Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы
“ ...Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала...» М. Мәһдиев.
Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үсәләр. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли. Шуңа да авылдан чыккан язучылар гади халыкның тормышын да, хис-кичерешләрен дә зур осталык белән сурәтлиләр. Шундый язучылар арасында М. Мәһдиев тә бар. Мин, һич икеләнмичә, аны үземнең иң яраткан язучым дип атый алам. Бу язучының әсәрләре укучыны җәлеп итә, сүз сөреше ялыктырмый, киресенчә, һаман саен уйны әсәр вакыйгасы юнәлтә.
Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Гади халык тормышын сурәтләүдә ул үз ишләрен узып китте дип әйтергә батырчылыгыбыз җитмәсә дә, аның иҗаты үзгә булуын танымыйча булдыра алмыйбыз. Авыл хезмәтчәннәренең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен дә юмор аша бирә, хәтта иң кыен чакларда да яшәүдән ямь табарга мөмкин булуны аңлата, бу фикерне тормышчан күренешләр, гади вакыйгалар аша уздыра.
«Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап – гади, иң гадәти бер авыл. Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Тагын бик күп нәрсә юк. Бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр”, - дип башлый ул “Торналар төшкән җирдә” әсәрен. Мин дә гади авыл егете. Минем авылым да Аксубай районының гади генә бер авылы – Яңа Ибрай. Тик ул миңа бик якын, газиз. Мин үз авылым, аның тарихы белән бик горурланам. Шуңа да мин эшемне М. Мәһдиев иҗатында күтәрелгән гади авыл һәм аның гади генә мәктәбе темасына багышларга телим.
Вложение | Размер |
---|---|
mhdiev_ukulary_kamalov_2015_.doc | 69 КБ |
Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы
Аксубай муниципаль районы
“М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе”
М. Мәһдиев исемендәге россиякүләм фәнни – гамәли конференциягә эзләнү-тикшеренү эше
Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы
Башкарды: Камалов Рәдиф Рәис улы,
10 нчы сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Мостафина Илһамия
Мингали кызы
МБГБУ “М. И. Абдрахманов исемендәге
Яңа Ибрай урта мәктәбе “ нең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2015 нче ел
Камалов Р. Р.
Аксубай районы, «М. И. Абдрахманов исемендәге
Яңа Ибрай урта мәктәбе” нең 10 сыйныф укучысы
Укытучы:И. М. Мостафина
Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы
“ ...Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала...» М. Мәһдиев.
Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үсәләр. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли. Шуңа да авылдан чыккан язучылар гади халыкның тормышын да, хис-кичерешләрен дә зур осталык белән сурәтлиләр. Шундый язучылар арасында М. Мәһдиев тә бар. Мин, һич икеләнмичә, аны үземнең иң яраткан язучым дип атый алам. Бу язучының әсәрләре укучыны җәлеп итә, сүз сөреше ялыктырмый, киресенчә, һаман саен уйны әсәр вакыйгасы юнәлтә.
Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Гади халык тормышын сурәтләүдә ул үз ишләрен узып китте дип әйтергә батырчылыгыбыз җитмәсә дә, аның иҗаты үзгә булуын танымыйча булдыра алмыйбыз. Авыл хезмәтчәннәренең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен дә юмор аша бирә, хәтта иң кыен чакларда да яшәүдән ямь табарга мөмкин булуны аңлата, бу фикерне тормышчан күренешләр, гади вакыйгалар аша уздыра.
«Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап – гади, иң гадәти бер авыл. Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Тагын бик күп нәрсә юк. Бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр”, - дип башлый ул “Торналар төшкән җирдә” әсәрен. Мин дә гади авыл егете. Минем авылым да Аксубай районының гади генә бер авылы – Яңа Ибрай. Тик ул миңа бик якын, газиз. Мин үз авылым, аның тарихы белән бик горурланам. Шуңа да мин эшемне М. Мәһдиев иҗатында күтәрелгән гади авыл һәм аның гади генә мәктәбе темасына багышларга телим.
Аның әсәрләре турында фикер йөртергә батырчылык иткәнче аның турында төрле буын, төрле тармак фикер ияләренең карашларына тукталасым килә. Төрле буын татар язучылары, башка һөнәр ияләре М.Мәһдиев шәхесенә, мирасына мөнәсәбәтләрен матбугат битләрендә яңгыратып торалар. М. Мәһдиев үз халкы, республикасы һәм якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр, минемчә.
Аксакал әдип Гомәр Бәширов истәлекләреннән:
“...Мөхәммәтне искә алганда, күңел түрендә һәрвакыт үкенечле бер фикер уяна: арабыздан бик тә вакытсыз китеп барды. Ул әле галим буларак та, әдәби әсәрләр иҗат итүче талантлы әдип буларак та, киләчәктә әдәбиятыбызга бик кыйммәтле яңа әсәрләр бүләк итәргә сәләтле иде. Ләкин...нихәл итмәк кирәк? Язмыш безнең теләгебез белән исәпләшми ләбаса. Ул үз кануннары буенча эш итә.”
Шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлекләреннән:
“ Мәһди- матур кеше, мәхәббәтле, сөйкемле кеше иде. Төс- кыяфәте белән дә, үз-үзен тотышы белән дә, үзенең яшәү рәвеше белән дә. Мәһди- легендар язучы иде. Күңел түрендә аның белән бәйле күпме вакыйгалар, күпме очрашулар, сәфәрләр... Аның турында әле булса күпме мәзәк хәлләр, анекдотлар сөйләнә...Аның китаплары әле булса укучылар тарафыннан яратып укыла. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки ул, язганда, татарның бәгырен актарып ташлый иде, татарның җанына үтеп керерлек итеп яза иде. Шулай халыкчан итеп, чын авылча итеп Мәһди генә яза ала иде. “
Шагыйрь Разил Вәлиев истәлекләреннән:
“ Без һәммәбез дә бу дөньяда кунак кына. Әмма, җиргә кунак булып килеп тә, хуҗа булып китә алганнар иң бәхетле затлардандыр. Мөхәммәт ага нәкъ менә шундый кеше иде...”
Менә бу иҗатка галәм киңлекләре ноктасыннан килеп бирелгән бәя. Достоевский әйткән бит: «Әгәр чит планетадан бер зат килсә, Кешелек китабы итеп аңа бары бер әсәрне — Сервантесның «Дон Кихот»ын гына биреп булыр иде», — дигән. Шуның кебек, әгәр чит планетадан килгән берәү безнең халык белән кызыксынса, аңа Мөхәммәт Мәһдиев китабын (сүз «Бәхилләшү» турында бара. — Тәлгать Галиуллин) биреп булыр иде». Бу — язучы М.Галиев фикере. («Шәһри Казан», 11 октябрь, 1991).
Әдәбият галиме, профессор Ф. Галимуллин Мәһдиевнең киң колачлы фикер иясе булуына, күп өлкәләрдә үзен күрсәтә алуына басым ясый. «Нәрсә генә эшләсә дә, кулына ни генә тотса да, үзенең осталыгын, тирән белемлелеген раслый торган шәхесләр була. Мин Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевне шундый зат итеп беләм» («Соңгы лекция»).
Мәһдиевнең иҗатын, шәхесен академик Д.Заһидуллина болайрак күз алдына бастыра. «Аяклы энциклопедия» — күп белүче, тормышның төрле өлкәләреннән хәбәрдар, рус һәм Ауропа әдәбиятын күп укыган, гомумән, кеше психологиясен яхшы тоемлаучы Мөхәммәт абый мәгълүматны тыңлаучыга кызык булырлык, күз алдына килерлек итеп сөйләү куәсенә ирешкән Мөгаллим һәм Остаз, татар укучысын гаҗәеп иҗаты каршында баш идергән, әсәрләрендә үкенечле — моңсу бер моң белән кеше җанындагы дулкынга кагыла алырлык көй тудырган Оста һәм Рәссам, рухи дөньясы бай, башкаларны үз янына тарта, җәлеп итә белүче Шәхес иде». («Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев», 2003).
Менә «гади» укучы, атказанган төзүче, озак еллар Татарстанның Министрлар кабинетында капиталь төзелеш идарәсе хуҗасы булып эшләгән Рим Халитов фикере: «Мин Мәһдиевнең биш томлыгын сатып алып, бик күп әсәрен укып чыктым. Сез аны Казан арты, Арча ягы җырчысы дип күтәрәсез. Мин үзем Оренбург өлкәсеннән. Ул бит безнең авыл хәлләре, минем тормыш, минем яшьлек турында язган. Авырлыклары, сөенечләре белән Мәһдиев безнең якныкы булырга тиеш, шулай булмаса, ул, бу хәтле нечкәлекләре белән безнең яшәешне каян белсен! Әллә ул чыннан да 20 гасыр пәйгамбәре — Мөхәммәтме?» (Казанда Мәскәү көннәре вакытында сөйләшүләрдән, 26 август, 2011).
Физика-математика фәннәре кандидаты, якташы, язучы Т.Мөбарәков «М.Мәһдиев турында истәлекләрем» исемле мәкаләсендә мондый нәтиҗәгә килә. «Аны яратып укучыларның берсе буларак әйтә алам: М.Мәһдиев соңгы ике дистә ел дәвамында татарның яратылган язучысы иде. Алла биргән таланты өстенә ул кеше буларак та матур шәхес иде: буе-сыны күркәм, акылы, фигыле-холкы күркәм».
М.Мәһдиев талантының тирәнлеге, фикерләү киңлеге, теленең байлыгы һәркемгә күңеленә, рухына якын сыйфатын сайлап алырга мөмкинлек бирә. «Ни өчен мин белә-белгәннән бирле Мөхәммәт абый Мәһдиевкә мөкиббән? — дигән соравын калкытып куя да, шагыйрь Зөлфәт үзе үк җавабын бирә. — Тора-бара аңладым: мин ул язган һәр кешене нәни бала чагыннан ук беләм, таныйм, шуларны сагынам икән...».
М.Мәһдиевнең шәхесе, иҗаты белән ихласи сокланып, мөкиббән китеп язылган мәкаләләр, чыгышлар күп булса да, һәммәсенә таянып, гомумиләштереп язылган китап әлегә язылмагандыр.
Авыл һәм аның мәктәбе — татар милләтенең яшәеше ул. Бүгенгесе сәясәт кануннарын үтәгәндә, бәләкәйрәк авыллар юкка чыгу алдында торганда,бу әсәрләрне өйрәнү бик отышлыдыр минемчә. Безнең авылыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары безне, авыл укучыларын, татар тәрбиясендә тәрбияләргә, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлатырга М. Мәһдиев кебек язучылар иҗаты аша аңлатырга тырышалар. КЕШЕ булу өчен кайда туып үсүең генә түгел, тирәлегең дә, яныңдагы кешеләрнең мөнәсәбәте дә, тирәлек климаты да зур урын тота. Ә бит безгә, авыл балаларны, биеклеккә менү юлларын күрсәтә түгелме соң аның әсәрләре?! Берничәсенә генә тукталыйк әле:
«Без — кырык беренче ел балалары» повестенда, мәсәлән, бу бик нык күзгә ташлана. Әсәрдә күбрәк мәктәп тормышы тасвирланган. Сугыш елларында балалар педагогия училищесына укырга, белем алырга киләләр, һәм бик күп авырлыкларга дучар булалар. Әсәр күләме буенча әллә ни зур булмаса да, йотлыгып укыла.
Безне, ул вакыйгаларда катнашмаган, күз алдына китерә алмаган кешеләрне, педагогия училищесында укучы яшьләрнең чыдамлыгы, тырышлыгы сокландыра. Ул Әлтафиләр, Гыйззәтуллиннар үзләре генә дә ни тора! Араларында шуклары, тәртипсезрәкләре булса да, алар белем алу өчен теше-тырнагы белән тырышалар. Авыр сугыш еллары да максатларына ирешү юлында киртә була алмый. Алар белемнең киләчәктә үзләренә бик кирәк булачагын бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. М. Мәһдиев повесте бу яктан безнең кебек хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.
Әсәрдә укуга мөнәсәбәт кенә түгел, укучыларның тырышлыгы, фидакарьлеге дә тасвирлана. Бу яшьләр — сугыш елларында күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре дә. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Шул ук вакытта кешеләрнең төшенке күңелләрен күтәрүне дә онытып бетермиләр. Алар куйган концертлар авыл халкы тарафыннан бик яратып кабул ителә, кешеләр өйләренә ял итеп, тынычланып кайтып китәләр.
Барлык вакыйгаларның юморга төрелеп бирелүе әсәрнең җәлеп итү көчен тагын да арттыра. Повестьны кат-кат алып укыйсы, язучының җанлы итеп биргән образлары белән бер утырып сөйләшәсе, алар арасында кайнашасы килә. Безнең мәктәптә дә повестьтагы хәлләр еш була бит, Мөхәммәт ага, бәлки, шулар турында язгандыр? Менә шундый тормышчан булганга, бу әсәр мавыктыргычтыр,минемчә.
Мөхәммәт Мәһдиевнең мәктәп һәм авыл тормышы тыгыз бәйләнештә күрсәтелгән икенче бер әсәре — «Фронтовиклар» романы. Романда сугыштан соңгы авыл тормышы, балаларны укуга җәлеп итү тасвирлана. Романның үзәгендә — сугышка китеп, аннан исән-сау кайткан ике укытучы. Алар — сугышның ачысын күреп, үз җилкәләрендә аның авырлыгын тоеп, күпме иптәшләрен шул ерак җирләрдә югалтып кайткан фронтовиклар.
Әсәрдә аларның оста педагог, тәрбияче, җор телле һәм торышка гашыйк булуларын күрәбез. Укытучы абыйлары балаларга төпле белем бирә, гадел булырга, бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Бигрәк тә Рушад. Аңа мәктәптәге иң тәртипсез сыйныф — алтынчыларны бирәләр, һәр вакыйга, һәр күренеш әхлак сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Тыңламаучы малайлар күпме генә карышсалар да, укытучы алар белән уртак тел табуга ирешә. Хәтта укучылар аны дус күрә, хөрмәт итә башлыйлар. Моңа кадәр һәрвакыт яман сүз белән телгә алынган сыйныф алдынгылар рәтенә күтәрелә. Сугыш кырында сынатмаган фронтовиклар тыныч тормышта да үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Эш, кайгы белән бозылган укучыларны үз канатлары астына җыялар, тәрбия эшен дөрес итеп оештыралар.
Авыл тормышына багышланган әсәрләрдән «Кеше китә — җыры кала» исемле әсәре дә зур урын алып тора. Анда да Мөхәммәт ага геройларының прототибын, һичшиксез, авылдашлары арасыннан тапкандыр. Чөнки аның бөтен әсәрләрендә туган авылы чагылыш таба.
Повестьтагы вакыйгалар Кара Чыршы авылында бара. Үзәктә Шәяхмәт карт гаиләсе тора. Шулай ук аның уллары, сугыш чорында авылда барган күренешләр тасвирлана. Авыл халкының авыр тормышы, күп кайгылар күрүе ачык мисал булып тора. Нургали дә сугыштан әтисен күрергә кайтканда поездга тапталып үлә. Нургалинең үлеме табигать күренешләре белән бергә үрелеп бирелә.
Шулай итеп, әсәрләре аша Мөхәммәт ага әһәмияте буенча сугыш турындагы романнардан ким булмаган мәсьәләләрне күтәрә, аларның чишелешен аңлата. Табигатьнең назлы баласы кырыс язмыш белән очрашканда үзен ничек тотуы, чишелеш эзләгәндә аның күңелендә нинди хисләр тууы — болар барысы да язучының иҗатында чагылыш таба. Аның әсәрләре укучыны сабыр, ямьсез гадәтләрдән өстен булырга өйрәтә. Һәр юлдан авыл моңы, курай тавышы агып чыккан кебек тоела. Үзенең кабатланмас әсәрләрендә авыл халкының киң күңеллелеге, төшенкелеккә бирелмәве, бер-берсенә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булуы, ата-бабаларына ихтирамлылыгы һәм башка бик күп күркәм сыйфатларын сурәтләү аша Мөхәммәт ага Мәһдиев татар милләтенең XX гасыр уртасында сакланып калуын һәм үсешен бары тик авыл, бигрәк тә аның халкы, теле һәм мәктәбе генә тәэмин итте дигән фикерне раслый, һичшиксез, М. Мәһдиевнең моңа кадәр яратып укылган әсәрләре киләчәктә дә үз укучыларын табачак һәм аларны да матур фикерләре белән дулкынландырачак. Бүгенге шәһәрләшә барган авыл яшьләренә заман өчен кирәкле сыйфатларны тәрбияләргә, шул ук вакытта татар халкына хас булган түземлек, сабырлык, зыялылык, кунакчыллык һәм башка күп сыйфатларны тәрбияләүдә аның геройлары өлге булмаслыкмы?!
Мөхәммәт абый үзе җыр язмады. Ә халкыбызның моңын, җырын ишетәм дисәң, аның әсәрләрен укы.. Әби-бабаларыбызның күңел кылларының нечкәлеген, аһаңен тоярга теләсәң, Мәһдиев китапларын ач. Аның җырсыз, моңсыз бер генә әсәре дә юк. Мөхәммәт Мәһдиев кеше күңелендә яшеренеп яткан күпме җырны – күпме җәүһәрне әсәрләренә кертте һәм халыкның үзенә кайтарды. Буыннар чылбырын өзми яшәү өчен бик кирәкле әсәрләр исемлегендә аның әсәрләренә дә зур урын бирергә кирәктер...
Әдәбият исемлеге
3 загадки Солнечной системы
За чашкой чая
Денис-изобретатель (отрывок)
Именинный пирог
Юрий Визбор. Милая моя