"Әбием хикәяте" сочинениесе корупциягә каршы сочинениеләр конкурсына язылды. Язмада гадел тормыш алып барган кеше белән акча өчен барысын эшләргә әзер кеше турында укучы әбисе авызыннан сөйләтә.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.81 КБ |
Яшәгән дәверенедә күпне күргән, бик олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, үзе әйтмешли, “лаеш шулпа”сын җитәрлек чөмергән чал чәчле әбием бар минем. Без аның оныкчыклары ул сөйләгән кызыклы вакыйгаларны сулыш алырга да онытып, төкерекләребезне йота-йота тыңларга яратабыз. Кайбер җирләре авыртудан зарланса да, хәтере бик әйбәт әле әбинең. Тормышта гаделсезлекләргә очраган саен, аның әйткән сүзләре, сөйләгән хикәятләре исемдә яңадан яңаралар.
Мин инде яшәгән хәтле яши алмамын, балалар. Тормыш бик катлаулы ул. Һәр кешенең язмышы күкләрдә алдан язылып куела дип әйтәләр. Ләкин син шулай да үз тормышыңа үзең хуҗа булырга тырыш. Кешеләрне рәнҗетмә, үз өлешеңне кешегә бирмә, кешенекенә кулыңны сузма. Кеше өлешенә керү бервакытта да бәхет китерми ул.
Без өч кыз бер авылда туып үстек, бергә хәреф танырга өйрәндек, колхоз эшләрендә дә бергә кайнаштык, бер тирәдәрәк тормыш кордык. Бер-беребездән яшерен серебез дә юк иде. Тик иптәш кызларымның тормышлары гына ике төрле юл белән китте. Төрлечә яши торган гаиләләргә эләктеләр алар. Илһамия укымышлы укытучылар гаиләсенә килен булып төште, ә Гөлфаридә гаилә башлыгы колхозда склад мөдире булып эшләүче кешеләр ишеген атлап керде. Шул вакыйгадан соң Илһамия белән дуслыгыбыз дәвам итсә дә , Гөлфаридә белән араларыбыз шактый ераклашты.
Вакытлар узды. Илһамия дәрәҗәле укытучы исемен яулап алды. Авылдашлары алдында аның абруе югары иде. Үз уңышлары өчен яңа тормыш башлап җибәргән гаиләсенә рәхмәтле булды. Балаларын да итәгатьле, кешеләргә рәхим-шәфкатьле итеп тәрбияләргә тырыштылар алар. Тырышлык бушка китмәде. Олы кызы укытучы , ә кече малае табиб һөнәрен үзләштерде. Тормышлары авыр булса да, кеше өлешенә кул якмадылар , үз көчләре белән көн күрделәр алар.
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, ди бит татар халык мәкале. Гөлфаридәнең ире башта колхоз складында мөдирлек вазыйфасын башкарды. Район үзәгенә атлар барып кына торды. Ул атлар кемгәдер колхоз умартасыннан бал, ит, бәрәңге ташыдылар. Шулар аркасында гаилә башлыгы председатель булды. Шул ук итләр, баллар, акчага әйләнеп, аның бердәнбер улын укырга керттеләр, 6 ел буе укыттылар һәм дәрәҗәле больницага эшкә урнаштырдылар. Ә бит күпме гади халыкның хезмәт тире тамган ул акчаларга! Алар бу турыда уйлап баш ватмадылар. Председатель агай картайганчы, аның малаеның уңайлы эше дә, квартирасы да, машинасы да барлыкка килде. Авыр, тырыш хезмәтнең ни икәнен дә белмәде иркә малай . Тормышта барысы да шулай җиңел генә бирелә дип уйлап хаталанды. Әтисенең байлыгы алдындагы ишекләрнең күбесен ачса да, тормышта ул үз урынын тапмады: белгеч буларак начар хисапта йөрде, рәтле гаилә кора алмады, кешеләрнең ихтирамын казанмады.
Син сорыйсың алтыны, ә ул бирә яртыны, дигән халык мәкале. Кеше каргышы төшмичә калмый ул. Картлык көннәрен Гөлфаридә сукырая башлаган ирен карап уздырды. Инде акчага корылган дәрәҗә беткән , җыелган малны уллары бик тиз җилгә очырган. Хәтта врачка күренеп, операция ясатырга да акча калмаган. Уллары аларга ярдәм итәргә уйлап та карамый. Менә шул вакытта, күктән ишелгәндәй, ярдәм килә дә төшә . Районга бик белдекле , дәрәҗәле күз врачы килүе беленә. Бабаебыз врачка каралырга киткән җирдән шатланып кайтып керә. Баксаң, аның бушлай күзен дәвалаячаклар икән бит! Ә врачы кем диген әле! Үзләренең авылдашы Илһамия малае икән бит! Нинди зур врач булган! Тормышта ришвәт бирмичә дә үз урыныңны табарга була икән ич!
Ә аның малае?! Аңлармы аның улы әтисе соңга калып булса да аңлаган ялгышларны?! Күпме кешенең күз яшләрен түктерде бит ул.! Күпме кеше ярдәм сорап килгәндә кире борды!
Менә шундый хикәят сөйләгән иде безгә әби. Бәлки, бу уйдырма гынадыр. Ләкин утсыз төтен булмый. Бер проблема да юктан бар булмый. Һәр әйбернең тамыры бар. Әгәр дә агачның тамыры белән киссәң , ул корый. Бәлки, безгә дә ныклап торып, кешелек барлыкка килгәч үк туган, бу “коррупция” чиренең тамырларын корыту юлларын уйлап караргадыр...
Бәхет өчен кәрәш , мең газап чик,
Ләкин кермә кеше өлешенә.
Сарман муниципаль районы
МББУ “Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе”
ӘБИЕМ ХИКӘЯТЕ
Инша
Эшләде:
МББУ “Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең
8 нче сыйныф укучысы
Файзрахманова Ләйлә Рафик кызы
Укытучысы:
МББУ “Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Файзрахманова Миләүшә Изаил кызы
2011 нче ел.

Зимний дуб

Весенняя гроза

Груз обид

Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью

Агния Барто. Сережа учит уроки