турында уйлану, сабырлык, ошаныч, яшәү мәгънәсе салынган. Мондый шигырьләренә “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Илдә ниләр бар икән?” кебек шигырләрен кертер идем мин. Әйе, алар мәктәп программасында 11нче сыйныфта гына укытылырга тиеш булса да, мин инде аларны укыдым, әти - әнием, укытучым белән аңларга тырыштым. Әйе, кешегә кеше булу өчен ничек киенүе, ниндидер хәбәр ишетүе, ниләргә дучар булуы гына түгел, ә бу хәлләргә карата ничек тәрбияләнүе дә мөһим.
“...Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!”, -
дип яза ул.
Юл... Туган өйгә, мәктәпкә илтүче юл, тормыш юлы, гомер юлы, соңгы юл... Ниндиләре генә юк бит ул юлларның.
“Дөнья мине
Үзгәртте.
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы?-
Бәйлисе бар
Йөрәкне”, -
дип яза олуг әдибебез.
Менә шушы яңа гына тәпи басып дөньяны өйрәнә башлаучы сабыйдан алып, соңгы юлга кадәр дөрес, өлге булып яшәрлек тормыш итү өчен сабырлык, түзем, гадел булу, яшәүдән туймау кирәктер. Яшәү өлгесе шагыйрьнең үз тормышы булса, ә шигырләре бүгенгесе яшьтәшләремә тормышның чагыштырмача вак – төяк мәшәкатьләренә бирешмичә алга, үә максатыңа курыкмыйча барырга этәргеч бирмиме?! Ә бит яшьләргә нәкъ түземлелек, дөнья кыйммәтен дөрес аңлау кебек сыйфатлар җитми бүгенгесе көндә.
Өченче төр шигырьләрендә мине кызыксындырган тема – ихлас, саф, бердәнбер, тугрылыклы сөю. “Тамчылар ни диләр?” шигырен еламыйча уу мөмкин түгел. Ядкарь итеп калган ридикюль.
“...Тормышыңның соңгы хәбәрләрен
Бүген миңа сөйләп бирделәр...”, -
дип яза ул өзгәләнеп. Аянычлы, ләкин чын сөю.
“Баш иям дә рәсмең каршында мин
Күзләреңә багам тилмереп,
Яшьле күзен Мадоннага текәп,
Сүзсез калган Рафаэль кебек”.
Рафаэль – Мадонна, Таһир – Зөһрә, Йосыф – Зөләйха... Кемнәр генә шундый сөю татыйсы килмәгәндә, тугры булырга вәгъдә бирмәгән. Ә хәзерге статистика аяныч: аерылышкан парлар, ятим сабыйлар, балалар йортлары, һ.б... Шуңа да иптәшләремә Хәсән абый иҗатын яратырга киңәш итәр идем.
3. Йомгаклау.
Менә шушы фикерләрем тупланган кечкенә генә язмамда бүгенгесе көндә яшьтәшләремдә тәрбияләнергә тиешле иң кирәкле сыйфатларны ача алган булсам, мин үз максатыма ирештем дип саныйм. Ә бу сыйфатларны мин түбәндәгеләрдә күрәм:
Әйе, куелган максатыңа ирешү зур гомумкешелек сыйфатлары таләп итә. Ә мин эзләнәм, нәтиҗәләр ясыйм. Шуңа да һәр әдәби әсәргә, шулай ук Хәсән Туфан әсәрләренә дә зур әһәмият бирергә кирәктер дип саныйм.
4. Әдәбият исемлеге
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Прекрасная химия
Самый главный и трудный вопрос
Флейта и Ветер
Рисуем лошадь акварелью