А.Алиш әсәрләрен өйрәнү.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 848.39 КБ |
Слайд 1
Фәнни-тикшеренү эшенең темасы: А.Алиш әкиятләренең поэтик үзенчәлеге Эшне башкарды : Казан шәһәре Совет районы 124нче рус-татар урта мәктәбенең 8нче а сыйныфы укучысы Зарипова Ләйсән Рифкат ь кызы Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслимова К.У.Слайд 2
Безнең фәнни эшнең максаты – Абдулла Алиш әкиятләренең поэтик үзенчәлекләрен өйрәнү. Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде: - А.Алиш әкиятләрендә үзәк урынны алып торучы темаларны ачыклау; - А.Алиш әкиятләренең сәнгатьчә эшләнешен, алардагы традицион алымнарны, сурәтләү чараларын өйрәнү. Хезмәтнең чыганаклары буларак А.Алишның балалар өчен иҗат ителгән һәм чит телләрдән иҗади тәрҗемә ителгән әкиятләре, аның балалар әдәбияты турында мәкаләләре алынды.
Слайд 3
А. Алишны ң әкият җыентыклары
Слайд 4
“Ана әкиятләре” җыентыгы “Безнең балалар әдәбияты тарихында Абдулла Алишның бу китабы үзенең художестволы көче, эчке мәгънәсе, әйбәт теле белән иң күренекле урыннарның берсен берсен алып тора. Хөрмәтле язучыбыз А.Алиш талантының иң көчле үзенчәлеге, балалар әдәбиятының зур остасы булуы нәкъ менә шушы китабында аеруча ачык күренә.” [Хәйри, 2001: 94-95].
Слайд 5
Әдәбият галиме Ф.Ибраһимова А.Алиш әкиятләрен эчтәлекләре ягыннан якынча өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин дип саный һәм бу бүленешне түбәндәгечә тәкъдим итә: “Беренчесе – иҗтимагый хәлләрне, социаль тигезсезлекне, изүчеләр хакимлек иткән заманнарны яктырта (“Капкорсак патша”, 1934). Икенчеләре әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган (“Сертотмас үрдәк”, 1938; “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, 1939; “Ялкаулык хурлык, тырышлык зурлык”, 1939; “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, 1940). Өченчеләре – фән мәгълүматларына нигезләнгән танып белү әкиятләре (“Нечкәбил”, 1935; “Чуар тавык”, 1936; “Кем көчле?” 1937; “Бозлар-явызлар”)” [Ибраһимова, 2004: 257].
Слайд 6
Әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган төркемгә керә торган әкиятләр аша баланы кешеләр янында төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатыла. Шундый әсәрләрдән иң әһәмиятлеләренең берсе – “Сертотмас үрдәк” әкияте.
Слайд 7
“Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятендә “Мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә, мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!” Кечкенә балалар, яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, мактанырга бик яраталар. Ә мактанчыклыкның тискәре сыйфат икәнен аларга ничек аңлатырга? Автор әлеге мәсьәләне, сыерчык һәм чыпчыкның үзара мөнәсәбәте аша күрсәтеп, уңышлы чишүгә ирешкән. Әкияттә чыпчык, урынсыз мактанчыклыгы аркасында, әздән генә үлми кала. Ә тыйнак сыерчык аны коткара. Әлеге вакыйга балада мактанчыклыкның матур сыйфат булмавын аңларга ярдәм итә.
Слайд 8
“Чукмар белән Тукмар” әкияте ике яшь әтәч арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли. Боларның һәрвакыт үзара сугышып, шуның өстенә әле бер-берсен әләкләп тә яшәүләре әбине тәмам туйдырган, һәм әби Тукмарны култыгына кыстырып, күршегә алып кереп киткән. Ә ялгыз гына яшәү бер дә кызык түгел икән. Чукмар бик борчылган, ашый да, эчә дә алмый башлаган. Әби Тукмарны, әтәчләр башка сугышмаска вәгъдә биргәч кенә, кире өенә алып кайткан. Әтәчләр мисалында язучы балаларны үзара дус-тату яшәргә чакыра.
Слайд 9
“Нечкәбил” (1934) әкияте бал корты турында. Бал корты – балаларга яхшы таныш бөҗәк. Беренче чиратта, чагу үзенчәлеге буенча. Икенчедән, ул үзенчәлекле безелдәвек тавышы белән игътибарны җәлеп итә. Әмма умарталар турында шуннан артык мәгълүматны балалар белми. Әкиятнең беренче юлларыннан ук без умарта кортлары турында бик бай мәгълүмат туплыйбыз. Аларның татлыдан татлы бал җыюларын, шәмгә яраклы балавыз коюларын, кешеләр тарафыннан салынган, төрле матур төсләргә буялган шакмаклы ояларда яшәүләрен беләбез.
Слайд 10
Әсәрләрнең кызыксындыру көче, хикмәте бары тик җөмләләрнең рифмалы булуында гына түгел. Бу хакта әдәбият галиме Р.Кукушкинның бик матур фикерләре бар: “Хикмәт бу рифма-ритмның әсәрдәге төп идеяне бөтен дөреслеге һәм табигыйлеге белән күрсәтә алуында Әлеге рифмалар күзгә «кереп» тормый, алар гомумритм эчендә «эретелгән» хәлдә яшиләр һем әсәргә шигъри яңгыраш бирәләр. Аның иҗатында бала булып кылануны да, вәгазь укуны да, бер генә купшы сүзне дә очратмыйсың. Алар барысы да табигый — «эретелгән хәлдә». Алиш әкиятләрендә танып белү, этик һәм эстетик тәрбия бирү элементлары бербөтенгә әверелеп яши [Кукушкин, 1978:164].
Слайд 11
А. Алиш яшь укучылары белән
Слайд 12
Күренекле язучы буларак кына түгел, туган иленең батыр улы буларак та Алиш татар халкының горурлыгы. Без аны Бөек Ватан сугышы алды елларында татар балалар әдәбиятында иң популяр язучыларның берсе булган дип әйтә алабыз. А.Алиш иҗаты бүген дә популярлыгын югалтмый.
Слайд 13
Сатмас егет илен алтын- көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын; Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын.
Слайд 14
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Флейта и Ветер

Две лягушки

За чашкой чая

Пока бьют часы

По морям вокруг Земли