• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Тукай һәм Сәйдәш: серле охшашлык" Презентация

Опубликовано Галиева Зөлфия Шамил кызы вкл 24.11.2016 - 22:35
Галиева Зөлфия Шамил кызы
Автор: 
52нче гимназиянең 7В сыйныфы укучысы Галиева Зәринә

"Тукай һәм Сәйдәш: серле охшашлык" Презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_hm_sydsh.pptx1.93 МБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тукай һәм Сәйдәш : серле охшашлык. Әзерләде: Казан шәһәре Идел буе районы 52нче гимназиянең 7 “В” сыйныфы укучысы Галиева Зәринә Мөнир кызы Җитәкчесе: Галиева Зөлфия Шамил кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Музыкабыз классигы – Салих Сәйдәшев Татарның ике бөек кешесе бар: 26.04.1886 15.04.1913 03.12.1900 16.12.1954 Шигъриятебез классигы- Габдулла Тукай

Слайд 3

“Татар шигърияте өчен Тукай кем булса, татар музыкасы өчен Сәйдәш тә шундый ук шәхес” Гадел Кутуй

Слайд 4

Без – язучылар Салих Сәйдәшевне яхшы беләбез, музыкада аны Тукаебыз итеп күрәбез. Барлык татар халкы да бу ике шәхесне тирән ихтирам итә, ярата. “Безнең Тукай”, “безнең Сәйдәш” дип, икесе белән дә тигез дәрәҗәдә горурлана” Газзи Кашшаф

Слайд 5

“Әгәр безнең шигъриятебездә классик Г.Тукай булса, музыкабыз классигы – С.Сәйдәшев” Мөхәммәт Садри

Слайд 6

Балачак Сәйдәш тә, Тукай да әтиләрен бөтенләй хәтерләмиләр, ата назын тоеп үсмиләр, тормышның гаҗәеп авыр юлына ата фатихасын алып басмыйлар

Слайд 7

14-15 яшендә Тукай татар җырларын көйләп, үзе дә шул көйләргә сүзләр яза башласа, Салих шул ук яшендә татар җырларын уйный-уйный, аларны күптавышка күчереп, иҗади эшкәртә башлый. Алар икесе дә үзләре өчен яшәмиләр, бервакытта да үзләре турында кайгыртмыйлар, тор-мыштагы уңайлыкларга артык игътибар итмиләр. Авырып китсәләр дә, табиб янына бар-мыйлар, чирләрен, яраткан эшлә-реннән аерылмыйча, аягөсте үткәрәләр.

Слайд 8

Шиһаб Әхмәров Сәйдәшнең тәрбиячесе, остазы. Г.Тукай белән гомеренең соңгы биш елында бик дустанә мөнәсәбәттә була. Кечкенә Салихны Габдулла Тукай белән таныштыра.

Слайд 9

“Тукай безнең йортка бернинди йомышсыз, бары тик Салихның гармунда яисә рояльдә уйнаганын тыңларга керә иде. Андый чакларда ул вакыт белән хисаплашмыйча, бар дөньясын онытып утыра иде. Киткәндә, елмаеп: “Шәп уйный, каһәр! Музыкант булыр!”- ди торган иде.” Ш.Әхмәров

Слайд 10

Шулай кичләрнең берсендә Тукай Әхмәровларга керә. Пианинода уйнап утырган Салих янына килеп утырып, үзенең яраткан көе “Әллүкине” уйнавын үтенә. Салих берничә тапкыр бу көйне уйный. Тукай, бик уйланып тыңлап утыра да, әкрен генә көйгә кушылып җырлый башлый. Ләкин бу матур мизгел фаҗигале тәмамлана. Бу – бөек шагыйрьнең соңгы җыры була. Ул җырын да тәмамлый алмый, тамагыннан кан китә. Бу хәлдән соң озак та үтми ул хастаханәгә ята. Бу 1913нче елның язы була, Сәйдәшкә 13нче яшь...

Слайд 11

Гомерләренең соңгы көннәренә игътибар итсәк, монда да уртаклыклар бар. Икесен дә үпкә авыруы алып китә, икесе дә исән чакларында качып йөргән хастаханәдә гомерләрен тәмамлыйлар. Тукай әйткәнчә, алар өчен хастаханә “зират янындагы соңгы тукталыш” була.

Слайд 12

Ниһаять, соңгысы. Аларны күмү көне. Сәйдәшевне күмү Тукайны күмүне кабатлау кебек була. 1913нче елның 4 [17] апрелендә яраткан шагыйре белән саубуллашу өчен бөтен татар халкы урамга чыккан булса, 1954нче елның 20нче декабрендә дә татар халкы сөекле композиторы белән хушлашканда урам тутырып бара.

Слайд 13

Яңа Татар бистәсе зираты Апрель ае безгә татар халкының сөекле шагыйрен бүләк итте һәм бездән алып та китте, шулай ук декабрь ае татар музыка сәнгатенә нигез салучы бөек композиторыбызны бүләк итте һәм бездән алып та китте.

Слайд 14

Тукай һәйкәле, 1958 ел Сәйдәшев һәйкәле, 2005 ел Т атарның ике бөек улы – Тукай белән Сәйдәш – икесе ике һәйкәл булып, бер-берсе белән яңадан күреште.

Слайд 15

Шаблоннар төзүдә түбәндәге чыганаклардан файдаланылды : Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.- 159 б. – Воспоминания о С. Сайдашеве. http ://pedsovet.su / http://radikal.ru/F/s41.radikal.ru/i092/1108/60/e918556f2ee2.jpg.html http://www.allforchildren.ru/pictures/showimg/school22/school2230jpg.htm http://forum.mamusik.ru/forum/62/forum_topic/2373 http://mp3.7bx.ru/7bx.ru_rinat_rahmatullin-tugan_avyl_.. mp3 https://www.google.ru/search

Поделиться:

Тупое - острое

Сочные помидорки

Мастер-класс "Корзиночка"

А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?

«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей

Комментарии

Галиева Таслимя Минзамиловна

Бик яхшы презентация! Бик күп

30.01.2017 - 18:13

Бик яхшы презентация! Бик күп мәгълүмат биргәнсез, Золфия Шамилевна. Рәхмәт!

Галиева Таслимя Минзамиловна
  • изменить
  • ответить

Бик бай эчтәлекле!Рәхмәт.

30.01.2017 - 18:35

Бик бай эчтәлекле!Рәхмәт.

Ахметзянова Гульсу Магсумовна
  • изменить
  • ответить