Инша- сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
insha_gabdulla_tukay2.docx | 26.16 КБ |
НА РАЙОННЫЙ ТУР XXIРЕСПУБЛИКАНСКОГО ФЕСТИВАЛЯ ДЕТСКОЙ, ЮНОШЕСКОЙ И МОЛОДЕЖНОЙ ПРЕССЫ«ЗОЛОТОЕ ПЕРО»
Габдулла Тукай – яраткан шагыйрем
(«Лучшая журналисткая работа” на татарском языке, посвящённая к 130-летию Габдуллы Тукая)
Работу выполнила: ученица 2а класса
МБОУ «Бетькинская средняя обще-
образовательная школа»
Ибрагимова Камиля Айратовна
Руководитель: учитель начальных классов
Мутагирова Гулия Наилевна
2016 год.
Кечкенә генә булсам да, әнием укытучы булып эшләгәнгә күрәме, гел Габдулла Тукай турында ишетергә туры килде. Шулай итеп, Габдулла Тукайның бөек шагыйрь икәнен мин күптәннән беләм.
Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр...
Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Безнең мәктәптә һәр ел бу бөек шагыйрьне искә алалар,төрле чаралар үткәрәләр. Без аның “Су анасы"н өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап,аның тормышы белән таныштык. Аның " Шүрәле" поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Без укытучы апа белән аның “Су анасы”, “Шурәле”, “Бала белән күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштердек. Бик күп әсәрләренә рәсемнәр ясадык.
Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь!Мин Габдулла Тукай иҗатын бик яратып укыйм. Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.Иҗади эшемне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Татар теле – бөек Тукай теле
Туган телем – милли җырларым.
Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,
Яңгыратып йөрәк моңнарын.
Попробуем на вкус солёность моря?
Как нарисовать портрет?
Снежная сказка
"Портрет". Н.В. Гоголь
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью