• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Гаиләм язмышы - илем тарихында

Опубликовано Абдуллина Файруза Миннулловна вкл 03.03.2016 - 9:54
Абдуллина Файруза Миннулловна
Автор: 
Гыйбатова Зилә Рөстәм кызы

Конкурсная работа "История моей семьи в истории страны"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gailm_yazmyshy-ilem_tarihynda.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

    Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Пестречинская средняя общеобразовательная школа №2”

Пестречинский  муниципальный район

село Пестрецы

Муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү учреждениесе

“Питрәч икенче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Питрәч муниципаль районы

 Питрәч авылы

 

  “ История моей семьи  в истории страны ”.

  “ Гаиләм язмышы – илем тарихында ”.

                             

                                                                                                                                                                                                                 

                                                                              Язды: 9в сыйныф укучысы                          

                                                                               Гыйбатова Зилә Рөстәм кызы

                                                                               Укытучы: Абдуллина Фәйрүзә

                                                                               Миннулла кызы

 Кешенең язмышы туганчы ук язылып куела диләр бит. Уйлап карасаң, бу гыйбәрә дөреслеккә туры киләдер, мөгаен. Ләкин  чын кеше булу өчен, зур үрләр яулар өчен күп тырышлык кирәк. Адәм баласы тормыш сукмагын зур сынаулар, авырлыклар аша үтә. Бүгенге көндә иң дәрәжәле урыннарнаң берсендә булган, зур ихтирамга, игътибарга лаек булган туганым турында сезгә дә сөйләп үтмәкче булам.

Гүзәл  табигатьле районыбызның  иң матур җиренә урнашкан Салкын – Чишмә авылы. Бу авыл үзенең саф сулы чишмәләре, яшел тугайлары белән күңелләрне әсир итә, җаннарны иркәли. Табигать кочагына сыенып утырган шушы авылда гомер итеп ятучы  Рабига һәм Галимулла Насыйбуллиннарның гаиләсендә гыйнварның салкын көннәрендә әти - әнисенә зур бәхет, өмет  өстәп, туган – тумачаны сөендереп,  бишенче бала дөньяга килә. Аңа Шәйхулла дип исем кушалар. Балалык еллары авыр чорга туры килә аның. Малайга биш яшь булганда, әтисе сугыш яраларыннан үлеп китә. Ул абыйсы белән җиңгәсе кулында тәрбиягә кала. Сугыш беткәнгә әле өч  кенә ел, ил сугыш китергән бәла – казалардан арына. Сугыштан соң туган балалар балачак бәхетеннән мәхрүм  була бит. Ел артыннан ел үтә. Укырга керергә дә вакыт җитә. Мәктәптә ул бик тырыш укучыларның берсе була, яхшы укый, тәртибе белән дә аерылып тора. “Гел ярдәмчел, үзенең алдына максат куеп яшәде һәм яши , хәзер дә яхшы кеше,” – диләр аның турында сыйныфташлары һәм укытучылары. Белемгә сусаган, тормышында олы максатлар куйган егет, җәмгыятькә файдалы кеше булу өчен, белем алуны кирәкле дип таба. Ул Казанның мастерлар хәзерләүче мәктәбендә, Казан төзүчеләр техникумында, соңыннан авыл хуҗалыгы институтында укып, югары белемле һөнәр иясе була. Хезмәт биографиясен туган ягында җиденче сыйныфны бетерүгә башлап җибәрә Шәйхулла абый, прицепщик һәм комбайн ярдәмчесе булып эшли. Шул ук вакытта Ватан алдында изге бурычын да үтәргә өлгерә ул. Армиядә хезмәт иткәндә батальон комсомол секретаре дәрәҗәсенә хәтле күтәрелә. Шунда ук коммунистлар сафына да кабул итәләр аны. Сугышчы – интернационалист “Отличник боевой подготовки” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Армия сафларыннан кайткач, Ленино – Кокушкино совхозына төзүче – мастер, аннары прораб булып эшкә урнаша, соңыннан  шул хуҗалыкны җитәкләү дә насыйп була аңа. Совхоздагы уңышларын күреп, Питрәч районы үзәгендә төзелә торган “Сельхозтехника” төзелеш участогының өлкән прорабы, аннары төзелеш участогы җитәкчесе итеп билгеләнә.    

Яшьлек үзенекен итә. Яшь, чибәр, акыллы егетнең күзе математика укытып йөргән җырчы, биюче кыз Розага төшә. Бер ел очрашып йөргәннән соң, 1970 нче елның 20 нче декабрендә  яшьләр никахлашалар. Совхозда беренче тапкыр комсомол туе уздырыла. 1971 нче елның февраль санында “Азат хатын” журналында шушы туй турында мәкалә басылып чыга.

 Инде тәҗрибә тупларга өлгергән, югары белемле егет, район җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итә, аңа барлык вазыйфаларны да ышанып тапшыралар. “Сельхозтехника” берләшмәсе төзелеп беткәч, СМУга җитәкче итеп билгеләнә. СМУның финанс тормышы һәм оешмада дисциплина бик нык какшаган була. СМУдагы тырыш хезмәте өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.  Бер елдан бу оешманы алдынгылар рәтенә чыгара. Кайда гына эшләп, нинди генә вазыйфа башкармасын, үз эшенә тугры кала Шәйхулла абый.  Ул – төзүче, тормышка - матурлык, кешеләргә - шатлык китерүче. Аның җитәкчелеге астында Олимпийский посёлыгы, терлекчелек биналары, яңа Мәдәният йорты калкып чыга. Дүрт ел эшләгәннән соң, 1986 нчы елда таркалу алдында торган Ленино – Кокушкино совхозына аны  директор итеп билгелиләр. Ул эшләгән дәвердә совхоз алдынгылар рәтенә чыга. Совхозның 1956 нчы елдан җыелган өч миллионнан артык бурычын түләп бетерәләр.

1990 нчы елның маенда аны тормыш юллары Биектау районының Коркачык төзелеш комбинатына алып килә. Монда да ул хезмәт җитешчәнлеген арттыру һәм дисциплинасын ныгыту өчен бөтен көчен куя. 1993 нче елның февраль аенда Биектау районына җитәкче булып Миннеханов Рөстәм Нургали улы килә. Ул тырыш җитәкчене бик тиз күреп ала. 1993 нче елның маенда үзенә беренче урынбасар итеп билгели. Шулай итеп,  язмыш аны сәләтле җитәкче, оста оештыруы белән аерылып торган гүзәл бер шәхес - Рөстәм Нургалиевич белән очраштыра. Бергә эшләгән дәвердә, ул җитәкчелек сәләтен шомарта, бай тәҗрибә туплый, чын оста булып җитешә. Ә инде 1998 нче елның 10 декабрендә халыкның күпсанлы мөрәҗәгатен искә алып, Татарстан хөкүмәте аны Питрәч администрация җитәкчесе итеп билгели. Питрәч җирлеге өчен бик авыр чор була: пенсионерларга – пенсия, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә акча бирелми торган чак. Ләкин Шәйхулла абый җитәкли башлагач, районыбызның хәле яхшы якка үзгәрә. Җиңү артыннан җиңү яулап, бөтен яктан да үсеш күзәтелә, икътисад тернәкләнә, кешеләр күңелендә өмет чаткылары уяна. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше булып – районыбызны төзекләндерү мәсьәләсе тора. Бүген безнең районыбызны танырлык түгел. Бу барысы Шәйхулла абыемның уңышлары. Район үзәгендә күпкатлы йортлар, матур, заманча җиһазландырылган шифаханә, автостанция, район Мәдәният йорты, мәчетләр, спорт комплекслары ачыла. Район халкы сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен бөтен шартлар да тудырыла. Абыем чит төбәктә яшәгән милләттәшләребез белән дә дуслык җепләрен ныгытуга күп игътибар бирә.

       Районыбызда башкарылган эшләр республикабыз җитәкчеләренең ярдәменнән башка узмаган. Ул аларга,  ягъни җитәкчеләребезгә - беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, Рөстәм Нургали улы Миннехановка, рәхмәтле. “Аларның ярдәмнәрен тоеп яшим,” - ди ул.

       Саный китсәң, бу кыска гына гомер эчендә нинди зур эшләр башкарылган. Ничек өлгерә, ничек вакытын, җаен таба икән дип гаҗәпкә каласың. Ә бит ул тормышның ямен, тәмен тоеп яши белә.

        Гади авылның, гади бер баласын тар сукмактан иркен юлга чыгарып, олы эшләр башкарырга насыйп иткән, аңлаучан, ярдәмчел, тормыш иптәшенә,  балаларына, язмышына мең кат рәхмәт укый ул. Олы бәхет дигәннәре шул буладыр инде! Балаларың, якыннарың сиңа борчу – хәсрәт китермәсә, синең өчен горурланып яшәсә, сиңа бары тик бәхет – шатлык кына өләшсә. Аларның өч баласы  да,  югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапканнар. Барысы да җитәкче булып эшли. Иптәше Роза Рифхәтовна белән балаларны яшьтән хезмәт сөя торган, итәгатьле, намуслы, акыллы итеп тәрбиялиләр. Тормышта килгән авырлыкларны җиңә беләләр. Абыемның гаиләсендә дүрт онык үсә. Алмаз абыемның олы кызы Әлфия, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, ПФУның  (КГУ) юридик факультетына укырга керергә әзерләнә. Улы Альберт 7 нче сыйныфта укый. Ул Волгоградта 2010 нчы елда үткәрелгән “Восточное боевое искусство” буенча көмеш призер булды. Гөлшат апамның малае Зөлфәт бик зур халыкара конкурсларда җиңү яулап, “Балалар Евровидениесе” конкурсында 8 нче урын алды. Октябрь ахырында Санкт – Петербург шәһәрендә уздырылган “Балалар радиосы дискотекасы” фестивалендә Зөлфәтнең чыгышына Лос – Анжелестан килгән журналист Байрен Саймон игътибар итә, ә февраль ахырында Интернетта 10 яшьлек Зөлфәтнең “Балалар Оскары” премиясенә тәкъдим ителүе билгеле булды. Оныкларының үрнәк алырлык маяклары бар. Пар канаты Роза апам да тормышта аерым урын алып тора. Ул 28 ел мәктәптә математика укытты, инде 17 ел РОО хезмәткәре, Россия мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, югары категорияле укытучы – методист. Ул үткен сүзле, туры фикерле, максатчан. Иҗтимагый эшне шәхси тормыш белән бәйләп алып бара.

       Шәйхулла абыем инде лаеклы ялда булса да, ул әле көчле рухлы, акыллы, чибәр, физик яктан нык ир – ат. Хәзерге вакытта абыем Питрәч муниципаль районының хакимият башлыгы. Ул – Татарстанның атказанган төзүчесе. Аның күпсанлы Мактау грамоталары, медальләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренең Рәхмәт хатлары бар. Шулар арасында – Татарстан Республикасы президентының Мактау грамотасы, “Почет билгесе” ордены, “Казанның 1000 еллыгы” медале, “Мәгариф”, “Сәламәтлекне саклау”, “Мәдәният”, “Физик тәрбия һәм спорт” өлкәләрендәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре һәм башкалар.

        Мин үземнең туганым өчен чын күңелемнән горурланам. Аның һәрбер эше өчен сөенеп яшим. Ул безнең барыбыз өчен якты маяк булып тора.  


Поделиться:

Что общего у травы и собаки?

Золотая хохлома

Рисуем осень: поле после сбора урожая

Мост Леонардо

Фотографии кратера Королёва на Марсе