• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Тылсымлы каләмнәр. (әкият)

Опубликовано Бурханова Рамиля Ринатовна вкл 10.10.2016 - 20:52
Бурханова Рамиля Ринатовна
Автор: 
Устимова Юлия Валерьевна

Яшиләр иде бер карт белән бер карчык. Аларның оныгы бар иде Әмирә. Әмирә бик рәсем ясарга ярата иде. Ул беркайчан да үзенең каләмнәре белән аерылмый иде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_kalmnr.docx14.54 КБ

Предварительный просмотр:

Устимова Юлия Валерьевна, 5 сыйныф.

Тылсымлы каләмнәр. (әкият)

Яшиләр иде бер карт белән бер карчык. Аларның оныгы бар иде Әмирә. Әмирә бик рәсем ясарга ярата иде. Ул беркайчан да үзенең каләмнәре белән аерылмый иде. Бервакыт Әмирәнең каләмнәре сынып беттеләр. Әмирә сөйләшми башлады, берни дә ашамый, тәрәзәгә генә карап утыра башлады. Әби белән бабай уйладылар да яңа каләмнәр алырга булдылар. Бабай җыенды да арбага утырып базарга китте. Базарда каләмнәр сатып алды. Киткәндә сатучы әйтте:

  • Хәерлегә яхшылык белән кайтыр, усалга явызлык икеләтә кайтачак.

Карт бераз уйланып торды да, арбасына утырып өенә кайтып китте. Кайтканда аңа бер хатын очрады. Ул үтенеп арбага утыртырга сорады. Юл бик ерак иде икәү күңеллерәк булыр дип карт хатынны утыртты.

Төн җитте. Карт белән юлдаш хатын ял итергә туктадылар. Ашап, эчеп йокларга яттылар. Карт йоклап киткәч, хатын картның әйберләрен актарып, каләмнәрне тапты. Бүтән кыйммәтле әйбер булмагач каләмнәрне алырга булды. Ләкин шундук нык җил күтәрелде, күк күкри башлады, тузан оча башлады. Шулчак хатынның маңгаенда “карак” сүзе барлыкка килде. Хатын куркуыннан каләмнәрне ташлады да качты.

Карт иртән уянды хатын юк иде, җирдә аңнап яткан каләмнәрне җыйды да, арбага утырып юлын дәвам итте. Авылга кайтып җиткәч Әмирә аны бик шатланып каршы алды. Каләмнәр Әмирәгә бик ошады. Яңа каләмнәр белән бердә аерылмады. Өй эшләрен эшләп бетергәч карт имән янына рәсем ясарга чыгып китә иде. Хәзер Әмирәнең рәсемнәре үзләренең төсләре белән елмаеп кына торалар иде.

Беркөнне карт имән астында рәсемнәр ясап утырганда, каләмнәрнең күзләре ачылды һәм алар Әмирә белән сөйләшә башладылар:

  • Әмирә, син чыннан да бик яхшы кыз. Әби, бабайны тыңлыйсың, аларга булышасың, начар сүз әйтмисең. Без тылсымлы каләмнәр, сине бик озак күзәттек, һәм синең өч теләгеңне үтибез, - диделәр.

Әмирә озак уйламыйча, үзенең туганнарына исәнлек-саулык, бөтен кешегә тынычлык һәм бәхет, ә үзенә яхшы дуслар һәм яңа альбом теләде.


Поделиться:

Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью

Бабочка

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись

Сверчок

Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев