Творческая работа обучающегося на конкурс "Семейный архив"
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_semeynyy_arhiv_almir.docx | 997.66 КБ |
Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы
Краснокама районы Мәгариф бүлеге
Гаилә фотоальбомы
(инша)
«Семейный архив» конкурсына
Саузбаш тѳп гомум белем бирү
мәктәбенеӊ 7–нче сыйныф укучысы
Шәмсетдинов Әлмирнеӊ иҗади эше
Укытучы: Вәлиева М.Ф.
Февраль, 2016 ел
Һәр йортта бар гаилә альбомы,
Һәр кем кадерләп саклыйдыр аны…
Минем кулымда гаиләбездәге изге комарткыныӊ берсе – фотоальбом. Мин кадерләп кенә аныӊ беренче битен ачам. Анда минем әтием ягыннан картәтәем Фәйзелгаян белән картинәем Нәфисә Нуриәхмәтовлар. Фәйзелгаян картәтәем – Бѳек Ватан сугышы ветераны. Ул сугышны башыннан алып ахырына тиклем үткән. Армия сафларына сугышныӊ тәүге кѳннәрендә үк алына. Аӊа ул вакытта бары тик 16 яшь була. Картәтәемә тормышныӊ ачысын да, тѳчесен дә татырга туры килә. 1944 елда картәтәем яраланып, госпитальгә эләгә. Җиӊү кѳнен дә ул шунда каршы ала. Яралар әкренләп тѳзәлә, әмма картәтәем гомерлеккә чатанлап кала, култык таягы белән йѳрергә мәҗбүр була. Сугыш вакыйгалары озак еллар онытылмый, искә тѳшереп тора. Кызганычка каршы, мин картәтәемне бер кайчан да күрмәдем, тик фотодан гына беләм, әмма мин аныӊ белән нык горурланам. Ул дошманнардан илебезне саклаган, Җиӊүгә зур ѳлеш керткән. Сугыштан соӊ картәтәем авылныӊ иӊ чибәр, уӊган кызларыныӊ берсенә ѳйләнә. Шулай итеп яӊа гаилә корыла. Һәм менә ул - минем картинәем Нәфисә. Ул гаиләбезнеӊ иӊ хѳрмәтле, абруйлы кешесе. Хезмәт һәм тыл ветераны. Аныӊ яшьлеге бик ачы еллар - Бѳек Ватан сугышы еллары белән туры килә. Ул елларныӊ бѳтен авырлыгын картинәем үз җилкәсендә күтәрә. Гаилә тѳзеп, бер-бер артлы алты бала дѳньяга килә. Сугыш коткылары инде тынып барса да, картинәем Нәфисәгә язмыш тагы да ныграк ачы кайгылар китерә: башта аныӊ сѳекле ире, ә соӊыннан ѳч баласы вафат булалар. Картинәй бу авырлыкларга да бирешми, түзә, ничек тә яшәргә тырыша, калган ѳч баласын аякка бастыра, һәр даим авылныӊ лаеклы гаиләләр исемлегендә йѳри. Мин әле дә хәтерлим: ул һәр чак зур гаиләбезне җыеп, тѳрле кызыклы хәлләр турында сѳйли иде, аныӊ җылы карашы, ягымлы сүзләре минем колагымда чыӊлый кебек. Кызганыч, картинәем инде ике ел безнеӊ арабызда юк. Әмма без аларны онытмыйбыз.
Саклык белән генә альбомныӊ икенче битен ачам: анда әтиемнеӊ әтисе яклап бабам Гыйлметдин белән әбием Кәшифә Шәмсетдиновлар. Гыйлметдин бабам да - Бѳек Ватан сугышы ветераны. Сугышта яраланган, калган бар гомерен колхоз кырларында тир түгеп эшләгән. Әбием Кәшифә тыл һәм хезмәт ветераны.
Менә альбомныӊ ѳченче бите – аннан миӊа, елмаеп, нәнәем белән бабыкай – Фәнисә һәм Сәгыйтҗан Шәмсетдиновлар карый. Мин аларны бик нык яратам. Алар безне кечкенәдән татулыкка, яхшылыкка ѳйрәтәләр. Бабыкай да, нәнәем дә – авылныӊ хѳрмәтле кешеләре. Бабыкай 1950 елда дүртенче бала булып дѳньяга туган. Бала чактан ук техника яраткан, шуӊа да тормышын транспорт белән бәйләгән. Ул гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән. Хезмәт ветераны исеменә лаеклы булган. Нәнәй 1956 елда туган. Ул да тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән: сыер савымчы да, бозау караучы да, пешекче дә булып эшләгән. Нәнәем безне әле дә тәмле ризыклары белән сыйлый. Ә хәзер нәнәем белән бабыкай лаеклы ялда. Без аларга ярдәм итәбез.
Мин үземнеӊ әби-бабайларым белән горурланам! Бу альбомны кадерләп саклаячакмын һәм буыннан буынга ул бирелер, дип ышанам.
Картәтәем Фәйзелгаян белән картинәем Нәфисә Нуриәхмәтовлар.
Бабам Гыйлметдин белән әбием Кәшифә Шәмсетдиновлар.
Нәнәем белән бабыкай – Фәнисә һәм Сәгыйтҗан Шәмсетдиновлар.
Ералаш
Пчёлки на разведках
Круговорот воды в пакете
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Простые летающие модели из бумаги