Тылсымлы әкиятләрдә йорт детальлщәен өйрәнү.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.22 КБ |
“Фән – яшьләрнеке” фәнни-гамәли конференция
Тылсымлы әкиятләрдә йорт детале
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Казан шәһәре Совет районының “124 нче рус-татар гомуми урта белем мәктәбе”
Башкаручы: 8Б сыйныфы укучысы
Гыйльмиева Диләрә
Җитәкчесе: югары квалификацияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы Мөслимова К.У.
Казан - 2016
ЭЧТӘЛЕК
Кереш...................................................................................................3 бит
Төп өлеш .............................................................................................6 бит
Йомгак ...............................................................................................14 бит
Файдаланылган әдәбият исемлеге...................................................15 бит
КЕРЕШ
Әкият явызлыкны гаепли,
гадилекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Х. Ярми
Теманың актуальлеге. Мин кечкенәдән әкиятләр укырга яратам. Төрле халык әкиятләрен дә, автор әкиятләрен дә бик кызыксынып укыйм. Әкиятләр баланы хыялланырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә дип саныйм мин. Алар һәрберсе бик үзенчәлекле булсалар да, еш кына уртаклыклар да күзәтелә. Әйтик, геройларны сурәтләгәндә, аларның яшәгән урыннарын тасвирлаганда, вакыйгаларның санында һ.б. Әлеге фәнни-тикшеренү эшемдә мин татар халык әкиятләрендә йорт детален тикшерергә булдым. Дөрес, татар халык әкиятләре инде шактый өйрәнелгән өлкә. Мисалга Г. Бәширов, Э. Касыймов, Х. Ярми, Л. Ш. Җамалетдинов кебек әдәбият белгечләренең бу өлкәгә караган хезмәтләрен, үзләре дә балалар өчен иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең кайбер мәкаләләрен китерергә була.
Әкият – фольклорда катлаулы күренеш. Шуңа күрә аның төрле үзенчәлекләрен өйрәнү бүген дә актуаль. Татар әдәбиятында бүгенге көнгә чаклы аның берсүзсез кабул итәрлек фәнни билгеләмәсе дә юк. Хәзерге вакытта әкияткә Э. В. Померанцева тарафыннан бирелгән билгеләмә кулланылышта йөри. Ул түбәндәгечә: “Әкият – ул халык поэтик авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик, башлыча чәчмә сәнгать әсәре. Әкият дип телдә яши торган сәнгатьле прозаның төрле төрләрен атыйлар, шунлыктан аның үзенә генә хас хосусиятләрен билгеләүдә аерымлык килеп чыга” [Җамалетдинов, 1977.- Б. 7.].
А. Г. Әхмәдуллинның “Әдәбият белеме сүзлеге” китабында мондыйрак билгеләмә бирелә: “Әкият – халык иҗатының эпик жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешле хәлләргә корылган социаль эчтәлекле фантастик әсәр. Әкиятләр уйдырмага нигезләнсәләр дә, аларның эчтәлегендә халыкның хыяллары һәм омтылышлары, борынгы йола-гадәтләре һәм социаль мөнәсәбәтләре чагылыш тапкан” [Әдәбият белеме сүзлеге, 1990.- Б. 237.]
Әлеге фәнни эшне язар алдыннан үз алдыма куйган максатларга ирешү өчен әкияткә билгеләмә биргән кебек үк әдәби өй төшенчәсенә дә тукталып китәргә кирәк дип саныйм.
Әдәби деталь төшенчәсенә аңлатма бирү өчен Д. Заһидуллинаның 2007 нче елда басылган “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге” китабыннан файдаландым.
Деталь (фр. detail – кисәк, җентеклелек) - әдәби әсәрдә белдерелүче эмоциональ – мәгънәви көчкә ия төгәллек. Еш кына деталь язучылар тарафыннан герой психологиясен ачу чарасы итеп кулланыла. Деталь сыйфатында геройларның тышкы кыяфәт билгеләре, сөйләм үзенчәлекләре, алар яшәгән тирәлек (табигать, урын, өй һ. б.) сурәте килергә мөмкин. Детальләрне күпләп куллану, санап бару ярдәмендә язучы образны укучы күз алдына бастыра. Эстетик вазифа белән беррәттән, еш кына җентекләүче детальләр мәгълүмат бирү вазифасын башкара. Кайчакта деталь символик мәгънә ала, әсәр идеясен аңлауга ачкыч ролен үти башлый [Әдәбият белеме, 2007.- Б. 116.].
Хәзерге татар телендә өй атамасы берничә мәгънәне белдерү өчен хезмәт итә:
1. Яшәү – тору өчен салынган бина, корылма. // Тора торган урын, яши торган урын. // с. мәгъ. Өйгә, өй хуҗалыгына бәйләнешле; өй хуҗалыгына караган.
2. Берәр учреждение һәм башка шунда урнашкан бина, корылма. // Аерым ихтыяҗлар өчен, мәсәлән, хуҗалык максатлары өчен махсус салынган бина.
3. күч. сөйл. Берәр өйдә яшәүче гаилә яки бер өйдә булган кешеләр.
4. рәв. мәгъ. өйдә 1) үзенең өендә, үзе торган урынында; 2) үз урынында, читтә түгел. Татар теленең диалектларында бу сүз ий, ү, үй рәвешле әйтелә [ТТАС, 1977 – 1981.- Б. 206.].
Безнең фәнни эшебезнең максаты – татар халык әкиятләрендәге йорт детален, аңа хас үзенчәлекләрне өйрәнү. Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Хезмәтнең чыганаклары буларак татар халык әкиятләре тупланган түбәндәге җыентыклар алынды:
1. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 китап. Казан, Тат. кит. нәшр., 1977.
2. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 2 китап. Казан, Тат. кит. нәшр., 1978.
3. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 3 китап. Казан, Тат. кит. нәшр., 1981.
Әлеге фәнни эш бер бүлектән тора һәм татар халык әкиятләренең тылсымлы дип аталган төрендәге йорт детален чагыштырма планда анализлауга багышлана.
ТӨП ӨЛЕШ
“Әкият” сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга үзенең серле дөньясы белән нәкъ менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә генә түгел: тылсымлы әкиятләр - әкият жанрының үзәге ул. Беренчедән, алар сан ягыннан да күбрәк – барлык әкиятләрнең яртысыннан артыгырагын тәшкил итәләр; икенчедән, күләмнәре белән дә зуррак; өченчедән, алардагы фантазиянең гаҗәеп байлыгы, шомлы һәм мавыктыргыч булуы күңелне әсир итә.
Тылсымлы әкиятләрдә реаль тормышта булган яки булуы мөмкин дип уйланган хәлләр, вакыйгалар чагылалар. Бу төр әкиятләрдә шактый тирән романтикага бирелү, чиксез киң фантастикага нигезләнгән маҗаралы яки куркынычлы хәлләрне сурәтләү зур урын тота.
Тылсымлы әкиятләрнең сюжетлары катлаулы һәм бик күп төрле булалар. Аларның төп эчтәлекләре кешенең тормышны яхшырту, җиңеләйтү өчен алып барган көрәше нигезендә туган үткен конфликтларга һәм әкият барышында үскәннән-үсә барган бу конфликтларның чишелешен сурәтләүгә багышланган була.
Тылсымлы әкиятләрнең персонажлары күп төрле. Алар барысы бергә катлаулы һәм зур образлар системасын тәшкил итә. Бу образларны төп өч өлешкә бүләргә мөмкин:
1) уңай геройлар;
2) геройларның ярдәмчеләре (кешеләр, хайваннар, үсемлекләр, фантастик затлар, могҗизалы әйберләр);
3) геройларның дошманнары (кешеләр, фантастик затлар).
Фантастик затларның күбесе – мифологик персонажлар. Аларның бер өлеше (тылсымлы ат, күгәрчен, аккош, бөркет, алтын балык, ак бүре, сәмруг кош һ. б.) әкият героеның ярдәмчеләре сыйфатында катнашса, икенче өлеше (дию, убырлы карчык, җалмавыз, елан, аждаһа, юха, гыйфрит, пәри һ. б.) геройның дошманнары буларак сурәтләнә.
Әлеге геройлар яши торган җир ул – йорт. Мәсәлән, патша, кыз, әби – бабай, убырлы карчык, җалмавыз, үги ана, үги кыз, дию һәм башкаларның үзенчәлекләренә карап алар яшәгән өй әкияти сарайга, урман алачыгына, убырлы өенә, патшабикә йортына әйләнә. Татар һәм шулай ук рус әкиятләрендә дә патшалар бай, матур сарайларда яшиләр, анда гадәттә бик күп алтын, көмеш, кыйбатлы тукымалар, искитмәле сайрый торган кошлар белән җиләк – җимеш бакчалары була. Мондый купшы һәм мул өйләргә капма – каршы булып гади кешеләрнең кечкенә, алачыкларга охшаган өйләре тора. Мәсәлән, “Балыкчы карт” әкиятеннән мисал: “Элек заманда булган, ди, бер ир белән хатын. Алар бик фәкыйрь булганнар, ди. Торырга йортлары да булмаган, су читендә шалаш корып, шунда гына торалар икән” [ТХИ, 1977.- Б. 143.]. Гади кешеләр өенең хәерчелеген, фәкыйрьлеген күрсәтү өчен өй сүзе кечерәйтү формасында күрсәтелә.
Кайбер вакытта булмаган өйләрне бар итеп көлкеле хәлләр дә китереп чыгарыла. Мәсәлән, “Турай батыр” әкиятендә: “Булган, ди, борын заманда бер хатын. Аның булган, ди, өч өе: берсе кешенеке, берсе күршенеке, берсе салмаган, бурасын да алмаган, шунлыктан ул алачыкта гына торган, ди. Алачыгы шәп икән: һава белән каплаган, җилләр белән мүкләгән. Ач иде, ди, ул, тук иде, ди, алачыкта гына торса да, кешегә чыгу гадәте юк иде, ди” [ТХИ, 1977.- Б. 146.].
Татар халык әкиятләрендә тылсымлы геройлар яши торган йорт үзенчәлекле тасвирлана. Аерым-аерым шул геройлар яши торган йортларны тикшереп китик. Мәсәлән, татар халык әкиятләрендә сихри геройларның иң күп очрый торганы – дию.
Дию – иран мифологиясеннән кергән персонаж. Ул, кагыйдә буларак, кешеләрдән еракта, Каф тавы артында яисә җир астында яши (мәсәлән, “Кырык уллы кеше” әкиятендә: “Бала җәяүләп өч ай бара, фәлән хәтле урман, фәлән хәтле су чыга, дию пәриенең шәһәренә барып чыга...”) һәм, гадәттә, патша кызларын яки аның мал-туарын урлап китә (мәсәлән, “Таңбатыр” әкиятендә: “Патша кызларын болынлыкта йөргән вакытта бик каты җил – давыл чыгып, дию пәрие күтәреп алып та китә...”). Дию патшалыгы кешеләр яши торган җирдән үзенең күренеше белән дә нык аерыла. Әкиятләрдә дию яши торган урынга карата “ат килсә тоягы көя, кош килсә, канаты көя торган җир” [ТХИ, 1977.- Б. 193.] диелә, яисә “аннан кайтмак юк инде” дип раслана. Аның биләмәсенә беркемнең дә керергә хакы юк. Анда бик күп кеше сөякләре аунап ята. Мондый күренешләр диюнең үлеләр дөньясы хакиме булуын раслый.
Дию пәриенең йорты төрле әкиятләрдә төрлечә бирелә. Мәсәлән, “бакыр сарай”, “көмеш сарай”, “алтын сарай”, “фәлән сарай”, “тимер сарай”, “подвал”, “кое”, “тишек”, “өй”, “оя”, “сандык”. Мәсәлән, “Ак бүре” әкиятендә бакыр, көмеш, алтын, фәлән йортларның бирелешен карап үтик. “Ялтыраган нәрсәнең янына килеп җитсә, дөнья зурлыгында эшләнгән бер бакыр сарай булып чыкты” [ТХИ, 1977.- Б. 192.]. Көмеш сарайның бирелеше: “Бу бакыр сарай буйлап өч көн, өч төн барганнан соң, бер көмеш сарайга килеп чыкты” [ТХИ, 1977.- Б. 194.]. Иң ахырдан герой алтын сарайга барып җитә: “Көмеш сарай буйлап өч көн, өч төн үткәннән соң, күрде – бер бик зур алтын сарай янына бик зур вә бик матур итеп бакчалар корылган” [ТХИ, 1977.- Б. 194.]. Фәлән сарай бары тик әйтелеп кенә үтелә: “Җир астында, фәлән сарайда йоклап ята” [ТХИ, 1977.- Б. 196.].
Дию пәрие җир асты патшалыгы белән хакимлек иткәнгә аның тору урыны да җир астында. Кайбер әкиятләрдә аның өе подвалда урнашкан. Мәсәлән, “Ак бүре” әкиятеннән мисал: “Подвалның ишеген ачып кереп китте. Керсә ни күрсен, тугыз башын тугыз якка салып, бернәрсә белмичә, җәйрәп дию пәрие йоклап ята” [ТХИ, 1977.- Б. 196.].
Кайбер әкиятләрдә диюнең йорты тимер капкач белән ябылган кое рәвешендә бирелә. Мәсәлән, “Өч дус” исемле татар халык әкиятендә әлеге күренешнең бирелеше болайрак: “Егет бер тимер капкачка барып сөртенгән, ди. Болар бу тимер капкачны ачып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр, бу бер кое капкачы икән, ди. Ачканнар, егет төшеп киткән. Анда бик караңгы икән, ди. Берзаманны кармалый торгач, стенада бер ишек тапкан, ди. Шул ишектән бу егет кереп китсә, бик матур ике стена арасында юл киткән, ди, тагын бер ишеккә барып җиткән, ди. Ишекне алай – болай итеп ачып кергән дә, ди, ни күзе белән күрсен, бик матур бүлмә, ди. Бүлмәнең стенасы алтын кәгазьләр белән ябыштырылган, идәне хәтфә паласлар белән түшәлгән, идән уртасында, алтын тәхет өстендә бер бик матур кыз утыра, ди” [ТХИ, 1977.- Б. 219.]. Әлеге гүзәл кыз, әлбәттә, дию пәриенең урлап алып кайткан корбаны.
Асылда батырлар дию пәриен эзәрлекләп, аны юк итсәләр дә, кайбер әкиятләрдә геройларның явыз көчне коткару күренешләре дә очрый. Әлеге үзенчәлекне “Балыкчы белән Гыйфрит” әкиятендә күзәтергә мөмкин: “Өстерәп чыгарса, бер чуен сандык килеп чыкты. Йозагы – мазары юк. Каты гына итеп элеп куелган. Ачты сандыкны. Сандыктан болыт шикелле төтен, ә төтен арасыннан Дию килеп чыкты” [ТХИ, 1977.- Б. 140.].
Дию пәриенең кешеләрне яратмавы, өнәмәве һәм аларны җәзалавы шулай ук әкиятләрдә сурәтләнә. “Балыкчы карт” әкиятеннән мисал: “Бер тимер сарайга ябып куя боларны. Сарай тирәсенә утыннар китереп өя дә ут төртә. Яна хәзер” [ТХИ, 1977.- Б. 148.]. Геройлар тылсым ярдәмендә моннан котылалар. Сарай түбәсендә инә сыешлы гына бер тишектән кыз инә булып, егетне җеп итеп саплап чыгып китәләр.
Татар халык әкиятләрендә диюнең йорты төрле әйберләргә, шул әверелгән әйберләрдән кире йортка әверелү күренеше дә күзәтелә. Моңа ачык мисалны “Таңбатыр” әкиятеннән китерергә була. Бу әкияттә дию патшасының алтын, көмеш һәм бакыр сарайлары күкәйгә әйләнә. Мәсәлән, “Шуннан соң болар юл кирәк – яракларын алып, атка атланып чыгып китәләр. Бераз киткәч, кыз алтын сарайга таба әйләнеп кулъяулыгын селтәгән иде, алтын сарай алтын күкәй булып тәгәрәп килеп керде кызның кулына.” [ТХИ, 1977.- Б. 248.]. Күкәйнең кире йортка әверелү күренешенә мисал: “Таңбатыр, төн уртасында чыгып, күкәйнең өчесен өч җиргә тәгәрәтеп җибәрә, өч җиргә өч сарай калкып чыга” [ТХИ, 1977.- Б. 249.]. “Ак бүре” әкиятендә дә шундый ук хәл күзәтелә: “Киткән чакта егетнең анасы бер әфсүн укып, алтын сарайларны һәм бакчаларны юк итеп, бер алтын күкәй итеп йомарлап, кесәсенә салды. Алтын сарайларның, бакчаларның беленмәслек булып бәгъзе урыннары гына калды” [ТХИ, 1977.- Б. 196.]. Кире йортка әверелү күренеше: “Бер зур шәһәргә җиткәнче берничә чакрым җиргә туктап, алтын вә көмеш сарайларын җәеп, егетне шул җирдә көтеп калдылар” [ТХИ, 1977, Б. 199.].
Мифологиядә иң борынгы саналган елан персонажы дөнья халыклары әкиятләрендәге кебек үк, татар халык әкиятләрендә дә популяр.
Бик күп халыкларда елан, бары тискәре персонаж буларак, кешенең явыз дошманы итеп сурәтләнә, һәм әкият герое, әлеге елан белән аяусыз көрәшкә чыгып, аны һәлак итә. Ул яшәгән йортта диюнеке кебек курку хисе уята.
Еланнар нигездә бер башлы, аерым әкиятләрдә генә өч башлы. Әкият героена еланнар төрле урында очрый: суда (күлдә, елга буенда), урманда, агач төбендә, агач башында, алма бакчасында, юлда, шәһәр янында, җир астындагы дөньяда, анадан туган вакытта.
Татар халык әкиятләрендә елан яши торган урын күп очракта су һәм урман белән бәйле. Әмма кайбер әкиятләрдә еланнар – эпизодик персонажлар, һәм аларның очрау урыны да атап әйтелми. Еланның судагы йорты “Зөһрә” әкиятендә түбәндәгечә сурәтләнә: “Су төбеннән барып бер тишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да төшәләр. Түбәндә алтын баскыч икән, өе алтын – көмештән” [ТХИ, 1977.- Б. 123.]. Су еланы пәйда булганда, гадәттә, табигатьтә үзгәрешләр күренә: “кешеләр тышка чыксалар, бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты - өскә әйләнә”, “бер заманны чыга җил – давыл, су дулкынлана башлый”, “күп тә үтми, менә күл болгана, давыл куба”, “су айкала башлады”. Урманда яшәүче еланның йортына мисалны “Өч бүләк” исемле татар халык әкиятеннән китерик: “Урман янында бер зәңгәр йорт булыр, киявең менә шул йортта инде, ди” [ТХИ, 1977.- Б. 126.].
Татар халык әкиятләрендә Елан күп очракта күк (небеса) һәм җир асты белән бәйле. Татар тылсымлы әкиятләрендәге елан образларын вазифалары ягыннан нигездә өч төркемгә бүләргә мөмкин:
1) Ярдәмче елан;
2) Сакчы елан;
3) Кыз таләп итүче елан.
Әкият герое ярдәмче еланга очраклы рәвештә юлыга. Әлеге төркемгә караган еланнар бәлагә тарган геройларга ярдәм итәләр.
Елан белән очрашу алдыннан герой башына килгән бәла төрле була. Мәсәлән, “Ак елан” дигән әкияттә геройга хан үзенең төшен юрарга куша, әгәр юрый алмаса, аның башын кисәчәген әйтә. Юлда очраган Ак елан геройга, ул хан янына барганчы ук, ханның нинди төш күргәнлеген әйтеп җибәрә, шулай итеп аны үлемнән коткарып кала. Ак еланның яшәгән урыны да әкиятләрдә бик матур бирелә. Мәсәлән, “Елан патшасы Шаһмара” дип исемләнгән татар халык әкиятендә: “Тәвәкәлләп төпкә төште. Төшсә, кулына кырыйда ишек тоткасы кебек бер тотка очрады. Тәвәкәлләп ачты, ачса, ни күрсен: дөнья кебек якты җир. Шунда тәвә - тәвә еланнар яткан. Карават кебек нәрсәдә ак җәймә, анда Ак елан ята” [ТХИ, 1977.- Б. 113.].
Ә менә “Өч бүләк” исемле татар халык әкияте дә үзенчәлекле. Анда без иң элек еланны сакчы вазифасында күрәбез. Елан алма өзеп алучы кешедән алма бәрабәренә аның кызын таләп итә. Бу әкияттәге елан соңыннан егеткә әверелә. “Ярлы егет белән Юха елан” дип аталган татар халык әкиятендә дә шундый ук күренеш сурәтләнә. Әкияттә шулай ук йорт детале дә бирелгән: “Кыз сызганып ташлады да идәнне юды, мичне акшарлады, самавырны ачты. Кыз ызбаны җыйды” [ТХИ, 1977.- Б. 134.].
Күп кенә тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы сурәтләнә. Кайберләрендә ул җалмавыз, сихерче карчык яисә бер карчык дип кенә йөртелә. Ләкин асылда бу исемнәр бер үк затны белдерәләр. Популярлыкта ул мифологик персонажлар арасында, диюдән генә калышып, елан белән бергә икенче урынны били.
Күбесенчә урмандагы кечкенә өйдә яшәүче убырлы карчык усал һәм рәхимсез. Ул кешеләрне йота яисә аларның канын эчә. Ләкин мәҗбүр иткәндә, карчык йоткан кешеләрне сау – сәламәт рәвештә кире дә чыгара. Мәсәлән, “Таңбатыр” әкиятендә карчык кызның канын суыра һәм шуның нәтиҗәсендә кыз бик нык ябыга башлый. “Кызның алдына ята, кыз моның башын караган очракта, карчык кызның ботыннан канын суыра икән, ди. Бу карчык кызның канын суыра – суыра да торып кайтып китә. Шуннан соң бу карчык, кызның абыйлары юкта килеп, һәр көнне кызның канын суырып китә торган була. Кыз көннән – көн ябыга, кибә барып, тора – бара коры сөяккә генә калган”- дип языла [ТХИ, 1977.- Б. 144.]. Әкиятләрнең кайберсендә карчыкның кешеләргә ярдәм итүе турындагы борынгы сюжетлар да сакланган. Мәсәлән “Үги кыз” , “Көнгә күренмәс Сылу – көмеш” әкиятләрендә әлеге карчык кешеләргә игелек күрсәтә. Мәсәлән, “Көнгә күренмәс Сылу – көмеш” әкиятендә убырлы карчык егеткә чын күңеленнән булыша: “Улым, ди, синең башыңа бик зур эш төшкәндер, ахрысы, югыйсә мондый ерак җиргә килеп чыкмас идең. Монда адәм баласы бик сирәк килә. Дөресен әйт, башыңа нинди авыр төште? Кулымнан килсә мин сиңа булышырмын, улым” [ТХИ, 1977.- Б. 156.].
Кайбер әкият геройларына убырлы карчыкны җиңү, юкка чыгару яки үзеңә буйсындыру өчен бик күп көч куярга кирәк. Аның өе гадәттә кара урман эчендә, кеше йөрмәс җирдә була. Ул бик серле, кешеләрне үзенә тартып тора һәм шуның нәтиҗәсендә кешеләр убырлы карчык капкынына эләгәләр. Татар әкиятләрендә убырлы өе тавык тәпиендә тормый һәм ул хәрәкәтләнми дә, ә кечкенә, тәбәнәк землянкага (җир - өйгә) охшаган. Мәсәлән, “Әйгәли батыр” әкиятеннән мисал: “Бара торгач, бу бер бик кечкенә генә өйгә барып җиткән. Барып керсә, өйдә бер карчык утыра икән” [ТХИ, 1977.- Б. 212.]. Шулай ук “Таң батыр” әкиятеннән мисал: “Еракта – еракта, елтыр – елтыр итеп, тычкан күзе хәтле генә бер ут күренә. Шул утны эзләп китә бу кыз. Бара торгач, килеп җитә бу кечкенә генә бер җир өйгә. Бәләкәй генә ишеген ачып керә. Аның эчендә бер карчык утыра икән, ди. Бу убырлы карчык икән” [ТХИ, 1977.- Б. 145.]. Өйгә керү белән герой убырлы карчык белән очраша. Шуннан безнең алда убырлының тышкы кыяфәте сурәтләнеп китә. Мәсәлән, убырлы я идәндә, я мич башында утыра. Кешенең җылылык, тынычлык һәм уңайлы өе белән чагыштырганда убырлы карчыкның өе геройларда курку хисе уята.
Бары тик кайбер очракларда гына йортның кайда торганлыгы әйтелә. Мәсәлән, урманда, күлдәге суда, юл читендә, киң урман аланында яки кешеләрдән аерым, авыл читендә.
Татар халык әкиятләрендә дә убырлы карчыкның өенә юл бер генә: урман аша. Татар халык әкиятләрендәге йортлар гади авыл өйләренә охшаган. Мәсәлән, “Өч дус” әкиятендә: “Бу егет урман кырыеннан бара, ди. Капкасыз, киртә - курасыз, тишек – тошык, салам түбәле кечкенә генә бер өйнең тәрәзәсен кага. Анда бер убырлы карчык тора, ди” [ТХИ, 1977.- Б. 225.]. Шулай булуга карамастан, алар барыбер геройларны сынау һәм куркыту урыны булып торалар.
Татар халык әкиятләрендә убырлы карчыкның агач эчендә торуы да тасвирлана. Бу күренешне “Әйгәли батыр” әкиятендә күзәтергә мөмкин: “Карый: бик еракта тычкан күзе хәтле генә ут күренә. Кыз китте шул ут күренгән якка. Барып – барып җитте бер юан агачка. Бу юан агач эчендә бер убырлы карчык тора икән” [ТХИ, 1977.- Б. 215.].
Кайбер татар әкиятләрендә йорт “ызба” сүзе белән алмаштырыла. Мәсәлән, “Чүмеч” әкиятендә: “Бара торгач, бер заманны барып җитә бу бер ызбага. Ызбаның башы ямалган, тәрәзәсе карындык, ди. Ызба эчендә тешләре ыржаеп чыккан бер карчык утыра, ди” [ТХИ, 1977.- Б. 152.].
Кайбер татар халык әкиятләрендә убырлы йорты янында мунча тора. Гадәти кешеләрнең мунчаларында чиста су, ләүкә һәм каен миллеге була. Мунча – ул кешенең тәне һәм күңеле чистарыну урыны. Ә “Үги кыз” дип аталган татар халык әкиятендә мунча детале убырлы карчыкның геройны сынау урыны булып та тора.
Тылсымлы әкиятләрдә йорт образы бары тик шушы өч персонаж белән генә бәйләнмәгән, әлбәттә. Әлеге әкиятләрдә өй күләме, төзелгән чималына бәйле рәвештә аерыла. Мәсәлән, “Яхшылыкка – явызлык” әкиятеннән мисал: “Абзалары бөлеп беткән, өйләрен сатып эчеп бетергәннәр, бер мунчада гына торалар, ди” [ТХИ, 1977.- Б. 205.]. Бу әкияттә бик күп тормышчан проблемалар күтәрелә, гади хезмәт кешеләренең тормыш авырлыгы сурәтләнә
Татар халкының тылсымлы әкиятләрендә кунарга урыны булмаган яки яшәү өчен йорт эзләп йөрүче аучыларга, гадәттә, буш өй очрый. “Яхшылыкка – явызлык” дип аталган татар халык әкиятеннән мисал: “Бара торгач, бер уйсу җиргә барып чыгалар. Ерак та түгел бер киез өй күрәләр. Өйгә барып керәләр. Керсәләр, беркем юк эчендә. Әйтерсең болар өчен генә эшләнгән өй. Болар шунда торырга булалар” [ТХИ, 1977.- Б. 207.].
ЙОМГАК
Татар һәм халыкының тылсымлы әкиятләрен тикшергәннән соң шундый нәтиҗә ясап була. Тылсымлы әкиятләрдә йортлар күләмнәре, формалары һәм төзү чималларына бәйле рәвештә түбәндәге төркемнәргә бүленә:
Йортлар геройның яшәү, гомер итү урыны, аны тышкы куркынычлардан саклау вазифасын үтиләр. Әкиятләрдә йортларның тасвирламасына зур урын бирелми. Кайберләрендә бу тасвирлау хәтта бер җөмлә күләменә дә сыеп бетә. Шулай итеп, әкиятләрдәге йорт детален чагыштырма күләмдә күзәтү безгә борынгы кеше күзаллавында йортның нинди мәгънәләргә ия булуын ачыкларга ярдәм итте.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
II. Әдәбият теориясе, әдәби тәнкыйть

Рисуем подснежники гуашью

Рисуем ананас акварелью

Будьте как солнце!

Хитрый коврик

Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна