Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф — гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән сез дә килешәсездер. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, йолаларын, авыз иҗатын белү кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә үз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 22.94 КБ |
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе
"Шәҗәрәләр-нәсел агачы"
III төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
Эшне башкарды:
Биеш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Сафиуллина Камилә Нияз кызы.
Эшнең җитәкчесе:
Биеш урта мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы.
2016 нчы ел.
Тема: "Туган ягымда-нәсел шәҗәрәсе"
Кереш: Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф — гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән сез дә килешәсездер. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, йолаларын, авыз иҗатын белү кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә үз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта.
Туган авылның тарихын өйрәнү, аны белү ул – синең, минем, безнең бурычыбыз. “Әхлак тәрбиясе” түгәрәгенең чираттагысын укытучым Фирая Мөхәммәт кызы нәкъ менә шулай башлап җибәрде. Һәм шушы урында туган авылы Кормаш турында язган нәсерен укып күрсәтте.Түбәндә мин аны сезнең игътибарыгызга дә тәкъдим итәм.
"Авылым! Гүзәл табигатькә, киң күңелле кешеләргә бай булган туган авылым! Синдә тудым, синдә үстем, синдә канат чыгардым. Бу авылда тууым, синдәге кешеләрнең бер-берләренә итәгатьле мөнәсәбәтләрен күреп, шулар арасында тәрбияләнүем белән чиксез бәхетле мин.
Җәйләр җитү белән яшәрәсең, гүзәлләнәсең, ямьләнәсең, гүя чәчәккә төренәсең. Җәйләрдә күңелем бигрәк тә туган авылыма ашкына. Авылыма илтүче олы юл тузаны да гүя хуш ис булып борынга бәрелә! Авылым эчендәге һәр сукмак, һәр тыкрык җанга якын.
Әби- бабаларым, әти-әниләрем иген иккән мул уңыш бирүче кырларга да бай син. Амбар тулы алтыннарга да алыштырмаслык игенең, шул игеннән пешерелгән икмәгең- саф байлыгың бар синең.
Эчкерсез, гади, гадел, мәрхәмәтле, ачык йөзле, югын табыштыручы, барын уртаклашучы кешеләргә дә бай син, авылым.
Синнән ерак яшәмәсәм дә өзелеп сагына башлыйм, сагынуым чиксез булганга һәр ялда сиңа ашкынам. Каш өстенә кулын куеп, олы юлдан мине сагынып көтүче әти-әниемне өзелеп сагынам.
Аларны яратуыма, аларны сагынуыма туган авылымны сагыну да килеп кушылгач, ирексездән җырлап җибәрәм:
Телеграмм баганасы
Олы юлга маяк ул,
Сагынуым көчле булганга
Юллар якыная ул.
Зур мәчетле, динле авыл
Туган авылым минем.
Киң синең басу-кырларың,
Мул сулы елга-күлең.
Зөя читләтеп үтсә дә,
Ул сиңа башын ия,
Бәхетле бул, Кормаш халкы,
Тыныч яшәгез дия."
Төп өлеш:
Укытучымның чыгышын тын да алмый тыңлап утырдым. Шул вакытта үз авылым табигате, аның эшчән халкы минем күз алдыма килде. Матур, гүзәл кешеләр яши бит минем авылымда да. Гомере буена үз халкына намуслы хезмәт иткән кешеләрнең һәркайсы шигырьгә керерлек, хикәя герое булырлык, күбесе хакында повестьлар язарлык.
Мин үземнең авылымны бик яратам. Аның һәр почмагы якын миңа. Мин ата-бабаларымның, әти-әниемнең кылган әйбәт эш-гамәлләрен дә онытмаска, күркәм гореф-гадәтләрен дәвам итәргә, нәсел шәҗәрәбезне җентекләп өйрәнергә тиешмен. Буыннар чылбырында ата-бабамнар нинди эз калдырганын, гомумән, авылым тарихында нинди истәлекле чорлар булганын минем, мәктәп укучысы һәм шәхес буларак, тирәнрәк беләсем килә. Безнең нәсел агачының тармаклары кайларга барып тоташа икән соң? Билгеле, нәсел агачы төзеп кенә чикләнмичә, ул нәселдән кемнәр чыккан, алар кайларда, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен дә өйрәнергә кирәк, шул рәвешле матур традицияләрне дәвам итә алабыз. Менә шунда инде нәселең белән горурлану хисе туа да. Безнең борынгы бабаларыбыз нәсел-нәсәпләрен, бабаларын белеп кенә калмаган, туганлык җепләрен дә саклаган, бер-берсенә ярдәм иткән, уртак эшләрне өмә белән башкарган. Өй күтәрү кебек эшләрне бөтен нәселе белән бергә түләүсез эшләгәннәр, урып-җыюда да бер-берсенә булышканнар, төрле бәла-каза, янгын, су басу булган очракта да нәсел кешеләре бер-берсенә терәк булган. Нәселдәге күркәм күренешләр хупланган, буыннан-буынга күчә барган, ә берәрсе ярамаган эш эшләсә, «нәселдә булмаганны» дип, ул яманлыкны эшләүчене әрләгәннәр. Гомумән, нәсел традицияләре – гаилә ныклыгының нигезе булып тора, уңай гадәтләр нәселдән-нәселгә күчерелә бара. Эзләнү-тикшеренү эшен язу өчен мин төрле материаллардан файдаландым.
Гаиләбез әллә ни зур түгел- дәү әти белән дәү әни, әнием, апам һәм мин. Инде озак еллардан бирле әниемнең әти-әнисе безнең янда яши. Алар миңа үзләренең тормыш юлларын, үзләре үскән гаиләләре, ягъни минем зур дәү әти һәм зур дәү әниләрем турында сөйләргә яраталар. Дәү әтием Рәшит, дәү әнием Нурия гомере буе укытучы булып эшләгәннәр. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Миңа алар сөйләгән һәр истәлек кадерле.
Мин бик бәхетле, минем ике яктан да дәү әтиләрем, дәү әниләрем исән-саулар. Ә әтием ягыннан дәү әтием Ринат белән дәү әнием Гөлсирә безнең күршедә генә яшиләр. Ринат дәү әтием ягыннан булган буыннар чылбыры бик нык. Минем әтием -Нияз. Әтиемнең әтисе- Ринат. Ринат дәү әтиемнең әтисе -Гарифулла. Гарифулла бабамның әтисе-Сафиулла. Сафиулла бабамның әтисе-Насыйбулла. Ә аның кызы -Кәримә. Кәримәнең улы- Галимҗан, ә инде Галимҗанның улы- Әсгать абый булуы минем өчен горурык икәнен ассызыклап үтәргә телим. Әсгать Галимҗановны белмәгән кеше бармы икән? Л.Н.Толстой исемендәге Халыкара премия лауреаты, Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов-күренекле меценат, дөньяны шаккатырырлык яхшылыклар һәм игелекләр кылган шәхес. Күп еллар Казанның колхоз базарында олаучы булып эшләп, үзенең абзарында терлек асрап (үгезләр саны 300 башка кадәр җиткәне булган), замандашыбыз аларны саткан акчага илебез, шул исәптән республикабыз балалар йортларына, балаларны тернәкләндерү үзәкләренә, картлар йортларына төрлечә матди ярдәм итеп торды, җиңел машина, 75 пассажир автобусы бүләк итте.Ул кылган игелекләрне бернинди акча, бернинди орден-медальләр белән дә үлчәп булмый. Авылыбызда төзегән йортын балалар бакчасы итте. Авылыбыз күлен казытты, чистарттырды. Юллар салдырды. Ярдәмгә мохтаҗларга даими ярдәм итеп торды.
Йомгак: Дөньяда ул бердәнбер: тарих башка андый кешене белми.
Аны хөкүмәтебез дә югары бәяләде, аңа атап һәйкәл куйды. Бер ел элек, 80 яшендә бакыйлыкка күчкән туганымны бик юксынам мин. Авылга кайткан саен безгә керми китми иде. Аның шулай олы яшьтә дә җор телле, ихлас булуы мине сокландыра иде. Минем ике яклап та тәртипле, хезмәт сөючән, сау-сәламәт кешеләрдән генә торган нәселебез белән горурланырга тулы хакым бар.
Файдаланылган әдәбият:
1. Хәлим Гайнуллин "Апасым-гомер бишегем"
2. Хәлим Гайнуллин " Гомер чакрымнары"
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Цветение вишни в лунную ночь
Швейня
Груз обид
Галка в чужих перьях