• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Дуслар белән көчле без.

Опубликовано Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна вкл 09.11.2016 - 22:34
Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна
Автор: 
Дәүләтшина Зәринә

Укучы иҗаты, әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon skazka.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

Яңа Савин районы

Дуслар белән көчле без.

                                                                            113 нче татар –рус мәктәбенең

                                                      5а класс укучысы

                                                                           Дәүләтшина Зәринәнең әкияте.

                                      Укытучы:

                                                                      Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

Казан 2015

Матур гына бер авылда кечкенә генә эт баласы яшәгән. Ул шаян, шук, үзе гел уйнарга ярата икән. Шуңа күрә аңа Уйнак дигән кушамат биргәннәр.

  Бервакыт ул күбәләкләр белән уйный-уйный, үзе дә сизмәстән өеннән чыгып, урман эченә кереп киткәнен сизми дә калган. Хуҗасы аны күпме генә эзләсә дә, күпме генә чакырып караса да, Уйнак табылмаган.

 Шундый зур, караңгы урманда калган Уйнак бик курыккан,әлбәттә. Әкренләп агач ботакларына кич үзенең кара шәлен элгән. Эт баласы селкенергә дә куркып, куак астына поскан.

  Кинәт, нидер кыштырдаган һәм этнең каршысына ук килеп баскан. Уйнакның куркудан йөрәге ярыла язган. Ул күзләрен йомган. Тавыш тынган. Уйнак башта бер күзен, аннары икенчесен ачкан. Аның каршысында күп энәле ниндидер хайван басып тора икән. Әлеге хайван хуҗасының ишегалдында яшәгән ягымлы мәчегә дә, кыланчык бозауга да, сөзгәләк кәҗә бәтиенә дә охшамаган.

  • Исәнмесез,- дип эндәшкән ул курка-курка гына.
  • Исәнме, исәнме,- дип җавап биргән таныш түгел хайван,- кап-кара урманда төнлә нишләп йөрисең?
  • Мин адаштым шул,- дип елап та җибәргән нәни эт баласы,- ә хәзер кайтыр юлны белмим.
  • Я, я шундый зур егетләр елап торамы? Син кайда торасың соң?
  • Мин авылда торам. Мин хуҗамны, дусларымны бик сагындым.
  • Я, ярар, алай булса, мин сине өеңә кадәр озатып куярмын.
  • Сез кем буласыз соң?
  • Керпе абзаң Энәкәй булам мин. Курыкма, минем белән булганда сиңа куркыныч янамас. Я, киттек.

  Алар әкренләп юлга кузгалганнар. Тирә-яктагы һәр агач, һәр куак, һәр үлән белән таныштырып барган керпе. Бара-бара төн артка чигенгән, караңгылык пәрдәсен күтәреп кояш елмайган. Т өне буе йокламаганга Уйнак бик нык арган. Җитмәсә, ашыйсы да килә башлаган. Алар түгәрәк аланга килеп чыкканнар.

  • Менә бу аланда  бераз хәл алыйк, ял итик,- дигән керпе.
  • Ә өйгә еракмы соң?- дип сораган Уйнак.
  • Шактый барасы бар әле. Күбәләкләр куып, урманның эченә кереп киткәнеңне дә сизми калгансың. Я, ярар, әнә тәмле җиләкләр белән сыйлан да ятып йоклап ал. Алайса, өнеңә кайтып җитәргә хәлең калмас.

 Уйнак күзләрен йомуга ук йоклап киткән. Төшендә ул үзенең туган ишегалдын, Хуҗасын күргән.

  Эт баласы күзләрн ачса, шул ук урманда икәненә төшенгән. Аңа бик күңелсез булган.

  • Әйдә, кузгалыйк, - дигән керпе.

 Алар бик озак барганнар. Аларның юлларында биек-биек агачлар да, бормалы сукмаклар да очраган. Аларны сайрар кошлар да, шаян күбәләкләр дә озата килгәннәр. Шуның кадәр дуслары, җитмәсә, керпе абзый янда булганда Уйнакка берни дә куркыныч түгел икән. Хәтта шатлыгыннан җырлап та җибәргән ул:

    Дуслык белән көчле без,

     Бернидән курыкмыйбыз.

Булса юлда киртәләр,

 Дуслар бергә җиңәләр.

   Җыр белән юл да кыскарак тоелган. Әнә инде авыл да күренгән. Ләкин юлны бүлеп елга ага икән. Елга шулкадәр киң, сикереп кенә чыгармын димә. Җитмәсә, якында басма да күренми. Инде ни эшләрбез дип озак кына баш ватканнар. Керпе абзый җаен тапкан бит. Суга агач түмгәген тәгәрәтеп төшергәннәр дә, аңа тотынып йөзеп тә киткәннәр. Зур авырлык белән икенче як ярга йөзеп чыкканнар. Калган юлны тәпиләп киткәннәр.

  Дуслар арып-талып кайтып та җиткәннәр. Уйнакны дуслары чорнап алган. Хуҗасы аны күтәреп үк алган, чөнки ул эт баласын бик-бик сагынган булган.

  • Дусы күпнең иле нык,- дигән керпе.

 Керпе абзыйны рәхмәтләр әйтеп озатып калганнар.

 Шул көннән башлап Уйнак өеннән ерак китмәгән, ә дуслары белән ул әле дә дус,тату яши икән.


Поделиться:

Осенняя паутина

Валентин Берестов. Аист и соловей

Бенгальские огни

Загадка Бабы-Яги

Прыжок (быль). Л.Н.Толстой