Рабочая программа создана для учащихся 8 класса
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 37.52 КБ |
Аңлатма язуы.
Эш программасы статусы.
Бу программа нигезенә:
8нче сыйныфта татар теле укытуның максаты:
Укучыларга телебезнең синтаксик һәм сөйләм берәмлекләре (сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст) турында мәгълүмат биреп, грамматиканың бер бүлеге булган синтаксисны (гади җөмлә синтаксисын) өйрәнү.
Бурычлары:
- Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау;
- Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү;
- Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
Программаның эчтәлеге
№ | Бүлекләр | Нигезләнгән программа буенча | Мәктәпнең укыту планы нигезендә эш программасында | Үзгәрешләр |
1. | 5-7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. | 9 | 9 | |
2. 2.1 2.2 2.3 2.4 2.5 2.6 2.7 2.8 | Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация: Гомуми мәгълүмат. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше, сүзтезмә. Җөмлә кисәкләре: а)гомуми мәгълүмат; ә)баш кисәкләр; б)иярчен кисәкләр Модаль кисәкләр Тиңдәш кисәкләр Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау Сүз тәртибе Гади җөмлә төрләре: а)гомуми мәгълүмат ә)әйтү максаты буенча җөмлә төрләре; б)оештыручы үзәкнең саны буенча җөмлә төрләре; в)бер составлы җөмлә төрләре; г)тулы һәм ким җөмләләр; д)раслау һәм инкарь җөмләләр | 87 2 14 31 1 6 24 2 2 5 6 25 1 6 2 6 7 3 | 87 2 15 31 1 6 24 2 2 6 6 25 1 6 2 6 7 3 | |
3. | 8нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 6 | 7 | |
Барлыгы | 102 | 105 | Мәктәпнең укыту планында татар теле һәм әдәбиятын укытуга 35 атна исәбеннән 105 сәгать бирелә |
Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү.
Барлыгы | Теоретик материал | Кабатлау | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Шулардан: диктант | Сочинение | Изложение |
105 | 54 | 26 | 25 | 7 (2) | 7 (2) | 5 (2) |
Мәҗбүри арадаш аттестация эше контроль эш формасында 1 сәгать (45 минут дәвамында) кертелде.
Укыту-методик комплекты
1. «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы», (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);
2. 8 нче сыйныфта татар теле дәреслеге. Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров. Казан, “Мәгариф” , 2005
3. Татар теле морфологиясе. Ф.М. Хисамова. Казан, “Мәгариф” , 2005.
4. Хәзерге татар әдәби теле. Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 2008.
5. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Казан: “Раннур”, 2006.
6. Компьютер презентацияләре:
7. Файдалы белем ресурслары:
Календарь - тематик план
№ | Дәреснең темасы | Сәг саны | Үткәрүвакыты (план) | Үткәрү вакыты (факт) | Үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр. | Искәрмә |
5-7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау | ||||||
1 | Тел турында әңгәмә | 1 | ||||
2 | Сүз ясалышы | 1 | Ясалышлары ягыннан тамыр һәм ясалмага бүленүе, кушымчаларның сүз ясагыч,мөнәсәбәт белдерүче булуларын белү. | |||
3 | Сүз төзелеше | 1 | Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатуны белү. | |||
4 | Сүз төркемнәре | 1 | Морфологик һәм синтаксик билгеләрен искә төшерү. | |||
5 | Фигыль. | 1 | Фигыль төркемчәләрен искә төшерү. | |||
6 | Фигыль юнәлешләре | 1 | Фигыль юнәлешләрен искә төшерү. | |||
7 | Җөмләдә сүзләр тәртибе. | 1 | Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү | |||
8 | Татар һәм рус телләрендә җөмлә төзелеше үзенчәлекләре.Тәрҗемә күнегүләре | 1 | Татар һәм рус телләрендә җөмлә төзелеше үзенчәлекләре | |||
9 | Кереш диктант | 1 | ||||
Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация | ||||||
10 | Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе | 1 | Синтаксисның тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнүе. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасының пунктуация дип аталуы | |||
11 | Синтаксик берәмлекләр | 1 | Синтаксиксның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуы. | |||
12 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше | 1 | Җөмләдә сүзләрнең түбәндәге грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнүе: килеш кушымчалары, бәйлек, бәйлек сүз, теркәгечләр, санау интонациясе, сүзләрнең урнашу тәртибе, ия-хәбәрнең ярашуы. | |||
13 | Тезүле бәйләнеш | 1 | Тезүле бәйләнешнең тиңдәш кисәкләр арасында гына булуы. | |||
14 | Тезүле бәйләнеш | 1 | Тезүле бәйләнешнең санау интонациясе ярдәмендә белдерелсә, сүзләр арасына өтер, каршы кую интонациясе белән белдерелсә, сызык куелуы. | |||
15 | Сочинение | 1 | ||||
16 | Ияртүле бәйләнеш.(ия һәм хәбәр) | 1 | Ияртүле бәйләнешнең ия һәм хәбәр арасында да булуы. | |||
17 | Ияртүле бәйләнеш(җөмлә кисәкләре арасында) | 1 | Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасындагы бәйләнешнең и яртүле бәйләнеш дип аталуы | |||
18 | Ияртүле бәйләнешнең белдерелү чаралары | 1 | Ияртүле бәйләнешнең белдерелү чараларын белү | |||
19 | Тәрҗемә күнегүләре(рус теле белән чагыштыру) | 1 | Татар һәм рус телләрендә җөмлә төзелеше үзенчәлекләре | |||
20 | Изложение | 1 | Үз фикереңне язмача раслап бирү күнекмәләре | |||
21 | Сүзтезмә | 1 | Ияртүче кисәкнең нинди сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрнең 6 төркемчәгә бүленүе | |||
22 | Сүзтезмәләрнең мәгънә мөнәсәбәтләре. | 1 | ||||
23 | Сүзтезмәләрнең мәгънә мөнәсәбәтләре. | |||||
24 | Сүзтезмәләрне тикшерү | 1 | Сүзтезмәләрне тикшерү | |||
25 | Рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше | 1 | Татар телендә ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрдә бәйләүче чара әйтелүе, ә рус телендә иярүче кисәкнең ияртүче кисәккә бәйләнү ысулы гына күрсәтелүе | |||
26 | Үтелгән материалны ныгыту күнегүләре. | 1 | ||||
27 | Диктант | 1 | ||||
28 | Хаталар өстендә эш. | 1 | ||||
29 | Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат | 1 | Ия һәм хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре, башка кисәкләр иярчен кисәкләр дип аталуы | |||
30 | Ия һәм аның белдерелүе | 1 | Баш килештә килеп,башка сүзләргә буйсынмаган кисәк ия дип атала ,барлык мөстәкыйль сүз төркеме белән белдерелә ала. | |||
31 | Хәбәр һәм аның белдерелүе | 1 | Ия турында хәбәр итә торган кисәк хәбәр дип атала | |||
32 | Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе | 1 | Берничә сүз белән белдерелгән хәбәр кушма хәбәр була.. | |||
33 | Ия белән хәбәр арасында сызык. Ия һәм хәбәрнең җөмләдәге урыны. | 1 | Хәбәре баш килештәге исем яки аның урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасында сызык куела | |||
34 | Диктант | 1 | Ия белән хәбәр турында белемнәрне ныгыту. | |||
35 | Сочинение “Туган ягыма кыш килде”. | 1 | Үз фикереңне язмача раслап бирү күнекмәләре | |||
36 | Җөмләнең иярчен кисәкләре. | 1 | Җөмләнең баш кисәкләреннән башка кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала | |||
37 | Аергыч һәм аның белдерелүе | 1 | Исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче кисәк аергыч дип атала | |||
38 | Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш. | 1 | Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш була. | |||
39 | Изложение | 1 | Үз фикереңне язмача раслап бирү күнекмәләре | |||
40 | Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш.Тәрҗемә күнегүләре | 1 | Татар һәм рус телләрендә җөмлә төзелеше үзенчәлекләре | |||
41 | Тәмамлык һәм аның белдерелүе | 1 | Фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап , кемне, нәрсәне?. кемгә? Кем белән? Һ.б. сорауларга җавап бирүче кисәк тәмамлык дип атала | |||
42 | Туры һәм кыек тәмамлыклар | 1 | Төшем килешендәге исем белән белдерелгән тәмамлык туры тәмамлык дип атала | |||
43 | Хәл һәм аның төрләре. | 1 | Эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартта үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган кисәк хәл дип атала | |||
44 | Урын хәле | 1 | Урын хәленең юнәлеш, чыгыш,урын-вакыт килешендәге исемнәр ярдәмендә белдерелүе. | |||
45 | Вакыт хәле | 1 | Вакыт хәленең вакыт рәвешләре, хәл формалары. Формалары, бәйлекләр ярдәмендә белдерелүе. | |||
46 | Рәвеш хәле | 1 | Рәвеш хәленең хәл фигыль 1-2 төрләре, рәвешләр, бәйлекләр ярдәмендә белдерелүе | |||
47 | Үтелгән материалны ныгыту | 1 | Хәлләрне аера алу, җөмләдә дөрес куллану. | |||
48 | Диктант | 1 | ||||
49 | Хаталар өстендә эш. | 1 | ||||
50 | Күләм хәле | 1 | Күләм хәленең рәвешләр, мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә белдерелүе | |||
51 | Сәбәп хәле | 1 | Сәбәп хәленең өчен, күрә бәйлекләре ярдәмендә белдерелүе | |||
52 | Максат хәле | 1 | Максат хәленең инфинитив фигыльләр ярдәмендә белдерелүе | |||
53 | Шарт хәле | 1 | Шарт хәленең шарт фигыль ярдәмендә белдерелүе | |||
54 | Кире хәл | 1 | Кире хәлнең да, дә,та,тә алган шарт фигыль ярдәмендә белдерелүе | |||
55 | Сочинение “Иң якын кешем”. | 1 | Үз фикереңне язмача раслап бирү күнекмәләре | |||
56 | Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре | 1 | Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләренең куелуы | |||
57 | Төрле хәлләрнең аерымлануы | 1 | Төрле хәлләрнең аерымлануын җөмләдән аера алу | |||
58 | Хәлләрне кабатлау | 1 | Хәлләрне кабатлау | |||
59 | Изложение | 1 | Үз фикереңне язмача раслап бирү күнекмәләре | |||
60 | Аныклагыч | 1 | Аныклагычны таба белү | |||
61 | Аерымланган аныклагычлар. | 1 | Аерымланган аныклагычлар белән танышу, аера белү | |||
62 | Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре | 1 | Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләрен дөрес куллану | |||
63 | Сочинение | 1 | Үз фикереңне язмача раслап бирү күнекмәләре | |||
64 | Үтелгән материалны ныгыту күнегүләре. | 1 | Үтелгән материалны ныгыту | |||
65 | Җөмләнең модаль кисәкләре.Эндәш сүзләр. Кереш сүзләр. | 1 | Эндәш сүзләр, кереш сүзләр белән җөмләләр төзү | |||
66 | Кереш җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре. | 1 | Кереш җөмләләр, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү | |||
67 | Тиңдәш кисәкләр. Алар янында теркәгечләр һәм тыныш билгеләре. | 1 | Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре куярга өйрәнү | |||
68 | Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. | 1 | Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләрне кулланып җөмләләр төзү. | |||
69 | Җөмлә кисәкләрен кабатлау | 1 | ||||
70 | Диктант | 1 | ||||
71 | Җөмләдә сүз тәртибе. | 1 | ||||
72 | Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе. | 1 | Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе белән танышу | |||
73 | Логик басым. | 1 | Логик басымнвң куелу үзенчәлеген белү | |||
74 | Изложение | 1 | Татар һәм рус телләрендә җөмлә төзелешен чагыштыру | |||
75 | Гади җөмлә турында гомуми мәгълүмат | 1 | Гади җөмлә турында гомуми мәгълүмат белән танышу | |||
76 | Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. | 1 | Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аера белү | |||
77 | Сорау җөмлә. | 1 | Сорау җөмләне дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
78 | Боеру җөмлә.Тойгылы җөмлә. | 1 | Боеру һәм тойгылы җөмләне аера алу, дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
79 | Үтелгән материалны ныгыту | 1 | ||||
80 | Диктант | 1 | ||||
81 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. | 1 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
82 | Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау. | 1 | Гади җөмләгә синтаксик анализ ясый белү | |||
83 | Бер составлы җөмләләр. | 1 | Бер составлы җөмләләрне дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
84 | Исем җөмлә. | 1 | Исем җөмләне дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
85 | Фигыль җөмлә. | 1 | Фигыль җөмләне дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
86 | Сүз җөмлә. | 1 | Сүз җөмләне дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
87 | Сочинение “Яз килә, яз көлә...” | 1 | Үз фикереңне язмача раслап бирү күнекмәләре | |||
88 | Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә. | 1 | Тулы һәм ким җөмләләрне дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
89 | Тәрҗемә күнегүләре (татар һәм рус телләрендә бер составлы җөмләләрне чагыштыру). | 1 | Татар һәм рус телләрендә бер составлы җөмләләрне чагыштыру | |||
90 | Раслау һәм инкар җөмләләр | 1 | Раслау һәм инкарҗөмләләрнең күп төрләре булуын аларны аера белү | |||
91 | Раслау һәм инкар җөмләләрнең кулланылышы | 1 | Раслау һәм инкарҗөмләләрне дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
92 | Изложение.”Актәпи”(дәреслек, 319-күнегү) | 1 | Истә калган буенча үз фикереңне өстәп язу. | |||
93 | Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә | 1 | Үзгәртелмичә килгән чит сөйләмне туры сөйләм дип, үзгәртелгәнен кыек сөйләм дип аталуы | |||
94 | Диалог, монолог, цитата. | 1 | Диалог, монолог, цитаталарны дөрес кулланырга өйрәнү. | |||
95 | Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. | 1 | Тыныш билгеләре куюның өч төргә бүленүе | |||
96 | Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү | 1 | Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү күнекмәләре | |||
97 | Эш кәгазьләре. Характеристика. | 1 | Характеристика. Язарга өйрәнү | |||
98 | Сочинение | 1 | Үз фикереңне язмача раслап бирү күнекмәләре | |||
8нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау | ||||||
99 | Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуацияне кабатлау. | 1 | Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуацияне кабатлау | |||
100 | Җөмлә кисәкләрен кабатлау. | 1 | Җөмлә кисәкләрен кабатлау | |||
101 | Җөмлә кисәкләрен кабатлау. | 1 | Җөмлә кисәкләрен кабатлау | |||
102 | Җөмлә төрләрен кабатлау. | 1 | Җөмлә кисәкләрен кабатлау | |||
103 | 8-сыйныфта үткәннәрне гомуми кабатлау. | 1 | Үтелгән материалны искә төшерү. | |||
104 | Диктант. Мәҗбүри арадаш аттестация эше. | 1 | Үтелгән материалны искә төшерү. | |||
105 | Хаталар өстендә эш. Йомгаклау | 1 | ||||

Рождественские подарки от Метелицы

Ручей и камень

Браво, Феликс!

Ледяная внучка

Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"