"Зирәк бала" бәйгесендә искиткеч нәтиҗәгә ирештең, котлыйбыз!
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.37 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Чишмә-Баш авылындагы филиалы
Башкарды: 2д сыйныф укучысы Бариева Рәзилә Илһам кызы
Укытучы: Хабирова Сәвия Миннирафик кызы
Инша: Минем яраткан укытучым.
Укытучы! Укытучы апам! Минем өчен иң кадерле сүзләр!
Минемчә, укытучы иң мактаулы һәм намуслы кеше. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергәннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәсендә укытучысы атлый. Ул сине белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.
Мин үземнең яраткан укытучым турында язып үтәсем килә. Матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәч, ягымлы елмаеп, беренче укытучым - Сәвия Миннирафиковна каршы алды. Нәни кулларыбыздан тотып матур, якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Шушы көннән башлап, Сәвия апа безнең икенче әниебез булды. Әниләребез кебек үк, ул да безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Ул - бик әйбәт укытучы. Дәресләрне дә аңлаешлы, күңелле итеп үткәрә. Кирәк чакта һәрберебезгә ярдәм итә, аңламаган темаларны кат- кат аңлата. Якын дуслар кебек серләребез белән уртаклашабыз. Матур итеп җырларга, биергә, рәсем ясарга да Сәвия апабыз өйрәтә. Ул безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели.
Сәвия апаның барлык сыйфатлары да миңа бик ошый. Шуңа күрә ул – минем яраткан укытучым. Мин аңа безгә күрсәткән хезмәте өчен гомерем буе рәхмәтле булачакмын.


Что общего у травы и собаки?

Чайковский П.И. "Детский альбом"

Притча о гвоздях

Загадочная система из шести экзопланет

Земля на ладонях. Фантастический рассказ