• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Дәү бабам

Опубликовано Шамсутдинова Лилия Набиулловна вкл 01.12.2016 - 20:30
Автор: 
Гимадиев Рияз

Безнең гаиләнең иң кадерле кешесе - дәү бабам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gyymadiev_riyaz.docx13.32 КБ

Предварительный просмотр:

Дәү бабам

Минем дәү әниемнең әтисе Нигъмәтулла. Дәү бабам 1909 елда Кайбыч районы Чәчкаб авылында туган. Тормыш корган, гаиләсе белән  авылда көн күргән. Бер кызы һәм бер малае туган. Алар бик бәхетле һәм тату гаилә булып яшәгәннәр.

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән.   

Дәү бабабны, ике абыйсы белән авылдан иң беренче сугышка алганнар. Бабам сугыш кырыннан хатлар язып торган. Бер хатында ул болай яза:”Кырым утравында ял итәргә туктадык”- дип. Аларның өчесе дә әйләнеп кайтмаган. Дәү бабам хәбәрсез югалган. Тик ике абыйсы турында гына “Хәтер китабы”нда язма бар.

 Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш  ел  вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

3 нче сыйныф укучысы

Гыймадиев Рияз

май 2015 ел


Поделиться:

Любимое яичко

Хрюк на ёлке

3 загадки Солнечной системы

Тигрёнок на подсолнухе

Свинья под дубом