"Илһамлы каләм" бәйгесенә җибәрелгән шигырь
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29.5 КБ |
«Илһамлы каләм» бәйгесе – 2015 ел.
“Яшь шагыйрь” номинациясе призеры
Бакирова Ирина Илшат кызы, 8нче сыйныф,
Башкортстан Республикасы, Дүртөйле шәһәре
беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Адәм баласына ни кирәк?
Сулар өчен һава,
Яшәү өчен урын,
Ашарына икмәк,
Эчәргә су кирәк.
Өс-башына кием,
Ял итәргә урын,
Сер бүлешер өчен
Иптәш, дуслар кирәк.
Яшәү өчен тагын
Рухи азык кирәк,
Игелекле тормыш
Һәм иминлек кирәк.
Иң мөһиме - гаилә,
Һәр гаиләгә бәхет,
Шатлык, наз һәм сөю,
Сабый бала кирәк.
Нарасыйга терәк -
Пар канатлар кирәк.
Гомер бүләк иткән
Әни кирәк, әти кирәк!
Адәм баласына инде
Артык тагы ни кирәк?!?
Башкортстан – безнең киләчәк.
Башкортстанда иң матур,
Агыйделдә ак кала
Шәһәребез Дүртөйле –
Күңелләргә хуш кала.
Олы шатлык алып килә
Рәхмәтле һәрбер көне,
Тату гаиләләр төзи,
Сөю-сөенеч тулы.
Туа сабыйлар дөньяга
Ата-анага – шатлык,
Нәниләр киләчәктә -
Бәхетле, тыныч картлык.
Еллар үтә, һич үзгәрми
Зәңгәр күк, һава, җирем,
Ничә гасырлар сүрелми
Елмаеп кояш балкый!
ң………………….……
Киләчәгең булсын якты,
Илем-телем гөрлә син.
Лөгат белсен яше-карты
Әни сүзен бала тыңласын.
Чәчәк аткан гөлдәй матур,
Әнкәм теле, туган илкәем.
(Максудыма ирешү өчен)
Кирәк әнкәм теле, мин беләм!

Как я избавился от обидчивости

Подарок

Загадочная система из шести экзопланет

Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"

Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году